Бөек Җиңүгә - 80 ел
10 Май 2025, 13:50

ИКЕ ТАПКЫР ҖИРЛӘНГӘН

Талхин Фәхрәзетдин Талха улы 1916 елның 25 мартында Бәләбәй өязе, Чокадытамак вулысы, Кандракүл авылында дөньяга килгән.

ИКЕ ТАПКЫР ҖИРЛӘНГӘНИКЕ ТАПКЫР ҖИРЛӘНГӘН
ИКЕ ТАПКЫР ҖИРЛӘНГӘН

Талхин Фәхрәзетдин Талха улы 1916 елның 25 мартында Бәләбәй өязе, Чокадытамак вулысы, Кандракүл авылында дөньяга килгән.

1939 елның 15 сентябрендә ул Кызыл Армия сафына алына. 1943 елның 19 июлендә Орлов өлкәсенең Болхов районындагы Ряплово авылы өчен барган канкойгыч бәрелешләрдә кызылармеец Талхин Ф.Т. каты яраланып, һушын югалта. Шул килеш ул сугыш яланында үтерелгән яугирләр арасында ятып кала. Аны һәлак булган дип уйлап, 97 укчы дивизиясенең кире кайтарылмый торган югалтулары исемлегенә кертәләр. Кандракүлдә яшәгән әнисе исеменә 06939 нчы кыр почтасы “кара кәгазь” җибәрә. Аның һәлак булуы турындагы хәбәр Кандра районы хәрби комиссариатына да килә.

Тагын шуны әйтеп үтәргә кирәк, Болхов районы, Репнино авылындагы туганнар каберлегенең 6 нчы ташына рядовой Талхин Фәхрәзетдин Талха улының исем шәрифләре язып куелган. Талхин Фәхрәзетдин анда күмелгәннәр исемлегендә 342 саны астында исәпләнә. Урындагы мәктәп балалары авылдашыбыз “күмелгән” каберлек өстеннән шефлык алып баралар. Аның һәлак булуы турындагы мәгълүмат Туймазы районының “Хәтер китабына“ да кертелгән.

Ә вакыйга болай була. Сугыш тынгач,яу кырында ятып калганнарны җыеп,күмеп йөргән җирләү командасы аныңисән икәнен шәйләп, якындагы хәрбимедиклар карамагына тапшыра.

Берничә ай эвакогоспитальдә дәваланганнан соң, инвалидлык группасы алып, Фәхрәзетдин Талха улы 1944 елда демобилизацияләнә һәм озак та тормый 1945 елның 27 гыйварында Миңлеҗиһан Габделкәрим кызына өйләнә. Гомер буена Фәхрәзетдин ага үз тырышлыгы белән дөнья күрде, “Большевик” (аңа тиклем “Кызыл балыкчы”) колхозында баш күтәрми мал караучы булып эшләде. Шунысы кызыклы ки, ул үзенең Орлов өлкәсендә кабере барлыгын белмичә яшәде.

Миңлеҗиһан Гәбделкәрим кызы Талхина, Ярмәкәй районының Суккул авылында туып-үскән. Тормышка чыкканчы Свердловск өлкәсендә торф чыгару эшенә йөргән. Сугыш елларында колхозда ат караучы булып эшләгән. Тормыш иптәше Фәхрәзетдин белән ун бала табып үстергәннәр, тугызы әлеге вакытта исәннәр. Бүгенге көндә Талхиннарның 19 оныгы, 23 туруны һәм бер турунының баласы бар.

Миңлеҗиһан апа буш вакытларында үзенең тормышында булып үткән вакыйгаларны барлап, уй-фикерләре белән гаиләсендә уртаклаша торган була. Балаларына, оныкларына тапкыр сүзләр, мәкальләр әйтеп, аларны тормыш көтәргә өйрәтеп килә.

Миңлеҗиһан Гәбделкәрим кызы 2020 елда өч инсульт кичерә. Чирдән терелгәч шигырьләр яза башлый. Аларның саны 100 якын. Кызганычка каршы, 2024 елда 102 яшендә Минҗиһан апа безнең арадан китеп барды.

Әйткәндәй... Орлов өлкәсе Репнино авылының мәктәп балалары Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан туганнар кәберлеген чистарттылар, чәчәкләр утырттылар, аерым торган кәберләрне тәртипкә китерделәр. Шул исәптән, Фәхретдин Талха улының исеме язылган кабер ташының да тузаннары сөртелде.

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ,

хәрби хезмәт ветераны, “Батырлык” ордены кавалеры.

Туймазы районы.

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас