“ҖИҢӘР ӨЧЕН КЕРДЕК УТЛАРГА!”

1945нче елның Җиңү көнен исенә төшергәндә Мөсәйрә Ногман кызының күзләренә бүген дә шатлык яшьләре тула. Инде 80 ел үтсә дә, ул көн бүгенгедәй күз алдында. Менә ул яшен тизлегедәй землянкадан атылып чыга да: “Сугыш бетте! Сугыш бетте!” – дип сөенче ала. Солдатлар аны күтәреп алалар да, күккә чөя башлыйлар! “Шулкадәр югары ыргыталар ки: юкка кычкырганмын, үләрмен ахрысы дип уйлый башладым, хәтта!” – ди чәчәк кебек яшьлегенең 3 елын сугышта үткәргән ветеран.

“ҖИҢӘР ӨЧЕН КЕРДЕК УТЛАРГА!”“ҖИҢӘР ӨЧЕН КЕРДЕК УТЛАРГА!”
“ҖИҢӘР ӨЧЕН КЕРДЕК УТЛАРГА!”

Сугыштан исән-имин кайтып, тормышка чыгып, гомерен балалар укытуга багышлаган ветеранга быел 105 яшь (!) тулды. Яше өлкән булуга карамастан, зиһене ачык, хәтере шәп йөзъяшәр агъәбинең. Сугышның да һәр көнен хәтерли ул. Хәер, аларны хәтердән сызып атып буламы соң? Сугыш бик аяусыз булды, ди ул. Хәтер йомгагын сүтә-сүтә, аның балачагына кайтабыз.

Мөсәйрә Ногман кызы 1920 елның 10 гыйнварында Дүртөйле районы Яңа Кәңгеш авылында туа. Әти-әнисе – Фәрхинур Баһман кызы һәм Ногман Сәфиулла улы Ногмановлар укымышлы кешеләр була. Алар төрек, фарсы, гарәп телләрендә укыганнар һәм язганнар, рус телендә иркен аралашканнар. Тырыш булганнар. Умарта тотканнар, мал асраганнар, кош-корт үстергәннәр. Ногман Сәфиулла улы бухгалтер, хисапчы булып эшләсә, Фәрхинур Баһман кызы колхозда көч салган. Балаларында да белемгә омтылыш тәрбияләгәннәр, хезмәт сөяргә өйрәткәннәр. Шунысы гына үкенечле – гаиләдә туган 12 баланың сугышка кадәр нибары 3есе генә исән була. Мөсәйрә бишенче бала булып туа, аңа кадәргеләр гел үлеп торгангамы, әтисе аны бик якын күрә.

– “Әти кызы” булып үстем. Ул мине үзе белән йөртә. Уйнарга курчак түгел, ә туп алып кайта иде, – дип хатирәләрен барлый Мөсәйрә апа. – Мин әтигә ияреп йөреп, урманда, аның киек-җәнлекләре арасында үстем дияргә дә була. Бүреләр белән очрашкан чаклар да булды...

Мәктәптә җиде ел белем алганнан соң, ул 1935нче елда Бөре педагогия техникумына укырга керә. Укуы 1937нче елгы ачлыкка туры килә. Өстәвенә, шактый араны җәяү йөреп укый. Җәяү йөрүнең файдасы да була, күрәсең, юкка гына кыз ныклы үсеп китә. Техникумны тәмамлагач, Әсән авылында немец теле, тарих һәм рәсем дәресләрен укыта башлый. Озак та үтми яшь белгечне районның мәгариф бүлегенә инспектор итеп җибәрәләр. Матур хыяллар, киләчәккә якты уйлар белән янып йөргәндә ил өстенә куркыныч хәбәр тарала – сугыш башланган...

Ир-егетләр белән бергә гүзәл затлар да илне дошманнан азат итүгә кушыла. 1942нче елда Мөсәйрәгә дә повестка килә. Май башында Дүртөйледән 50 кыз фронтка юллана. Пристаньнан Уфага кузгалыр алдыннан кызларның чәчләрен кисәләр. Чәч кисүче Мөсәйрәнең гаять калын һәм матур толымнарын кисәргә җөрьәт итми. Һәм озатырга килгән әтисе үзе кызының толымнарын кисә. “Исән-сау йөреп кайтсаң, чәч үсә ул, кызым”– дип юата. Әмма күңеленнән бик кайгыра әтисе. Сугышта күлмәкләрне дә гимнастеркага алыштыралар. Ә бит Мөсәйрә, ни дисәң дә, ал хыяллар белән янган кыз бала, юлга яхшы кофта, матур туфли дә салып алган була. Ләкин яу яланын күрү белән аларны ташларга туры килде, дип искә ала ул.

Шулай итеп, 1942 елның маенда Башкортстаннан беренче ирекле хатын-кызлар эшелоны – республиканың төрле почмакларыннан 3600 кыз – Уфадан Сталинград фронтына юллана.

– Товар вагоннарында акрын һәм бик озак бардык. Сталинградка барып җитмәстән туктадык. Кызларның бер өлешен шунда калдырдылар. Хәтта полк та билгеләнде. “1080нче полк, монда каласыз, сез – резерв полк”, – диделәр. Ә без ары киттек.

Безне Сталинград шәһәренең аэродромы янына урнаштыралар.

– Без үзебез Сталинградка барырга сорадык. Әйтерсең, кинога барабыз инде. Безне нәрсә көткәнен дә белмибез, – дип, яшьлектәге курку белмәс чагын искә ала ул.

Кырыклап кеше землянкаларда йоклап, унбиш көн кыр шартларында хәрби әзерлек үтәләр. Хәрби ант биргәннән соң, аларны 62нче һәм 64нче армиянең һава оборонасы гаскәрләренә билгелиләр. Мөсәйрә апа сугышта беренче чыныгуын 1079нчы зенит-артиллерия полкының сугышчан расчеты приборчысы буларак ала. Моннан тыш, ул берничә хәрби һөнәр үзләштерә: элемтәче дә, телефонистка да, зенитчы да була.

– Ул вакытта кабельле элемтә. Кабельчеләр – ирләр. Ирләр кабель тартып баралар. Ә без телефон янында приказ көтәбез. Әгәр алар әйләнеп кайтмаса, немецлар утка тотып, я көйли алмасалар, я өзелсә, ул чагында ике кыз барабыз.

“Сугыш коточкыч, рәхимсез иде”

Мөсәйрә апа сугышта булуның беренче көнен бүген дә күз яшьләрсез искә ала алмый:

– Ул көнне көтмәгән яктан һавада немец самолетлары күренде һәм безнең позицияләрне утка тота башладылар, аннары бернинди каршылыксыз китеп югалдылар. Нык куркыныч булды. Күп үлделәр. Безнең бер тапкыр да алышка керергә өлгермәгән йөздән артык солдат һәлак булды. Ярый әле, аэродромда самолетлар юк иде... Әнә шунда мин командирлар җавапсызлыгының нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүен аңладым.

Шул вакытта командирларның я яшеренергә, я атарга дип боерык бирмәве аркасында күпме гомерләрнең әрәм булуын уйлап, бүген дә йөрәге әрни ветеранның. Яшь солдат Мөсәйрә өчен чын сугыш шулай башлана. Бу көнне ул җиңел контузия ала.

– Сугышлар бик каты, куркыныч барды. Коточкыч, мәкерле, рәхимсез бардылар... Немецлар күп иде. Безнекеләр дә аз түгел. Әмма аларның самолетлары бик күп. Безнекеләр аз. Күктә – сугыш, җирдә – сугыш. Агачтан төзелгән шәһәр янганда тоташ җир, тоташ күк, Идел дә янган төсле. Әйтерсең дә, җәһәннәм утына эләккәнбез. Моннан беркайчан да чыга алмасбыз дип уйлаган идек. Без позицияләрне көн саен үзгәртеп торабыз. Сталинград сугышында шундый алым кулланыла иде: бөтен полк, бөтен батарея белән бер мизгелдә атарга! Шул вакытта җир калтырый, күк калтырый иде, – дип авыр хатирәләргә бирелде Мөсәйрә апа.

Шәһәр эчендә йөзләрчә меңләгән кешенең гомерен алып киткән бәрелешләр шактый дәвам итә. Совет солдатларының кыюлыгы һәм ныклыгы аркасында немец армиясенең көче кими башлый. Һәлак булучылар саны коточкыч булу белән исәпләшмичә, безнең җитәкчелек контрһөҗүм оештырып, немецларны камауга алып, аларны бирелергә мәҗбүр итә.

– Фронтның да кайчакта ял кебек тын көннәре була иде, – дип сүзен дәвам итте ул. – Шундый көннәрнең берсендә безгә юынырга рөхсәт иттеләр. Сталинград сугышы барганда 7 ай юынмадык!.. Бетләдек. Кыш көне кыр мунчасы ясап, һәркемгә бер ләгән җылы су бирделәр. Чәчләрне дә, тәнне дә юарга шул бер ләгән су. Таза киемнәр тараттылар.

Әлеге үзәк өзгеч вакыйгалар яшь кызның күңеленә шулкадәр сеңеп кала: ул гомере буе суны сакчыл кулланды, ди кызы Рәфия.

“Ярты Европаны атлап үттем”

Сталинградта фронт бетә. Немецларны көнбатышка куу башлана.

– 12 февральдә, поездга утырып, Төньяк Кавказга киттек. Без киткәндә җир өсте тулы үлекләр калды. Безнекеләр дә, немецларныкы да күп иде, җыеп тора алмадык. Фронтны куып җиттек. Дондагы Ростовны азат итүдә катнаштык. Аны ике тапкыр азат иттеләр.

Дондагы Ростов янындагы һөҗүм вакытында шундый хәл килеп туа: безнең позициянең бер өлеше – бер ярда, икенчесе икенче ярда кала, элемтә өзелә. Командир боерыгы буенча, Мөсәйрә Ногман кызы төнлә бер ялгызы, кул астында нәрсә бар – шуннан ясалган салда Дон аша кабель суза. Иртәнгә штаб белән элемтә тергезелә.

– Безнең батарея да ярның икенче ягына чыкты. Безне зират эченә урнаштырдылар. Ни өченме? Ул якларда коры дала, бездәге кебек урман-таулар юк. Ә батареяга яшерен урын кирәк. Окоплар казый, землянкалар әзерли башладык. Каберлекләрдән сөякләр, таркала башлаган гәүдәләр килеп чыга. Ә андагы ис... Төнлә шунда йоклыйбыз, үлгәннәрнең аяклары, башлары тырпаеп тора... Бигрәк тә әрвахларның тынычлыгын бозу җанны телгәли. Ярый әле, яңа командир килеп, хәлне ачыклап, безне башка урынга күчерде, – дип, сугышның ачы мәлләрен бәян итте Мөсәйрә апа.

Арытаба Мөсәйрә Ногман кызы шахтерлар шәһәрләрен азат итүдә катнаша.

– Анда да сугышлар коточкыч булды. Немец бит яулап алганын тиз генә бирми. Ул нык сугыша. Алга таба без көнчыгыштан көнбатышка кадәр Украинаны азат итәргә тиеш идек. Гел җәяү йөредек. Безнең бернинди машина да юк иде. Пушка сөйрәп, гел җәяү атладык. Бервакыт миннән: “Ни өчен сезнең аякларыгыз юан, мускуллы?” – дип сорадылар. “Чөнки мин бик күп, искитмәле күп атладым”, – дип җавапладым. Ярты Европаны диярлек атлап үттем.

Карпат тауларына барып җитәләр.

– Ә аннан бандеровчылар Украинасына барып чыктык. Алар безнең кайда икәнлегебезне немецларга әйтеп торалар. Төннәрен безнең позициягә һөҗүм итәләр. Бандеровчылар Совет властена каршы иде. Барысы да түгел, әлбәттә. Анда без партизаннарны да очраттык. Нәкъ алар безгә бандеровчылар турында сөйләделәр дә инде, – ди ветеран.

Аннары Польшага кадәр юл үтәләр.

– Бу ил дә безне бик үк җылы кабул итмәде... Польшаны да көч-хәл белән азат иттек.

Сталинградтан Германия чигенә барып җиткәнче бик күп куркыныч картиналар күрдек, ди Мөсәйрә апа. Немецларның йортларны яндырганнарын, хәлсез картлар, кызларны ничек үтергәннәрен дә күрергә туры килде, нык куркыныч, коточкыч иде, ди ул.

– Германия чигенә барып җиткәч, безне туктаттылар. “Чикне саклагыз!” – дигән боерык килде. Безне Берлинга кертмәделәр.

Беркөнне командир Мөсәйрәне чакырып ала да: “Солдатлар тезелсеннәр, сугыш беткәнлеген игълан итәргә кирәк!” – ди. Кая инде тезелергә кушу. Шатлыгы йөрәгенә сыймаган кыз землянкадан атылып чыга да: “Сугыш бетте!” – дип кычкыра.

– Хезмәттәшләр мине күккә чөя башладылар! Шулкадәр югары ыргыталар ки: юкка кычкырганмын, үләрмен ахрысы дип уйлый башладым, хәтта! Күпме сугышны үткәннән соң шушында үләрмен төсле булды, – дип Җиңү көнен искә төшерә ветеран.

Шулай, Җиңү көнен Польша белән Германия чигендә каршылый ул. Әмма туган йортына көзен генә кайтып керә.

 

“Кайтыр вакытны озак көттем”

– Кайтыр вакытны озак көттек. Көзге чакырылыш килгәнче безне җибәрмәделәр. Көтү бик кыен иде, – ди ул. Өстәвенә, әтисенең чирләве дә кызның йөрәген телгәли.

Ә политотдел аны ничек тә кайтармаска тырыша, укуын дәвам итәргә үгетли. Чөнки сугышчан холкын күреп, Мөсәйрә Ногман кызын баштан ук артиллерия батареясының комсоргы итеп тәгаенләгән булалар. Яшь парторг фронта хәрби хәбәрче буларак та аерылып тора. Полкның “Бей врага!” гәзитендә аның очерклары, сугышчан дус кызлары турында язмалары, алгы сызыктан “кайнар” репортажлары басыла.

– Мин парторг идем. Сугышның тыныч көннәрендә партия җыелышлары, партактивлар була. Бервакыт ярым җимерек йортка партия җыелышына китеп барам. Кемдер “Мөсәйрә!” дип кычкыра. Борылып карадым һәм шып итеп җиргә утырдым. Бу безнең Дүртөйледән Рәкыйпова икән, ул да парторг. Ул көнне залда утырып сөйләштек тә сөйләштек... Гомумән, төрле милләт вәкилләре бик дус булдык. Ростовтан – Нина, Одессадан – Женя, кайлардан гына юк иде кызлар. Хәтта яһүтләр дә бар иде.

Алар барысы бергә күтәрә алмаслык авырлыкларны җиңеп чыга. Сугышта күргәннәрне сөйләп бетмәле түгел, ди әңгәмәдәшем. Ачлык та үзәкләренә үтә.

– Безгә 4 көнгә җитәрлек азык бирәләр иде. Шул капчык белән йөрибез. Кайчакта ашарга бетә, ә кыр кухнясы килеп җитә алмый. Аларны да немецлар бик еш утка тотты. Ул чакта инде өчәр-дүртәр көн ач йөреп, юлда нәрсә очрый – шуны ашыйбыз: ташландык бакчалардагы туң кәбестә күчәнен дә, барысын да ашадык. Ә Сталинградта өшеп-туңулар? Сугыштан кайтканда аркама шешләр чыгып, ак сыеклык акты. Шул өшүләр нәтиҗәсе булгандыр инде... – ди Мөсәйрә апа.

Ниһаять, авылга кайтып, әти-әнисен кочу хыялына ирешә. Кайтканда әтисе бик каты чирләгән була. Мөсәйрәне сугышка алуларын авыр кичерә. Шуңа кече кызына повестка килсә дә, аны җибәрми.

Икенче хыялы – туйганчы йоклау була. Мөсәйрә апа өенә кайткач, баш астына йомшак мендәр салып, рәхәтләнеп йоклаганын бүген дә сагынып сөйли. “Сугышта туйганчы йоклауның нәрсә икәнлеген белмәдек”, – ди ул.

Шунысы да гаҗәеп: Дүртөйледән киткән 50 кызның барысы да сугыштан исән-сау әйләнеп кайта.

 

“Яңадан тусам да, шушы язмышны сайлар идем”

Фронтовик кызга районның мәгариф бүлеге бер авылга мәктәп директоры булып барырга тәкъдим итә. Ләкин ул балалар йортына эшкә баруны сайлый. Берникадәр эшләгәч, Мәскәүгә барып, Чит телләр институтының гарәп теле бүлегенә укырга керә.

Укулар башланырга ике атна вакыт калганда сугышка кадәр бергә эшләгән Назыйф исемле егеттән хат килеп төшә. Ул кызны үзе хезмәт иткән Неман буйларын күрергә чакыра. Аралары 6 яшь булып, “абый” дип дәшеп йөргән кешенең тәкъдимен кабул итә кыз. Ул Калининградка юлга кузгала. Һәм Мәскәүдә уку хыялы белән дә хушлаша. Чөнки әлеге очрашу яшьләрне кавыштыра: Мөсәйрә сугышта катнашкан офицер Назыйф Фатыйх улына кияүгә чыга. Бу вакытта Назыйф Фатыйхов Кёнигсбергта госпитальдә хезмәт иткән була.

Бераздан аларның икесен дә демобилизациялиләр, һәм алар Башкортстанга кайта. Башвоенкомат Назыйф Фатыйх улын – Уфадагы төрмә начальнигы, ә Мөсәйрә Ногман кызын цензор итеп тәгаенли. Әмма элекке укытучы үзенең сугышка кадәрге һөнәре буенча эшләргә теләк белдерә. Шулай итеп, алар Дүртөйлегә кайталар. Бергә Бөре педагогия институтына укырга керәләр.

– Берничә мәктәптә эшләргә туры килде. Иң кыены фатирсыз интегү булды. Сугыштан соң хәерчелек, җимереклек иде бит, – ди Мөсәйрә апа.

Ахырда яшь гаилә иренең туган авылы Түбән Манчарга кайтып төпләнә.

– Иремнең: “Әгәр сугыштан исән-сау кайтсам, нигеземә якын урында землянка казырмын да, шуңа да канәгать булып яшәрмен”, – дип әйткән сүзе булган. Шуңа да ялан чаклы йортта яшәү турында хыялланмады. Иптәшем бик намуслы, гадел һәм кешелекле булды, – ди ул.

Алар хаклы ялга чыкканчы укытучы булып эшли. Мөсәйрә Ногман кызы рус теле һәм әдәбияты укытса, Нәзиф Фатыйх улы тарих һәм җәмгыять белеме буенча дәресләр бирә. Алар ике ул һәм бер кыз үстерәләр.

– Улларыбыз икесе дә армиядә хезмәт итте. Аларның командирларыннан: “Балаларыгызны яхшы тәрбияләгәнсез. Армиядә үрнәкле хезмәт итәләр. Кул астындагылар белән яхшы мөгамәлә итәләр” дигән хатлар килде. Бу – ата-ана өчен зур куаныч. Балаларга тәрбия мәсьәләсендә кырыс булдык. Аның каравы өчесе дә тәрбияле үстеләр. Бүген барысы да – нефтьчеләр, Русиянең атказанган нефтьчеләре! – дип горурлана ана.

Кияүгә чыкканда ул иренә шаяру катыш чынлап: “Эчмисең дә, тәмәке дә тартмыйсың,” – дип әйтә.

– Һәм, беләсезме, эчмәде. Аның каравы шундый чирле килеш тә озак яшәде. Ирем сугышта берничә тапкыр яраланган булган, бер аягы чатан иде, авыр эшләр эшли алмады, – ди Мөсәйрә апа. – 90 яшенә бераз гына җитмәде, 88дә инсульттан үлде.

Кызганычка, ире Ватан алдында күрсәткән хезмәтләре өчен ил Президенты Владимир Путин биргән акчага Дүртөйледә сатып алган фатирны күрә алмаган.

Бүген Мөсәйрә Ногман кызы Уфада, кызы Рәфия янында яши. Аның 5 оныгы һәм 7 туруны һәм оныкларының инде 2 оныгы бар. Алар – Җиңүдән соң дөньяга килгән дүрт буын.

– Балалар өчен яшим, аларга шатланам. Сугышта исән калуым, ил һәм үзебез өчен игелекле балалар үстерүем, тырыш хезмәттә яшәвем белән бәхетлемен. Яңадан тусам да, шушы язмышны сайлар идем, – ди күкрәген III дәрәҗә Дан ордены, Ватан сугышы ордены, “Сталинград оборонасы өчен”, “Берлинны алган өчен” медальләре һәм башка дәүләт бүләкләре бизәгән Мөсәйрә Ногман кызы.

***

Әйткәндәй, Мөсәйрә апа белән әңгәмә “Өмет” гәзитендә моннан 13 ел элек чыккан иде. Ул вакыттан инде шактый сулар агып, апаның тормышы да истәлекле вакыйгаларга баеган. 2023 һәм 2024 елларда ул Мәскәүдә Җиңү парадларында катнашкан. Өлкән яшьтә булуына карамастан, Мөсәйрә Фатыйхова иҗаттан да аерылмый. 2024 елда аның “Илем чакыргач” дигән шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Аның өчен ул хәрби-патриотик темага язылган әдәби әсәрләр республика бәйгесендә Башкортстан Башлыгының махсус призына лаек булды. Быел аңа “Уфа шәһәренең мактаулы гражданины” исеме бирелде.

Икенче гасырны ваклый башласа да, апаның зиһене ачык, ә хәтере искиткеч: ул безне үзе язган шигырьләрен яттан сөйләп, таң калдырды. Ахырда җырлап та күрсәтте.

– Җирдә сугышлар булмасын, кешеләр тырышып эшләп, бәхетле яшәсеннәр, – дигән теләген җиткерде Солдат Даны ордены кавалеры Мөсәйрә Ногман кызы Фатыйхова.

Язгөл САФИНА.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас