ҖИРДӘ ТЫНЫЧЛЫК БУЛСЫН

Шулай ди 100 яшьлек ветеран.

ҖИРДӘ ТЫНЫЧЛЫК БУЛСЫНҖИРДӘ ТЫНЫЧЛЫК БУЛСЫН
ҖИРДӘ ТЫНЫЧЛЫК БУЛСЫН

Быел илебез халкы Бөек Җиңү язын 80нче тапкыр каршылый. Ватаныбызны явыз дошманнан саклап калган батырларның истәлеге йөрәкләрдә мәңге яши.

Кызганычка каршы, батырлык үрнәге булган һәм горурлык хисе уяткан, күкрәк тутырып орден-медальләрен таккан ветераннар сафы гына елдан-ел сирәгәя бара. Авыргазы районының бүгенге көнгә бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны, районның почетлы гражданины Шәриф Мөсәгыйтов та бер гасырлык гомер бәйрәмен билгеләргә җыена.

Ветеран 1925 елның 6 маенда Корманай авылында туган, арытаба гаиләсе белән Толбазыга күченгәннәр. Биредә әтисе МТСка хуҗалык мөдире булып эшкә урнаша. Малай беренче сыйныфка укырга бара. Аның балачагы һәм яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә. Ачлык-ялангачлыкны, бик иртә әнисез калуны, ятимлек ачысын кичерә ул.

Аның сүзләренә караганда, сугыш башланып, өлкәнрәк абзыйлар фронтка киткәч, яшүсмерләр алар урынына кала: трактор да йөртә, комбайн штурвалы артында да хезмәт сала.

1943 елның 2 февралендә армия сафына алына ул – Ырынбур өлкәсенең Тоцк районындагы 145нче артиллерея полкына эләгә. Туган ягына 1949 елда гына кайтырга насыйп була.

Шәриф Мөсәгыйтов Белоруссияне, Польшаны азат итүдә, Берлинны алуда катнаша. Каһарманлыгы өчен II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм “Батырлык өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен” медальләре белән бүләкләнә.

Армиядә шоферлыкка укып, сугыштан соң хезмәт юлын район кулланучылар җәмгыятендә водитель һөнәренә багышлый. Рәшидә Әхмәтвәли кызы белән 50 ел тату гомер кичерәләр, дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. 25 ел элек тормыш иптәшен югалткан. Ләкин Шәриф абый ялгызы түгел: балалары, оныклары еш килеп тора. Бүген ветеран кызы Розаның тәрбиясендә яши.

Өлкән яшьтә булса да, тынгысыз ул, районның иҗтимагый тормышында да актив катнаша. Мәктәпләрдә, район күләмендә үткәрелгән патриотик чараларда көтеп алынган кунак.

Авыргазы районының Ветераннар советы рәисе Риф Рәфыйков:

– Без район ветераннар советында җиде кешебез, шуның берсе – Шәриф Мөсәгыйтов. Бик актив, ярдәмчел ул, мәктәпләрдә, музейларда очрашулар оештыруда катнаша, яшь буын алдында фәһемле чыгышлар ясый, хатирәләре белән уртаклаша. Рәхмәтлебез аңа, исәнлек телибез, – ди.

Җиңү көнен Шәриф Мөсәгыйтов ел саен көтеп ала, ә агымдагы елда ветеран өчен ул икеләтә бәйрәм – Җиңү белән бергә ул 100 яшен дә билгеләячәк.

Ветеранның теләге бер: – Илне яратыгыз, бер-берегезне хөрмәтләп яшәгез. Тынычлык, иминлек хакимлек итсен җирдә! – ди.

Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас