

Бүген, 9 майда, Уфада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы парад булды.
Төп кунаклар Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш балалары, хәрби хезмәт һәм хокук саклау органнары ветераннары булды.
Тантанада катнашучыларны һәм кунакларны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сәламләде.
–1945 елның 9 мае – халкыбызның тиңдәшсез батырлыгы символы. Аның бердәмлеге, батырлыгы һәм ныклыгы. Без бүген хөрмәтле ветераннарга баш иябез. Сезнең фронттагы батырлыкларыгыз, тылдагы фидакарь хезмәтегез – безгә һәм киләчәк буыннарга лаеклы үрнәк. Без Ватан өчен гомерләрен биргән барлык геройларны хәтерлибез. Аларның үлемсез батырлыгы алдында баш иябез. Аларга мәңгелек дан! Бүген, 80 ел элек кебек үк, безнең халык нацизмга каршы көрәш алып бара. Башкортстан янә җиңүгә лаеклы өлеш кертә. Биредә кулга төшерелгән НАТО техникасы күргәзмәсе Ватан чикләрен саклаучы гаскәребезнең какшамас рухын сындырырлык көч булмавын һәм булмаячагын искәртеп тора. Без җиңүчеләр буыны безгә васыять иткән бердәмлек белән көчле, – диде республика җитәкчесе.
Полковник Ринат Латыйпов командалык иткән парадны Башкортстан хәрби комиссары, Уфа территориаль гарнизоны җитәкчесе, полковник Михаил Блажевич кабул итте. Ленин исемендәге мәйдан буйлап 31 парад расчеты узды. Аннары Октябрь проспекты буйлап Бөек Ватан сугышы чоры хәрби техникасы һәм Уфа гарнизонының заманча машиналары колоннасы узды, ә күктә “Первушино” кече авиация аэродром комплексының демонстрацион күрсәтү төркеме очты. Чара “Катюша”, “Җиңү Көне” җырлары һәм Җиңү вальсы белән тәмамлады.
Тантаналы өлештән соң Радий Хәбиров парад расчетлары командирлары һәм чараның хөрмәтле кунаклары – Бөек Ватан сугышы һәм кораллы низаглар ветераннары белән аралашты.
Ул республиканың Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән зур өлешен ассызыклады.
– Русия Президенты үз указлары белән Уфа һәм Ишембайга “Хезмәт батырлыгы шәһәре” исемен бирде. Без Ишембайда шундый стела урнаштыру өстендә эшлибез. Бу – безнең нефтьчеләрнең казанышларын тану. Шулай ук без Белоретка шундый исемен бирүгә заявка әзерлибез. Белорет металлургия комбинаты Бөек Ватан сугышы елларында фронт ихтыяҗлары өчен югары сыйфатлы корыч җибәргән, – диде Радий Хәбиров.