

Бүген, 9 майда, Уфаның Совет мәйданында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.
Ул республиканың күпмилләтле халкы исеменнән Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды.
Тантанада Русия Геройлары, махсус хәрби операция һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары, шулай ук Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары, республика Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары, министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты. Шулай ук ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге Уфа гомум белем бирү интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты.
Ватанны саклаучылар истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алдылар.



