

Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналар һәм халыкара очрашулар 7 майда башланган иде һәм 10 майга кадәр дәвам итәчәк.
– Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү чыннан да зур халыкара чарага әйләнде, – диде Президентның халыкара эшләр буенча ярдәмчесе Юрий Ушаков.
Аның әйтүенчә, чит илдән мәртәбәле кунакларның күпләп катнашуы “Русиянең дөньяда үсә барган абруе күрсәтә” ди ул. 29 дәүләт лидерларыннан тыш, Һиндстан, Никарагуа, Көньяк Африка республикасы һәм Индонезиядән югары вәкилләр килде. Шулай ук 34 оборона министры катнаша. “Көнбатыш илләре ягыннан дошманлык мөнәсәбәте булуга карамастан, без элеккечә Русиядә эре халыкара чараларны уңышлы уздырабыз”, – ди Ушаков.
Шуны әйтергә кирәк: югары кунакларның исемлеге соңгы минутларга кадәр үзгәреп торды. Башта Пакистан белән низаг аркасында Һинд премьеры Нарендра Моди сәфәргә киүдән баш тартты. Аннары Вучич белән Фицоның килүләре дә икелегә әйләнде: алар икесе дә кинәт кенә үзләрен начар хис иттеләр. Комментаторлар шунда ук аларда “дипломатик авыру” дип диагноз куйды: Евросоюз белән талашмас өчен сәфәрдән баш тартырга телиләр, шуңа ышанычлы сылтау эзлиләр, диделәр. Әмма бу имеш-мимеш фаразлар расланмады. Вучич теләсә нинди хәлдә дә, хәтта носилка белән булса да киләчәк, дип хәбәр иттеләр Белградтан. Әмма башка кунаклар кинәт кенә килә алмауларын белдерде: 6 май иртәсендә исемлектә 31 чит ил лидеры исәпләнсә, шул көннең киченә 29 калдылар.
Кызыл Армия частьлары составында нацист Германиясен тар-мар итүдә катнашкан элеккеге СССР республикаларыннан Украина, Грузия, Молдавия, Латвия, Литва һәм Эстония вәкилләре бәйрәм чараларында катнашмый.
Парадка чакырулар, АКШны да кертеп, барлык 150 дипломатик миссия башлыкларына җибәрелгән булган. Әмма югары кунаклар арасында “Русия дуслары” дип исәпләнгәннәрнең дә кайсыберләре юк. Әйтик, Персия култыгы монархияләре вәкилләре, Иран президенты Масуд Пезешкиан, венгр премьеры Виктор Орбан, ә иң мөһиме – Корея Халык-Демократик Республикасы рәисе Ким Чен Ын килмәде.
Гарәп лидерлары моңа кадәр Мәскәүгә килеп киттеләр инде. Бу аларга, бер яктан, Кремль чакыруын җавапсыз калдырмаска, ә икенче яктан, Дональд Трампның Согуд Гарәбстанына сәфәре алдыннан сүзгә килүләрдән качарга мөмкинлек бирде. Виктор Орбан узган ел ук парадка килүдән баш тартты, чөнки Венгрия Икенче бөтендөнья сугышында фашистлар Германиясенә ярдәм иткән, һәм “венгр халкы өчен сугышның шулай тәмамлануы башка мәгънәгә ия булган”. Шулай ук Русиядә күптән түгел генә булган Масуд Пезешкиан да Владимир Путинны бәйрәм белән телефон аша гына котлады.
Ким Чен Ынга килгәндә, ул, гадәттә, массакүләм халыкара чараларга йөреми, катнашучылар аз булган визитларга өстенлек бирә. Шуңа ул парадка илчесен җибәргән. Иң төп кунакларның берсе – Кытай, ди экспертлар. Кытай рәисе Си безнең илгә рәсми сәфәрен мемориаль чараларга багышлаган. Русия һәм Кытай лидерлары 8нче майда очрашты һәм көнозын сөйләшүләр алып барылды.
Гомумән, әлеге дүрт бәйрәм көненә Владимир Путинның барлыгы 15 халыкара очрашуы планлаштырылган.
– Парадта 13 илнең хәрбиләре катнаша. Алар Әзербайҗан, Вьетнам, Белоруссия, Мисыр, Казахстан, Кытай, Кыргызстан, Лаос, Монголия, Мьянма, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстаннан, – ди Ушаков.
Узган юбилей елларындагы кебек үк, парадта тарихи өлеш каралган. Ул фронт штандартлары, данлыклы берләшмәләрнең һәм аеруча аерылып торган хәрби частьләрнең хәрби байраклары, Бөек Ватан сугышы чоры кораллары һәм экипировкасы булган җәяүле колонналарны үз эченә алачак. Тарихи хәрби техниканың механикалаштырылган колонналары да үтә.
P.S. Бу мәгълүматлар без гәзиткә кул куйганда билгеле иде. Гәзит таралганчы аларның үзгәргән булуы да мөмкин.
Язгөл САФИНА.