Бөек Җиңүгә - 80 ел
12 Май 2025, 15:24

Батырлар турында китап

    Башкортстанда МХОда катнашучыларының батырлыклары турында китап бастыруга әзерлиләр.

Батырлар турында китапБатырлар турында китап
Батырлар турында китап

Башкортстанда МХОда катнашучыларының батырлыклары турында китап бастыруга әзерлиләр.

   Бүген БР Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә республика матбугат һәм ММЧ агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев МХОда  катнашучыларның батырлыклары турында китаплар бастырылуга әзерләнүе турында сөйләде.

   Әйтик, 2024 елда «СВОими глазами. Страницы спецоперации" китабы чыкты.

Анда Башкортстан журналистлары МХО территориясендә булганнан һәм сугышчылар белән аралашканнан соң алган тәэсоратлары белән уртаклашты.

   «Башкорт халык әкиятләре» аудиопроекты дөнья күрде, анда бер әсәрне Миңнегали Шәйморатов исемендәге беренче башкорт батальоны сугышчылары яңгыратты. Быел «МХО истәлеге» һәм башкорт телендә аудиоязма белән «Геройлар юллары» китаплары чыгачак. Башкортстанда

китап бастыру эше «Башкортстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Башкортстан Республикасы халыклары телләрен саклау һәм үстерү»дәүләт программасы кысаларында алып барыла. Узган ел республиканың барлык мәктәпләре өчен 79 уку басмасы һәм 62 әдәбият басмасы чыгарылды. Дәрес булмаган әдәбият башкорт әдәбияты классикасын, заманча нәфис, тәрҗемә әдәбиятын үз эченә ала. Басмалар башкорт, рус, татар, инглиз телләрендә чыга. Гомуми тираж68,5 мең данә.

   Исегезгә төшерәбез,

30 майдан 1 июньгә кадәр Уфаның Совет мәйданында өченче «Китап бәйрәме»Халыкара китап ярминкәсе узачак. Чараларда Россиянең 100 дән артык китап нәшрияты катнашачак. Программада спектакльләр күрсәтү планлаштырылган, шулай ук ярминкә көннәрендә Җиңүнең 80 еллыгына багышланган күргәзмә эшләячәк. Фото: Альберт Заһиров.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас