

Саматов Хөсәен Зәйнулла улы 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында легендар 112нче (соңрак 16нчы гвардия) Башкорт кавалерия дивизиясе составында сугышкан. Русия, Украина, Белоруссия, Польша шәһәрләрен һәм авылларын азат итүдә катнашкан. 313нче (62нче) гвардия полкы комсоргы булган. Кызыл Йолдыз һәм I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, “Батырлык өчен”, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медальләре һәм башка орденнар белән бүләкләнгән.
Хөсәен Зәйнулла улы 1918 елның 18 декабрендә Әлшәй районы Гәйнәямак авылында туа. Сугыш башланганчы бер ел алда Аксен авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган. Сугышка кадәр Баймак районында зоотехник булып эшли башлаган. Барысын да сугыш үзгәртә.
1942 елда Саматов 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенә ирекле рәвештә языла. Атчылар, әзерлекне төгәлләп, алгы сызыкка чыгалар. Хөсәен Зәйнулла улының сугышчан юлы Тула өлкәсендә башлана. Дивизия көнбатышка таба хәрәкәт итә. Комсорг Саматов яшьләрне комсомолга алу буенча эшләр алып бара, окопларда яңа комсомол билетлары тапшыра. Анда, фронтта, үзе Коммунистлар партиясенә керә.
...Полкка комдив Миңнегали Шәйморатов килгәч, комсорг белән дә сөйләшә, комсомолларның сугышчан уңышлары белән кызыксына. Хөсәен Зәйнулла улы күренекле генерал Шәйморатовны җылылык белән искә ала, аның солдат һәм офицерлар арасында зур хөрмәт казанган гаҗәеп гади, ярдәмчел кеше булуын сөйли иде.
Һәркем белә, сугыш – ул үлем белән янәшә йөрү. Хөсәен Зәйнулла улы өч ел эчендә күп кенә сугышчан дусларын, бик яхшы егетләрне югалткан. Гомере буе алар турында истәлекләрен саклый. Ворошилов янында барган сугышта Хөсәен Зәйнулла улы яралана, госпитальгә эләгә. Брянск янындагы госпитальдә, сугыш кызган чагында, булачак матур парга очрашырга насыйп була. Анда ул кара чәчле, чибәр, кыю фельдшер кыз Динә белән таныша.
1941нче елның августында Казан медицина мәктәбен тәмамлаганнан соң, Татарстаннан яшь кенә кыз сугышка китә. 1944 елда булган бу очрашу аларның язмышында хәлиткеч була. Алар өйләнешәләр, ләкин аларга тиз арада аерылышырга туры килә. Сугыш дәвам итә, һәм алар яңадан кайчан, кайда очрашачакларын, икесе дә белми иде. Госпитальдә дәваланганнан соң Хөсәен Зәйнулла улы сафка кайта, дивизия белән Люблин шәһәренә барып җитә.
1945 елның февралендә ул Смоленск шәһәрендә хәрби-сәяси училищега укырга барырга боерык ала. Шунда безнең герой көтеп алынган Җиңүне каршы ала. Ә аның хатыны – военфельдшер Динә, Берлин янында Җиңүне бәйрәм итә. 1945 елның азагында ул, демобилизацияләнеп, иренең әти-әнисе янына, Әлшәй районы Гәйнәямак авылына кайтып китә. Динә Гарип кызы 1941-1945 елларда эвакогоспиталь шәфкать туташы булып хезмәт иткән, медицина хезмәте лейтенанты булган. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Хөсәен Зәйнулла улы өчен хәрби хезмәт дәвам итә, ләкин инде Хәрби-диңгез флотында, Крондштатта. Туган иленә ул 1947 елда гына кайта.
Сугыштан соң фронтовик каһарманны туган колхозында бригадир итеп билгелиләр, аннары председатель итеп сайлыйлар. Аның җитәкчелегендә колхоз басуларында икмәк үстерәләр, яшелчә үстерәләр, зур колхоз бакчасы булдырыла, терлекчелек, кошчылык фермалары төзелә. Сугыштан соң Гәйнәямакта медпункт ачалар, мөдир булып Динә Гарип кызы билгеләнә. 11 ел дәвамында Хөсәен Саматов җитәкләгән Сталин исемендәге колхоз алдынгылар рәтенә керә һәм Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышларының бөтенсоюз күргәзмәсендә тәкъдим ителә. Яшелчәчелектәге уңышлары өчен Хөсәен Зәйнулла улы ВДНХ алтын медале белән бүләкләнә.
Абруйлы рәис 1955 елда Башкортстан АССР Югары Советы депутаты итеп сайлана. 70нче еллар башында Хөсәеновләр гаиләсе район үзәгенә – Раевка поселогына күченә. Хөсәен Зәйнулла улы район советы башкарма комитетында эшли. Динә Гарип кызы – район хастаханәсендә “ашыгыч ярдәм” фельдшеры һәм соңрак санэпидстанциядә эпидемиолог ярдәмчесе булып эшли.
Ир белән хатын ике чибәр кыз үстерәләр. Шуларның берсе Диләрә Хөсәен кызы әнисе юлыннан китә, ул Уфа шәһәренең 21нче шәһәр хастаханәсендә табип булып эшли, сәламәтлек саклау отличнигы дигән исемгә лаек була. Икенче кызлары Рушания – мәгариф отличнигы, башкала лицейларының берсендә директор урынбасары булып эшли.
Хөсәен Саматовка эшкә бирелгәнлек, намуслылык һәм кешеләргә карата сизгер мөнәсәбәт хас була. Ул районда зур абруй казана, җәмәгать эше алып бара, район ветераннар советы әгъзасы булып та эшли. Тормыш иптәше белән озак еллар бәхетле тормыш юлларын бергә үтәләр.
Без хөрмәтле якташларыбыз белән горурланабыз, аларны искә алабыз. Яңа туган буын Бөек Җиңү өчен гомерләрен жәлләмәгән каһарман, батыр ата-бабаларының исемнәрен, аларның батырлыкларын белергә тиеш. Без алар алдында мәңге бурычлы! Аларның исемнәре югалмас, онытылмас!
Гөлфия ГЫЙЗЗӘТОВА.
Әлшәй районы.