Бөек Җиңүгә - 80 ел
11 Май 2025, 16:45

КҮҢЕЛ ТҮРЕНДӘГЕЛӘР

Җиңү көне... Күз яшьләре белән аралаш бәйрәм. Без малай чакта авылда ветераннар орден-медальле пинжәкләрен кигән көн. Без аларны яттан белә идек, чөнки мәктәптә орденлы авылдашларның фотолы стенды эленеп тора иде. Гадәттә, мәктәптә ветераннар белән очрашулар, тантаналы линейкалар үтә иде. Аяксыз, кулсыз фронтовикларны да көн дә күрә идек. Фронтовиклар сугыш турында бик сөйләп бармыйлар иде.

КҮҢЕЛ ТҮРЕНДӘГЕЛӘРКҮҢЕЛ ТҮРЕНДӘГЕЛӘР
КҮҢЕЛ ТҮРЕНДӘГЕЛӘР

– Ни өчен бу медальне бирделәр? – дигәнрәк сорауга, гадәттә, мондыйрак җавап бирәләр иде:

– Немец-фашист илбасарларына каршы сугышта күрсәткән батырлык өчен.

Шуннан артыгын өйдә азрак салып алганда елый-елый сөйләргә мөмкиннәр иде алар. Хәрби Кызыл байрак орденлы җизнәм Әгъләм Низаев, картәтәй Габдулла Сәмигуллин, күршем Сафуан Нәгыймовлардан сугыш дөреслеген – фаҗига һәм батырлыкны – ишетергә туры килә иде. Беренче немец солдаты белән очрашу, яралану, полкташлары хакында сөйләп калдырдылар алар.

Гомумән, алар сугыш хакында бик сөйләп бармадылар. Шулай да бер теләкләрен әйтәләр иде: “Без күрдек, безнең баштан үткәннәрне балалар күрмәсен” дигәнрәк теләкне онытмыйлар иде.

Сугышның бар дәһшәтен һәм Җиңүнең бар шатлыгын үзе кичергәннәр исән чакта 9 Май халыкчан, газиз, изге бәйрәм булды. Ул көннәрдә урам тутырып орден-медальле ветераннар сафы атлый иде, тантаналы очрашулар үтте. Ветераннарга ак көнләшү белән карап: “Хәзер сугышлар булмаячак шул, безгә орден-медаль эләкмәс инде”, –дигәнрәк уйда кала иде малай-шалай халкы.

Патриотик күтәренкелек, сугышта җиңү белән горурлык хисе, ветераннарга рәхмәт хисе белән кушылып, аерым бер тантаналы бәйрәм рухы тудыра. Безнең буын шуларны үз күңеленә сеңдереп, шәхси шатлыгына әверелдергән буын иде. Заманалар үтү белән үткән сугышка мөнәсәбәт тә үзгәрә тора, иң мөһимнәре тагын да калкурак була бара. Ерактан зуррак күренә ул!

Батырлык һәм фаҗига...

Бүген үткәнебезне барлаганда, ХХ гасырдагы иң зур казанышлардан Бөек Ватан сугышында Җиңүне һәм космоска очуны саныйлар. Дөньякүләм әһәмиятле олуг вакыйгалар алар.

Бөек Ватан сугышында татар халкы да зур батырлыклар күрсәтте, символ булып киткән каһарманлык үрнәкләре бирде. Сугышның беренче аенда ук батырлык символы булган Брест крепостенда оборона оештыручы полк командиры милләттәшебез Петр Гаврилов булды. Әсирлекләр аша үткән Гавриловка соңыннан Советлар Союзы Герое исеме бирелде, ул СССР Югары советы депутаты итеп сайланды. Сугышны җиңеп тәмамлаучылардан легендар Гази Заһитовлар, Даян Мурзиннар...

Немецларга әсирлеккә төшеп тә рухи каһарманлык үрнәге күрсәткән батырлар арасында татардан чыккан генерал Михаил Карбышев һәм шагыйрь Муса Җәлил бар. 1985 ел – Җиңүнең 40 еллыгы, мин Мәскәүдә Зур театрда Җиңү парадында катнашучылар өчен куелган спектакльдә. Тәнәфестә буфетка чират тезелә, бар да Геройлар. Геройлар чиратсыз үткәрелә дигән язу булса да.

Совет армиясенең үзәк музеенда бәйрәмгә багышланган экспозиция. Немецларга әсирлеккә төшеп тә рухи каһарманлык үрнәге күрсәткән батырларга – генерал Михаил Карбышев һәм Муса Җәлилгә багышланган стендлар. Соңрак Җәлилнең рухи туганы шагыйрь һәм офицер, полк командиры, безнең якташыбыз (Туймазы районы Төрекмән авылы егете) Хәйретдин Мөҗәй хакында мәгълүматларга юлыктым. Дахау үлем лагеренда хәрби әсирләрнең яшерен оешмасында җитәкчеләрнең берсе була ул, һәм фашистлар тарафыннан шул эшчәнлек өчен һәлак ителә.

Әдип һәм солдат Хәйретдин Мөҗәй әсирлеккә төшкәч тә “Сугыш язмалары”н дәвам итә (бәлки, “Әсирлек язмалары”дыр?). Бу хакта без Шаран районы Күгәрчен Бүләк авылыннан булган Сәлим Хафизов белән сөйләшкән идек. Дахау лагере янында гадәти хәрби әсирләр лагере Моосбургта очраша алар. Шунда Мөҗәһит якташларын сораша, Сәлим белән табышкач, күрше нарларда урнашалар. Лагерьны чехлар саклый. Аларның командиры русча белүче полковник Х. Мөҗәй һәм Сәлим торган, фанера һәм плащ-палаткалардан аерылган бүлмәгә килә торган була. Ике каска ризык та алып килә чех офицеры. Хәйретдинов белән алар шахмат уйный. Шунда чех: “Ты – полковник, я – полковник, мы – солдаты должны уважать, понять друг-друга”, –дигәнрәк сүзләрне кабатлый торган була. Гадәти хәрби лагерьда әсирләр дуңгыз фермасында эшли һәм еш кына бик шәп сыр түгәрәкләрен үзләре белән алып та кайта торган булганнар.

Бервакыт лагерьны саклаучы чехларны немецлар алыштыра. Һәм шул чакта Хәйретдин Мөҗәй Сәлимгә: “Син – молокосос, сиңа берни булмас, илгә кайтырсың, ә безгә моннан чыгу юк! Менә бу блокнотны илгә алып кайт, Куйбышевта яшәүче хатынымны эзләп тап һәм аңа тапшыр. Өйдә биш пар яхшы офицер итеге бар. Шуларның берсен үзеңә ал, төсем итеп киярсең”, – ди. Сәлим Хафизов әйтүенчә, блокнотта “без күргәннәр” язылган була. Чыннан да, озакламый өлкән офицерларны үлем лагере Дахауга күчерәләр.

Сәлим блокнотны бик кадерләп саклый, ләкин бер тентү вакытында ул немецлар кулына эләгә, һәм алар блокнотны Сәлимнең шәхси эше папкасына салып куялар. Аның номеры да билгеле. Бу хакта мин күренекле эзтабар-галим һәм язучы Рафаэль Мостафинга сөйләдем. Ул: “Эзләтергә кирәк, ул архивлар бездә булырга мөмкин”, – дигән фикерне әйткән иде. Кем белә: сугыш чорында сугыш хакында бар ачы хакыйкатьне ачкан “Сугыш көндәлеге” кебек үк, әсирлек дөреслеге хакындагы язмаларның да табылу ихтималы юк түгел.

Тагын бер якташыбыз – М. Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре”н Франциядән Ватанга алып кайткан Благовар районы Яңа Каргалы авылы егете, сугышка кадәр Татарстанның Саба районында адвокат булып эшләгән данлыклы морза Терегуловлар нәселеннән булган Нигъмәтулла Терегулов. Билгеле булуынча, М. Җәлилнең бер блокнотын Бельгия антифашисты Андре Тиммерманс СССР илчелегенә тапшыра.

Уфада Свердлов урамында заманында Г. Тукай тукталган йортның 5 санлы фатирында Мөкәррәмә апа, Нигъмәт Терегулов Алкин лагеренда фильтр аша үткәнче, айга якын, “Моабит дәфтәре”н саклый. Соңрак ул аны энесе Нигъмәткә кайтара. “Энем белән озак эзләдек, диванның бик яшерен почмагына куйганмын, көчкә таптык”, – дип хәтерләгән иде Мөкәррәмә апа. Уфада Тукай һәм М. Җәлил исеме белән бәйле тарихи йорт ул.

Горурлык сәхифәләре

Бөек Ватан сугышында катнашкан каһарман милләттәшләребез хакында яңадан-яңа мәгълүматлар туплана бара. Сугыш чорында ук фронтларда чыккан 16 татар телендәге гәзитләрдә батырлар хакында 300 меңләп материал басыла. Профессор, полковник, фәннәр докторы, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе якташыбыз – Стәрлебаш егете Зәки ага Зәйнуллинның татардан чыккан хәрби башлыклар хакында “Татар ир-егетләре” исемле китабы басылды. Анда ул Ватан сугышының әлегә кадәр билгесез битләренә туктала һәм Ватан сугышы генераллары Антонов, Гордов, Новиков, Ватутин һәм Коневларның тормыш юллары һәм каһарманлыкларын бәян итә.

Миңа армия генералы, якташыбыз (әтисе Чишмә районы Салих авылыннан) Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәевне күрергә һәм әңгәмәләшергә насыйп булды. Хәрби һәм тарих фәннәре докторы Мәхмүт ага Генераль штаб начальнигының фән буенча урынбасары, Русия Хәрби фәннәр Академиясенең президенты иде.

Үзгәртеп кору башланган чорда Мәхмүт ага Мәскәүдә “Президент-отель”дә татар генераллары һәм адмиралларын җыеп, бер үзенчәлекле мәҗлес тә оештырган иде. Шул хакта Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗми “Татар генераллары” дигән шигырен дә язды. Анда мондый юллар бар:

Бер карасаң, сез халыкның,

Милләтнең горурлыгы.

Үз кешесендә күренә

Халыкның булдыклыгы.

Мәхмүт ага әтисенең туган ягы, хәрби юлы, алты сугышта катнашуы, фәнни эшчәнлеген телгә алды. Милли герой булып киткән Муса Җәлил батырлыгы хакында горурланып сөйләде. Мәхмүт Әхмәт улы кайда гына булмасын, туган як моңнары татар һәм башкорт җырларыннан аерылмавы, яраткан җырчылары хакында бик теләп сөйләгән иде.

Рәүф ИДРИСОВ.

Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас