

Вакытны туктатып булмый, үтәр еллар, гасырлар, кеше бу җиргә килә һәм китә, ләкин аның кылган эше, күргән язмышы хәтерләрдә кала. Яшәрме икән хәтер, әгәр туып-үскән җир, эчкән су турында тарихларны без – өлкән яшьтәгеләр – киләчәк буынга язып калдырмасак?
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгелибез. Минем авылымнан да 668 кеше фронтка китеп, 347се яу кырларында башларын салган. Ә шуларның 321е исән-имин кайтып, тормыш корганнар. Яшьләр үзләренең ата-бабаларының батырлыгын күреп-белеп үссеннәр дигән максат белән чыгыш ясаганыгыз өчен сезгә, “Өмет” хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдерәм.
Таныштырасы героем – Минияр Баттал улы Рәхмәтуллин – 1898 елда Стәрлетамак өязе Бәгәнәш Әбүкән волостенең Сәмән авылында туган. Кыска гына гомер эчендә җирдә якты эз калдырган мондый шәхесләр турында язмалар Авыргазы районы музеенда күп түгел. Шуңа күрә полковник Минияр Баттал улы Рәхмәтуллинның хәрби биографиясе турында күләмле мәгълүмат халыкка җиткерелергә тиеш дип уйлыйм. Шул ук вакытта аның биографиясе башка чыганаклардан алынган мәгълүматлар белән дә баетылырга тиеш. Мәгълүматны без 1962 елда Сәмән авылының өлкән яшьтәге коммунисты Хәлил Хәйбулла улы Маннановның заманында Сәмән авылы ветераннар оешмасына тапшырган архивыннан алдык. Икенче яклап мондый мәгълүмат табышырга миңа әлеге вакытта Морадым авылында яшәүче Нил Кудрашев зур ярдәм күрсәтте.
Минияр Рәхмәтуллин 1919 елның август аенда авылның беренче комсомол ячейкасын оештыручылардан була, бу оешмада 18 кеше теркәлә. Ләкин озакка сузылган гражданнар сугышы, кеше түзә алмаслык ачлык, холера-тиф чиреннән меңәрләгән, хәтта авыллары белән халыклар кырылу бу оешманы да урап үтми, ул таркала. Минияр Баттал улы Рәхмәтуллинда офицер булу нияте уяна. 1920 елның уртасында аны Мәскәү кавалерия курсларына укырга җибәрәләр. Шушы ел ахырында курсантлар бригадасы составында ул Кырымга юллана, анда Врангель армиясен тар-мар итү һәм ярымутрау территориясеннән аларны кысрыклап чыгаруда катнаша.
1921 елның мартында якташыбызны башка “кайнар” ноктага –Бохара халык Совет Республикасына 8нче Төркестан кавалерия бригадасының 15 нче кавалерия полкы взводы командиры итеп җибәрәләр. Урта Азиядә басмачылар хәрәкәте 1938нче елга кадәр, 20 ел диярлек, дәвам итә. Бер кызыклы факт: беренче булып Бөтен Бохара Үзәк Совет Республикасының Кызыл Йолдыз ордены белән Иосиф Сталин бүләкләнә, ә безнең якташыбыз бу бүләкне шул ук елда (икенче кеше булып) ала. 1930 нчы елда Минияр Баттал улы югары офицерлар курсын тәмамлый.
1938 нче елның гыйнварында элекке кавалерист Татарстан АССРы Бөгелмә шәһәре хәрби комиссары вазифасын били. 1941 нче елда Бөек Ватан сугышы башлана. Ул сугышка китәргә уйлый, ләкин хәрби комиссариата да яхшы кадрлар кирәк булгандыр: аңа рөхсәт бирмиләр. Хәрәкәттәге армиягә 1942 елда гына мобилизацияләнә. Ул укчылар полкы командиры вазифасында майор званиесендә сугыша башлый. Бу чорда каты оборона сугышлары бара, анда полк үзен тик яхшы яктан күрсәткән командир 1943 елның 13 февралендә 3 нче дәрәҗә Кутузов орденына лаек була.
Алга таба – һөҗүм һәм янә ул иң яхшылар арасында. 1944 елның 29 апрелендә оста һәм кыю идарә иткәне, шәхси батырлык һәм кыюлык күрсәткәне өчен полковник Рәхмәтуллин Александр Невский ордены белән бүләкләнә. Героебызның данлы хәрби биографиясенең соңгы аккорды – ул 1944 елның 6 июлендә каты сугыш вакытында хәрби заданиене үтәгәндә дошман снайперы пулясыннан һәлак була һәм үлгәннән соң 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Бу вакытта ул полковник званиесендә, дивизия командиры урынбасары вазифасында була.
Минияр Баттал улы Рәхмәтуллин, әгәр бу ләгънәт төшкән пуля булмаса, мөгаен, сугыштан соң Авыргазы районы Сәмән авылына генерал званиесендә кайтыр иде. Аны Минск өлкәсе Червень шәһәре зиратында җирлиләр.
Мине бүген шундый фикер борчый: мондый олуг шәхеснең героик биографиясе туган авылында, районыбызда бүгенгә кадәр билгесез бер кеше кебек кала килә. Ә Якуб Җиһангир улы Чанышевка аерым тактаташ бар. Ә Минияр Баттал улына ник юк икән? Алар бит бергә сугышкан. Монда, минемчә, Сәмән авылы, Авыргазы районы тарихчыларына, җитәкчеләренә уйланырга урын бар.
Зиләвир ГАББАСОВ.
Авыргазы районы, Сәмән авылы.