Бөек Җиңүгә - 80 ел
10 Май 2025, 08:20

АЛАР КУЛЫНДА – КАЛӘМ ҺӘМ АВТОМАТ

Бөек Ватан сугышы елларында фронтта һәм тылда 4,5 мең хәрби хезмәткәр эшләгән. Бөек Ватан сугышын яктыртучы военкорларның уртача яше – 30, иң яшенә нибары 16 булган. Сугыш вакытында күп кенә язучылар фронт газеталарының хәрби хәбәрчеләре булып киткән. Алар Ватан өчен корал һәм сүз белән сугышканнар, коточкыч вакыйгалар уртасында кайнаганнар. Хәрби хәбәрчеләр сугыш барышын, солдатларның батырлыкларын сөйләгәннәр, фронтны һәм тылны совет матбугаты аша бәйләүчеләр булганнар.

Журналистның бөтен кораллы – каләм. Ул аның ярдәмендә бөтен җәмгыять, ил, халыклар, дөнья тормышын яктырта. Шагыйрь әйтмешли, ул шушы коралы белән хәтта дошманга каршы күтәрелә.

Журналист һәрвакыт алгы сафларда булган һәм әле бигрәк тә алгы сафларда. Ил җитәкчеләре авызынан чыккан иң беренче сүзне халыкка кем җиткерә?! Әлбәттә, каләм остасы! Әгәр журналист һөнәре булмаса, кешеләр караңгыда сәрмәнгән сукыр кеше халәтендә булыр иде. Җәмгыять дөрес һәм шул ук вакытта тиз һәм объектив мәгълүматтан мәхрүм булыр иде. Кешеләр әле таң йокысыннан уянып кына маташа, ә журналист халыкка әле генә кызу табадан төшкән эссе хәбәр җиткерергә ашыга.

Бүген журналист хезмәтенә шулкадәр күнекте ки, бу һөнәрнең асылы, җаваплылылыгы, авырлыгы турында төптән уйлап караучылар күпме икән? Журналист һөнәре ике төргә бүленә. Аның берсе гражданнар журналисты булса, икенче төре хәрби журналистлар дип атала. Журналист – үзенең гомерен куркыныч астына куеп эшләүче һөнәрләрнең берсе. Бигрәк тә хәрби журналист эше тынгысыз. Тынгысыз гына түгел, хәтта куркыныч. Хәрби журналист ут эченә кергән солдаттан әллә ни аерылмыйдыр.

Украина конфликты башлангач та хәрби журналистлар фронтның алгы сызыгында эшли башлады. Кулында каләменнән башка үзен яклардай башка бернинди коралы булмаган журналистның гомеренә куркыныч янарга тиеш түгел, ләкин чынбарлык моның киресен күрсәтә. 2022 елда Украинада башланган махсус операция вакытыннан алып никадәр асыл журналистыбыз һәлак булды, аларның күпмесе яраланды, гарипләнде. Аларның саны дистәләрчә. Кызганычка каршы, иң үткер, иң сәләтле, иң кыю, иң яшьләр әрәм була.

Махсус хәрби операция башланган вакыттан алып үзләренең хезмәт бурычларын үтәгәндә 30дан артык Русия хәрби журналисты һәлак булды. Моны үткән елны Русия Президенты Владимир Путин да үзенең чыгышында раслады. «Кимендә 30 журналист һәлак булды. Алар белән ни булганын тикшерү мөмкинлеген бирмиләр», – диде дәүләт җитәкчесе. МХО барган зонада вакытлы басма вәкилләренең һәлак булуларын тикшерергә Көнбатыш илләре аяк чала, дип белдерде ул.

Җурналистларның күпләп һәлак булуының беренче дулкыны конфликтның иртә башланган этабы 2014 елда туры килә. Ул елны Русиянең дүрт журналисты үтерелә.

Икенче этабы 2022 нче елдан, Украинада махсус хәрби операция башланган вакыттан, башланды. Берничәсен генә искә тешереп үтик. 2023 елда «Новости» Русия мәгълүмат агентлыгы журналисты Ростислав Журавлев, «Россия24» телеканалы журналисты Борис Максудов дошман уты астына эләгеп һәлак булдылар. 2024 елда НТВ операторы Валерий Кожин һәлак булды, ә аның белән бергә репортаж әзерләгән корреспондент Алексей Ивлев каты яралынды. Ул исән калды, ләкин кулын югалтты. «Луганск» ДТРКсының төшерү төркеме шулай ук дошман һөҗүменә эләкте һәм Оборона министрлыгының матбугат хезмәте офицеры һәлак булды. Шушы УК 2024 елның апрелендә «Известия» гәзитенең хәрби корреспонденты Семен Еремин Украина дроны һөҗүме астына эләгеп, каты яраланып һәлак булды. 2025 елның гыйнвар башында Донецкига якын урында сугыш барган җирдә «Известия» корреспонденты Александр Мартемьянов һәлак булды.

Ә инде 2025 елның марты Русия журналистикасы өчен кара айга әйләнде. 24 мартта МХО зонасында берьюлы өч хәрби корреспондент һәлак булды. Алар: «Известия» гәзите корреспонды Александр Федорчак, «Звезда» телеканалы операторы Андрей Панов, төшерү төркеменең водителе Александр Сиркели. 26 мартта исә Беренче каналның хәрби корреспонденты Анна Прокофьеваның – алма кебек яшь кызның гомере өзелде. Искә алыйк: бер «Известия» басмасының гына өч журналистның гомере өзелгән.

Әйе, хәрби журналист – аеруча җаваплы, тынгысыз һәм куркыныч һөнәр. Кургаш яңгыры астында репортажлар ясау бик батыр һәм кыю йөрәклеләрнең генә эше. МХОның беренче көннәреннән үк журналистлар һөнәри бурычларын үтиләр, халыкка объектив мәгълүматларны, дөреслекне, хакыйкатьне җиткерергә ашыгалар. Моның өчен алар гомерләрен куркыныч астына куялар, кечкенә бер хәбәр өчен дә, йөзләрчә, хәтта меңнәрчә чакрым юл үтәргә әзерләр. Шуңа күрә бу тынгысыз профессиядә үз эшен бик яраткан, хөрмәт иткән бик сирәкләр генә эшләргә батырчылык итәдер. Ә инде һәлак булган журналистларга килгәндә, яшәүгә яңадан әйләнеп кайту мөмкинлеге булса, минемчә, алар янәдән шушы һөнәрне сайлап, аңа тугрылык саклап, җаннарын аямыйча эшләрләр.

Резида КАДИКОВА.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас