

Кайттым әле туган авылыма
Авылым инде бераз моңсуланган,
Җырлар җырлап урам узмагач,
Капка төпләрендә биегәндә
Гармуннарга тузан кунмагач!
Сукмакларны бераз үлән каплап,
Яшьлек елларымны югалткан.
Югалтмаган, алар хәтеремдә –
Күңелләрне бераз моң баскан!
Елгасыннан учлап сулар эчәм,
Битем юам, чайкыйм кулымны.
Нинди рәхәт, күчтәнәчкә алыйм
Шифа булыр, йомшак суыңны!
Хәтерләсәм яшьлек елларымны,
Күкрәгемдә гүя дәрт арта!
Яшьлекләрне искә төшергәнгә
Туган як бит үзенә гел тарта!
Җиңү язы
Һәр ел саен ямьле язлар килә,
Һәр ел саен таша чишмәләр!
Җылы яктан киткән кошлар кайта,
Тирә якны моңга күмәләр.
45нең дә бит язы шаулап килгән,
Ул елны да ташкан чишмәләр.
Язлар белән Бөек Җиңү килгән,
Ул Җиңүне күпме көткәннәр!
Җиңүдән соң 80 язлар үтте,
Җәйләр үтте, көзләр һәм кышлар.
Җиңү балалары олы яшькә җитте,
Башларына кунды ак кышлар!
Бөек Җиңү җиңел бирелмәгән –
25 миллион аның хакы да!
25 миллион гомер яшәлмәгән,
Башын салган җиңү хакына!
Күпме сабый әле тумый калган,
Ачтан үлгән, чирдән кырылган,
Күпме кызлар әле сөелмәгән,
Күпме егет яудан кайтмаган!
Бөек җиңү халкым хәтерендә,
Бөек җиңү – үлмәс вакыйга!
Онытмыйк аның мизгелен дә,
Онытмыйк җиңү хакын да!
Яшик без шуның кадерен белеп,
Эшлик без алар хакына!
Балаларның елмаюын күреп,
Дөньядагы тынычлык хакына!
Кыз булып картайган әбиләр
Кызлар идек без дә яшь чакларда,
Йөри идек җырлап урамда.
Аулак өйләрдә дә, утырмада,
Чигә идек чигү ул чакта.
Каһәр сугыш килде илебезгә,
Китеп бетте безнең ир-атлар.
Сабан, тырма тагып иңебезгә
Чәчәбез без иген, юк атлар.
Кызларны да аямады сугыш,
Алдылар бит торф кисәргә.
Язмышлардан булмый, ахры, узмыш,
Кирәк иде барсына түзәргә.
Әтиләр бит сугыш балалары
Әтиләр бит сугыш балалары,
Сугыш елларында үскәннәр,
Әтиләре, агайлары өчен
Тылда калып хезмәт иткәннәр.
Сугыш аямаган яшен-картын
“Ачлыкның бит күзе юк ”, – диләр
Ачлыктандыр, ими баласы да
Марлядагы ипиен кимергән.
Бер кашык он өчен кырга барып,
Көне буе тырышып эшләп, арып,
Оннан умач уып, аш пешереп,
Түзгән халкым, аллам, бир түземлек.
Хатын-кызлар белән яшь балалар
Күтәргәннәр йөген тормышның
“Фронт өчен, җиңү өчен!” – диеп
Озатканнар барын игеннең,
Сугыш бетеп күпме еллар узгач,
Халкым туйган кара икмәккә.
“Икмәк булса, җыр да була” – диеп
Җырламыйдыр халкым тикмәгә.
Әтиләр бит сугыш балалары,
Сугыш елларында үскәннәр.
Кара икмәк тәмен алар белә,
Үз куллары белән иккәннәр.
Без – яшь буын, хәзер килеп
Беләбезме икмәк кадерен?
Тиеннәр, сумнар, доллар белән
Үлчәмик икмәк кадерен.
Белик без икмәк кадерен!
Фәнүз ШӘГАЛИЕВ.