

Бүген, 9 майда, Уфаның Җиңү паркында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Мәңгелек утка Дан чәчәге салды.
Ул республиканың күпмилләтле халкы исеменнән Дан венокларын Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллинның үлемсез батырлыгына багышланган һәйкәлгә салды.
Тантанада катнашучылар Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Төбәк җитәкчесе ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев каберенә, Русия Герое генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәм генерал-майор Таһир Кусимов бюстларына, “Десантлар буыннары берлеге” һәйкәленә чәчәкләр салды.
Паркта ул Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән аралашты, аларны бәйрәм белән котлады, саулык-сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
Тантана ахырында Радий Хәбиров Җиңү паркында 2024 елның 9 маенда ачылган Гази Заһитов һәйкәленә чәчәкләр салды.
Башкортстан Башлыгы Җиңү көненең әһәмияте турында болай диде:
– Бөек Җиңүнең 80 еллыгы – үзенчәлекле бәйрәм. Безнең бабаларыбыз нинди батырлык күрсәткәнен аңлыйбыз, – диде Радий Хәбиров. – Бу көнне шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга хөрмәт сүзләре әйтәбез, һәлак булганнарны искә алабыз, аларның туганнарына һәм якыннарына аерым игътибар бирәбез. Ә алгы сызыктагы яугирләргә сәламәтлек һәм уңышлар телим.