БӨРКЕТЛӘР БИЕК ОЧА

Ике тапкыр Советлар Союзы Герое, каһарман очучы Муса Гәрәев хакында истәлекләр

БӨРКЕТЛӘР БИЕК ОЧАБӨРКЕТЛӘР БИЕК ОЧА
БӨРКЕТЛӘР БИЕК ОЧА

Үзе исән чакта ук исеме легендага әйләнгән каһарман. Мәктәп укучысыннан башлап ак сакаллы картларга кадәр аның исемен дога итеп кабатлый, аңа соклану һәм аның белән горурлык хисләре кичерә. Якташларын әйтәсе дә юк. Данлы-шанлы Илеш җире кешеләре характеры, рухи ныклыгы, кешелек биеклеге символы да ул. Илеш җиренең генә микән? Бар Башкортстаныбызның романтик рухлы гаярь ир-егетләренең сыйфатларын гәүдәләндерүче каһарман да ул.

Ике тапкыр Советлар Союзы герое Муса Гәрәевне заманында миңа күреп калырга насыйп булды. Директорыбыз Исхат Миңнулла улы Салихов аны Бәләбәй педагогия училищесына студентлар һәм педагоглар белән очрашуга алып килгән иде. Ленин премиясе лауреаты, данлыклы академик галим Кев Салиховның бертуганы Исхат Миңнулла улы зур шәхесләрнең урынын яхшы белә һәм алар белән шулай укучыларын да очраштыра иде. Соңрак Мәскәүдәге дәүләт китапханәсендә Ватан сугышы елларында фронтларда чыккан татар телендәге 16 гәзитнең барсында да диярлек хакта мәкаләләрне укырга туры килде.

Инде халкыбызның милли герое булып киткән Муса Гәрәев бик тә зыялы, тыныч холыклы, тыйнаклыгы белән үзенә тартып торган мөлаем кеше иде. Республикада бердәнбер булган каһарманны бу тыйнаклык тагын да бизи иде.

Муса Гәрәевнең исеме бервакытта да халык теленнән төшмәде, күңеленнән китмәде. Уфа аэропортына исем сайлау чорында аның исеме кат-кат телгә алынды, батырлыгы күңелләрдә яңарды һәм күпләрнең хәтерендә калды. Каһарманның исемен лаеклы мәңгеләштерү ихтыяҗы якташлары, республика халкы күңелендә һәрвакыт яшәде һәм үз юлын да тапты: М-12 “Шәрык” (Мәскәү – Казан – Екатеринбург – Төмән) федераль трассасында, юлчыларга хәерле юл теләп, мемориаль комплекс (скульптор Андрей Молчановский) барлыкка килде, аның үзәгендә ераклык-биеклекләргә әйдәүче каһарман сыны һәм стела калкып чыкты. Гомер юлындагы кешеләргә фатиха бирүче Муса Гәрәев...

Бөек Гетеның бер кызык фикере истә калган. Ул:”Язучы-әдипне аңлыйсың килсә, аның туган ягына бар!” – дигән. Гетены дәвам итеп, геройны аңлыйсың килсә, аның туган ягын барып күрү кирәк.

Каһарманның туган илендәге сәяхәттә мине батыр нәселеннән булган данлыклы спортчы, туган авылы Бишкурайда 20дән артык спорт мастеры һәм кандидаты тәрбияләгән СССРның спорт мастеры, Иләкшидегә нигез салучы Әҗмәт Хөсәенов нәселеннән булган һәм туганы Муса исемен мәңгеләштерү уй-нияте белән яшәүче Фәвил Гыйльданов озатып йөрде.

Батырның туган авылындагы, укыган мәктәбендәге музей-һәйкәлләр, район үзәгендәге музей комплексы белән таныштык, геройны хәтерләүче кыр-басулар, урман-тауларны кичтек, аны хәтерләүче кешеләр белән сөйләштек, чишмәләрдән сулар эчтек бу сәфәребездә. Кайда гына булсак та, кем белән генә очрашсак та, герой якташлары белән горурлану һәм аңа булган чиксез рәхмәт хисләребезне озатып барды.

Һәм Илеш характерының бер читен генә ачып карау форсаты да туды кебек. Аның беренче сере – алар күп сөйләп тормыйча эшләп кую ягын карый икән. Бу серне әңгәмәдәшләрем үзләре дә сизми калып чиштеләр төсле. Аннан, кем белән генә очрашсам да, бер нәрсә күзгә ташланды, күңелгә якын булды – ул район, авыл, якташлары язмышына битараф булмау, аның белән горурлык хисе һәм шуңа мөмкин булган кадәр шәхси өлешеңне кертергә омтылу.

