Бөек Җиңү көне бүген

...Бүген бәйрәм, ләкин йөзләр моңсу, Җиңү тантанасы илемдә, Күп корбаннар аша килгән Җиңү Онытылмасын иде мәңгегә!

Бөек Җиңү көне бүгенБөек Җиңү көне бүген
Бөек Җиңү көне бүген

Урамнардан, мәйданнардан үтә

Ветераннар, яшьләр тезелеп,

“Үлемсез полк” мәңге булсын тере,

Моң агыла җанны өздереп!

Юк, батырлыр үлми, яши алар,

Безнең хәтерләрдә гел генә,

Рәсемнәре атлый безнең белән,

Хатирәләр арта күңелдә.

Ветераннар озак яшәсеннәр,

Бу тормышның нурлап юлларын,

Онытмыйкчы, дуслар, онытмыйкчы,

Гарасатлы сугыш елларын!

Сызласа да, әрнесә дә йөрәк,

“Үлемсезләр” бара бер сафта,

Олы рәхмәт сезгә, ветераннар,

Рәсемнәр бит балкый һәр чатта!

...Бүген бәйрәм, ләкин йөзләр моңсу,

Җиңү тантанасы илемдә,

Күп корбаннар аша килгән Җиңү

Онытылмасын иде мәңгегә!

Радик ХӘКИМҖАН.

Автор:Гүзәл Гаянова
Читайте нас