

Дүртөйле районының Әсән авылыннан да Берлингача сузылган яу кырларында солдат итекләренең эзләрен Җиңү өчен калдырган йөзләрчә авылдашларыбызны бүген тагын бер тапкыр хөрмәт белән искә алабыз. Аларның бик азларына гына туган җиребезнең уңдырышлы туфрагына кабат аяк басарга насыйп булды. Язмам аларның икесе хакында.
Гомәр Госман улы ГОСМАНОВ Дүртөйле районының Әсән авылында 1913нче елда туган. 1924нче елда Әсән мәктәбен тәмамлый. 1935нче елның маеннан алып 1937 нче елның октябренә тиклем Ленинград хәрби округының 87нче кавалерия полкында хезмәт итә.
Кырык бернең сентябрь аенда аны мобилизация буенча 76нчы кавалерия дивизиясенә китерәләр. Шул ук айда ул Калинин фронтының “Смерш” контрразведкасында кызылармеец булып хезмәт итә. Аннан соң кырык бишнең июль аена тиклем Воронеж, Беренче һәм Икенче Украина фронтларында “Смерш” контрразвкедкасында элемтәче булып хезмәт итә.
Гомәр ага – III дәрәҗә Дан ордены кавалеры. Шул орденга тәкъдим итү кәгазендә шундый сүзләр язылган: “1942нче елда Калинин фронтында Белый шәһәре өчен барган көрәштә авыр яраланды. Ул “Смерш” взводында хәрәкәт иткәндә берничә дошманны кулга алды. 25нче августта дошман белән бәрелешкәндә “Смерш”ның документларын саклап калу өчен тиешле дәрәҗәдә чарасын күрде. Шуның белән бергә ул кызылармеецларны кул астына туплап, немец-румын солдатларына каршы ташланды. Шул көрәштә иптәш Госманов шәхсән 15 фашистны юк итте”.
Дан орденыннан башка ул шулай ук II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен”, “Германияне 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңү өчен” һәм дүрт юбилей медале белән бүләкләнгән. Аның күкрәген тыныч хезмәттәге тырышлыгы өчен бирелгән “Хезмәт ветераны” медале дә бизи иде.
Гомәр аганың фронт юллары Днепр, Корсунь-Шевченковск, Черкасск, Кишинев, Бреслау, Румыния аша узган. Бандеровчылар белән дә сугышырга туры килгән аңа.
1945не елның ноябрь аенда демобилизацияләнгәннән соң авылга кайта һәм “Әсән” колхозында бригадир, завхоз, бакчачы, янгын депосы мөдире булып эшли.
Гомәр ага Әдия апа белән өч малай һәм өч кыз тәрбияләп үстерделәр.
Гөлсем Нурислам кызы ШӘРИПОВА. Сугыш башланганда Мәмәдәл авылының башлангыч сыйныфы укытучысына бары тик 20 генә яшь була. 1942нче елның 2нче маенда яшь кызга 1079нчы зенит артиллериясе полкы сафында Сталинградны обороналарга туры килә.
Бер очрашуыбызда: “12нче майда безне мәктәпкә урнаштырдылар һәм трактор заводындагы мунчага алып киттеләр”, - дип башлаган иде ул хатирәләрен. “Баштарак без конвейердан төшеп барган гильзаларны ташыдык. Аларның эссесе кулларыбызны пешереп бетерде”, - дип дәвам итте ул сүзләрен.
Күпмедер вакыттан аларны паромга утыртып Актүбәгә китерәләр. Анда да 3 мең кызның берсе булган Гөлсем апага снарядлар җитештерергә туры килә. Ял күрмичә, кар-яңгыр астында да көненә 12шәр сәгать алсыз-ялсыз эшләргә туры килә аларга. Аяк-куллары сызлый, бүртенә. Көненә 200 грамм икмәк тамак туйдырмый. Су юк. Формалин салып күлләвек суын эчәләр алар.
1942нче елның 10нчы июлендә 1079нчы зенит артиллериясе полкында присяга кабул итә Глсем апа. Аны дальномерщик итеп тәгаенлиләр. 1943нче елның февраль аенда Дон аша чыгалар. Гөлсем апаның фронт юллары Минск, Смоленск, Орша, Барановичи аша уза.
1945нче елның 20нче сентябрендә демобилизацияләнгәннән соң Мәскәү һәм Түбән Манчар авылларында физкультура һәм хәрби әзерлек дәресләрен укыта.
Лейтенант Майшәриф Шәриповка кияүгә чыга. Аларны Төньяк Кореяне якларга җибәрәләр. Гөлсем апага Пхеньянда шәфкать туташы булып эшләргә туры килә. Шунда аларның беренче балалары Алик туа. Тик тыныч булмаган авыр шартларда аны саклап кала алмыйлар: үле гәүдәсен Кореядә калдырып кайтырга мәҗбүр булалар.
1949-1952нче елларда Гөлсем апа Әсән мәктәбендә башлангыч сыйныф балаларын укытты. Белемен Бөре педагогия училищесында ныгыткач, кичке мәктәптә математика һәм рус теле дәресләрен алып барды. Пенсиягә чыккач, озак еллар Әсән авылында хат ташучы булып эшләде.
Гөлсем Нурислам кызы Сталинград сугышы ветераны, күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән. Майшәриф ага белән биш кыз тәрбияләп үстерделәр.
Хәтеремдә, Бөек Җиңүнең 30еллык юбилее якынлашканда мин, укучылар белән киңәшләшеп, “Кызыл йолдыз” операциясе үткәрергә булдым. Өлкән сыйныф укучылары Әсән, Карга, Наҗытамак авылларының һәр йортына кереп, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемнәрен барлап чыктылар. Кызыл төскә буялган катыргылардан биш чатлы йолдызлар кистек тә 9нчы майның төнендә аларны капкаларга кадак белән беркетеп чыктык. Уебыз – авылдашларыбызга сиздерми генә эшләү, ягъни сюрприз ясау иде.
Чыннан да ул шулай була язды. Өч авылда яшәүче йөзәрләгән кешенең берсе дә безнең хәрәкәт итүебезне сизмәде.
Тук-тук итеп, чүкеч белән йолдыз кадаклауны тик Гөлсем апа гына ишетеп, минем янга урамга йөгереп чыкты. Моны искә алып язуымның сәбәбе шунда: ничә еллар фашист самолетларының тавышын ерактан ук шәйләп калырга күнеккән зенитчица колагы, сугыш тәмамланып дистәләгән еллар үтсә дә, чит тавышка игътибарлы булып калган, ә бәлки, шуңа охшаган тавышлар төннәрен аңа тыныч кына йокларга ирек бирмәгәндер. Аның гына түгел, шул мәхшәрне үткән барлык яугирләрнең дә хәтере сугыш шаукымын теләсәң-теләмәсәң дә саклагандыр, җаннарына кара тап булып та сеңгәндер. Җиңү шатлыгы булып та уелгандыр.
Ганс ХӘКИМОВ,
педагогия фәннәре кандидаты.