Фәвил әфәнде:” Әни сөйләвенчә, Бишкурайда безнең туган Зәки белән Муса классташ дус була.Муса бик тыйнак, оялчан, юаш, ишек яңагына сөялеп кенә сөйләшә торган малай була. Бик көчле булса да, малайлар белән бер дә сугышмый. Шундый юаштан, шундый батыр чыгу – гаҗәеп хәл булып кабул ителә”.

Муса 1945 елда авылга “АН-2” самолетында кайтып төшә. Икенче тапкыр1955 елда самолет белән тагын кайтканда Фәвил дуслары белән барып самолетны тотып та карый. Шунда йөгерү буенча ярыш та оештырыла. Фәвил, икенче урынны алып, әнисенә приз – оек алып кайта. Муса “Коммунар” колхозы председателе Әдип Баев белән дус була. Бишкурайга кайтканда Фәвилнең әнисе кунакларга аш-су әзерли торган була.

Муса туган Иләкшиде авылында 1951 елда куелган бронза бюст 1967 елга кадәрле тора. Аннан ул Уфага “Дан Бульвары”на күчерелә. Авылда һәйкәл янында авылдашлары Муса Гәрәевнең 30 яшен билгеләгәндә төшкән фото да сакланган булып чыкты. Һәйкәлне алып киткәч, Иләкшидедә батыр очучыны хәтерләткән берни дә калмый. Бүген 98 яшь белән баручы фронтовик Риза ага Хәкимов бу хакта сүз кузгата, дәүләт органнарына мөрәҗәгать итә, һәм авылда истәлекле монумент пәйда була.

Батырның Йоматаудагы күршесе Альберт Колыев хәтерләвенчә, Муса Гәрәев бик яхшы күрше булган. Ул бар нәрсә белән кызыксынган, бернигә битараф булмаган, дөреслек һәм гаделлек яклы булган. Тормыштагы кимчелекләрне, гаделсезлекләрне авыр кичерсә дә, тыйнак һәм горур кеше булып калган. Пенсиядә умартачылык белән шөгыльләнгән Мусаның үзе ясаган һәм күршеләренә бүләк ителгән умартасы бүген дә бал кортларының бик яратып оялаган йорты икән. Күршеләре аны “Муса умартасы” дип йөртәләр.

ДОСААФның республика оешмасында бергә эшләгән Флүр Нәбиев батырны бик җылы хисләр белән искә ала. “Мин барыбыз да Гагарин кебек легенда итеп күргән Муса Гайса улын машинада йөртергә тиеш булдым. Башта бик каушатты: берәр урынсыз сүз әйтермен дип курыктым. Шуңа күбрәк аны тыңладым. Йоматауга, Илешкә сабантуйларга йөрдек. Муса абый иген, авыл, колхоз хәлләре кебек миңа якын темаларга иркенләп сөйли иде. Шуңа миңа да – Чакмагыш районы Иске Бәшир авылында туып-үскән малайга – бу темалар бик якын иде. Шулай сүзгә кушылып китә башладым, тора-бара аның ихлас әңгәмәдәше булып киттем. Муса Гәрәев бик итәгатьле, ихлас, дөреслекне яратучы мөлаем кеше иде.

Аның белән аралашу күңелдә бер ышаныч һәм өмет тудыра иде. Каты авыруга тарыгач, мин аны Мәскәүгә киткәндә аэропортка озатып куя идем. Авыруына карамастан, ул оптимист, күңел төшенкелегенә бирелми торган шаян рухлы булып калды. Муса абый мәңгелеккә киткәннән соң да ДОСААФ оешмасының яңа җитәкчеләре аның хәләле Галина Александровнага ярдәмгә безне җибәрә иде, шуңа Гәрәевлар гаиләсе белән җылы аралашу дәвам итте. Йоматау юлларын шактый таптадым мин, алар бакчасындагы күршесе Мостай Кәрим белән чиктә үскән мәһабәт каен әле дә күз алдымда”.

Истәлекләр... Алардан кешеләр, халык күңелендә мәңгелек хәтер кала. Каһарман якташыбыз Муса Гәрәев хакындагы Хәтер кешеләрне Кеше исемен лаеклы йөртергә, батыр булырга һәм рухи-әхлаки биеклекләргә өндәп тора...

Рәүф ИДРИСОВ.

Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас