

Бу мәгълүмат, әлбәттә, Русия сәяси тормышында ачулы реакция уятты. Русия Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захарова үзенең Телеграм каналында болай дип язды: “Гитлерның идеологик варисларының һәм туры токымнарының русиялеләрне Җиңү бәйрәме чараларыннан куып чыгарырга җыенулары ачык мыскыллау булып тора.”
Кызганычка каршы, бу беренче очрак кына түгел. Мәсәлән, узган елның апрелендә Русиянең Германиядәге илчелеге концлагерь тоткыннарын азат итүнең 79 еллыгын искә алу чараларында безнең илнең рәсми вәкилләре катнашуын теләмәве турында хәбәр алды. Өченче ел рәттән Австрия хакимияте Русия вәкилләренә фашистлар концлагере Маутхаузенны азат итүгә багышланган рәсми чараларда катнашырга рөхсәт итмәде.
Тагын бер мисал: нацизм корбаннарына булышу максатыннан төзелгән “Хәтер, җаваплылык һәм киләчәк” немец фонды попечительләр советына Мәскәү һәм Минск әгъзалары керүен туктатырга булды.
Әлбәттә, монда мөһим рольне Көнбатышның идеологик һәм сәяси берләшүе уйный. Киевка булышу төп максат булып тора. Мәскәү белән теләсә нинди бердәмлек формасы (шул исәптән хәтер культурасында) турыдан-туры кире кагыла.Тарихи гаделлек турында искә алучы да юк. Җиңелүчеләрнең җиңүчеләргә таләп куярга маташуы көлкеле хәл, минемчә.
Әлбәттә бу күренешнең башка чагылышы да бар. 1945 елдан соң Германиядә сугыш хәтере культурасы ике аерым өлешкә бүленде. Элекке Германиянең көнчыгышында Германия Демократик Республикасы (ГДР) барлыкка килде, ул нацистлар мирасын кире какты, үзен социалистик антифашистик дәүләт дип игълан итте һәм СССРның тарихи сәясәте белән тулысынча килеште. Моннан тыш, ГДР делегацияләре Советлар Союзында узган рәсми тантаналарда һәм бәйрәмнәрдә даими катнаштылар. 1985 елда, Җиңүнең 40 еллыгында, ГДР җитәкчесе Эрих Хонеккер Мәскәүдәге парадта катнашты һәм төп кунакларның берсе булды. ГДРның үзендә 9 май шулай ук Җиңү көне буларак билгеләп үтелде, гәрчә СССРдагы кебек үк булмаса да.
Көнбатышта Германия Федераль Республикасы (ФРГ) барлыкка килде. ФРГ сәясәтчеләре һәм дәүләт җитәкчелеге Гитлер Рейхы һәм СССР Икенче бөтендөнья сугышы өчен бер үк җаваплылык тотарга тиеш дигән идеологияне алга сөрделәр. СССРның җиңүе, янәсе, Европага социалистик режим формасында “яңа ирек кысуы” китерде дип, капиталистик режимны акларга тырыштылар. Моннан тыш, ФРГ 1950-нче еллар башында НАТОга кушылды һәм салкын сугышта СССР белән Көнбатыш арасындагы конфронтациянең төп фронтларының берсе булды. Соңрак, 1990-нчы елда Германия берләшкәннән соң, ГДРның хәтер культурасы бөтенләй юкка чыгарылды. Яңа ФРГның сәяси сөйләме нигезе салкын сугыш чорында формалашкан Көнбатыш Германия практикасына әверелде.
Германия Тышкы эшләр министрлыгы чараларда Русиянең рәсми вәкилләре катнашуыннан курка, чөнки алар “истәлекле вакыйгаларны үз мәнфәгатьләре өчен куллана ала һәм Украина белән Көнбатыш мөнәсәбәтләренә зыян китерәчәк” дип уйлыйлар. Иң аянычы шунда, алар моңа башка ил халыкларын да ышандырырга тырышалар.
Русиянең Германиядәге илчесе Сергей Нечаев Германия хакимиятенең Европада Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга 80 ел тулу уңаеннан Германиядә уздырыла торган чараларда катнаштырмаска тырышуларына аңлатма бирде. Ул: “Мәскәү Җиңү көненә багышланган истәлекле чараларда катнашу өчен рөхсәт алуга мохтаҗ түгел”, дип ассызыклады. Хәзерге халыкара сәяси шартларда алар Русиянең төп союздашы булган Белоруссиягә төрле яла ягып, ялган хәбәр тарата башладылар. Ике союздаш дәүләтнең тарихны үзгәртергә юл куймавы саруларын кайната шул аларның. Көнбатыш илләренең күпләре фашизм золымын үз җилкәсендә татыса да, хәтерләре кыска булып чыкты. Бүген алар Украинада баш күтәргән фашист калдыклары ягында безгә каршы торалар. Бөек Җиңү көнен ничек булса да кимсетергә, каралтырга, оныттырырга тырышалар. Әмма безнең халык аны беркайчан да онытмаячак, чөнки бу сугыш ишек какмаган һәм кайгылы хәбәр алып килмәгән йорт бик сирәк.
Бүген Бөтендөнья сугышы елларында һәлак булган дистәләгән миллион кеше истәлегенә Русиядә һәм, фашизм белән аңнары томаланмаган дөньяның башка илләрендә бәйрәм чаралары уздырачаклар. Бу көнне Ватанны саклап гомерләрен биргән солдатларны гына түгел, сугыш вакытында нацистлардан зыян күргән тыныч халыкны да тирән кайгы һәм хәсрәт белән искә алалар. Һәйкәлләргә, мемориалларга, зиратларга (бу көнне күп кенә илләрдә исемсез, ташландык каберләр карала) барып, чәчәкләр салалар һәм күп еллар салачаклар әле. Чөнки безнең халык чын геройлары белән горурлана, аларның батырлыклары алдында баш ия. Батырларыбыз бүген дә һәйкәлләр булып калкып чыгалар.
2014 елдан алып безнең ил кырыс тышкы басым, ачык хәрби, икътисади, мәгълүмати каршылык шартларында яши. Җәмгыятебез Русия Президенты Владимир Путин тирәсендә берләште, аның ил иминлеген тәэмин итү, күпполярлы яңа дөнья формалаштыру линиясен хуплады. Донецк һәм Луганск халык республикаларында, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә референдумнар нәтиҗәләре буенча безнең уртак йортка – бөек Русиягә кайтты. Бу вакыйга тарихи гаделлек тантанасына әверелде.
Җиңү көне – безнең өчен иң кадерле, иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Инде 80 ел үтсә дә, аның әһәмияте һич кимеми, киресенчә, арта гына бара. Артык кыйммәткә төште шул безгә ул җиңүнең бәясе. Ул миллионнарның гомерен корбан итү бәрабәренә яулап алынды.
Вакыт үзенекен итә, Бөек Ватан сугышында катнашкан батыр каһарманнар сафы елдан-ел сирәгәя. Безнең гомум бурыч – үткәннәрнең истәлеген саклау, безнең белән бергә яшәүче фронт һәм тыл ветераннарын, Җиңү хакына һәлак булучыларның тол калган хатыннарын һәм гаиләләрен игътибар һәм хәстәрлек белән чолгап алу. Бүген инде тыл ветераннарыбызның сафы да сирәгәя бара. Еллар һәм тагын дистәләрчә еллар үтәр, ләкин 1945 елның 9 мае халык күңелендә, тарихта сакланачак. Чөнки без батырларыбызны онытмыйбыз һәм ХХ гасырның иң коточкыч сугышы корбаннары алдында баш иябез.
Кызганычка каршы, Украина дәүләтендә бүген бөтенләй башка манзара һәм ул күбрәк фашизм чәчәк аткан заманнарга кире әйләнеп кайтуны хәтерләтә. Бүген Украина хакимияте үзен Германия СССРга бәреп кергән вакытта тулысынча фашистлар яклы булмаганы өчен үкенгән сыман тота. Милләтчеләр һәм неонацистлар кулы белән ул халкын да шуңа инандырырга омтыла. Бүген анда үз ирекләре һәм хокуклары өчен көрәшергә тырышучылар – сепаратистларга, ә Русияне яклап авыз ачучылар халык дошманнарына әверелә дә куя. Болар барысы да Киевның җитәкче вазифаларын биләүчеләрнең фашизм яклы булуларын дәлилләп тора.
Хакимиятнең исәбе – үз халкын көчләп булса да үз сукмагына бастыру, тарихларын оныттыру, гомер бакый иңгә-иң терәшеп гомер кичергән күршеләреннән ваз кичтерү. Фашист ялчылары булып йөргән полицайларны Украина дәүләтенең милли геройларына әйләндерделәр. Дистәләгән миллион гаепсез халыкларны җәзалаган, концентрацион лагерьларда яндырган һәм үзләреннән соң меңнәрчә җимерек шәһәрләр һәм авыллар калдырган гитлерчылар һәм эсэсовчылар каберләренә чәчәкләр салалар, алар хөрмәтенә мемориаль такталар куялар. Боларны миллионнарча сугыш корбаннарының якты истәлеген мәсхәрә итү дип кенә бәяләргә була.
Фашизм идеологиясен алга сөргән милләтчеләр бүген Украина дәүләте белән идарә итә, үз халкын да жәлләми тупка тота, ирексезләп, Украина хәрби көчләре сафына бастыра һәм Русиягә каршы сугышка ташлый. Сугыш утына керергә теләмәүчеләрне атып үтерәләр. Моның өчен милләтче һәм неонацистлардан торган махсус отрядлар оештырдылар.
Бүгенге көндә Русия хәрби көчләре НАТОның 32 иле һәм аларның союздашлары булган якынча 20 ил белән көрәшә дип әйтеп була. Чөнки шул кадәрле илдән төрле хәрби техника һәм корал җыелып Украинага озатыла. Русиянең чит ил эшләр министры Сергей Лавров АКШ һәм аларның союздашлары, Украинага заманча кораллар тапшырып, “ставкаларны арттыруны дәвам итәләр”, әмма Русия махсус хәрби операциянең максатларына теләсә кайсы очракта да ирешәчәк, дип ассызыклады.
Бүген АКШны җитәкләгән Дональд Трамп, сугышны туктатуга ирешәчәкмен дип игълан итеп торса да, гамәлдә киресен эшли. 3 май көнне Симферополь шәһәренә 8 ракета җибәрелде. Аларны бары тик АКШ хәрби спутниклары ярдәмендә генә төбәп, старт биреп була. Шул ук 3 май көнне Пентагон Украин очучыларын хәзерләү өчен 350 миллион доллар бүленүе хакында белдерде. Европа илләре аша күпләп корал сату да дәвам итә. Тынычлык урнаштырырга теләгән кеше корал һәм спутник разведкасы белән ярдәм итәме соң? Германиянең дә яңа җитәкчелеге сугышчан сәясәтне алга сөрә.
Махсус хәрби операция игълан ителгәч тә, Башкортстанда тәүгеләрдән булып легендар 112нче башкорт кавалерия дивизиясе командиры, Русия Герое Миңнегали Шәйморатов исемендәге ирекле батальон оешып, Ватаныбыз сагына басты. Батальон сугышчылары, герой-якташыбыз кебек үк, нацизмга каршы батырларча көрәшә. Бүген барган сугыш та 1943 елдагы кебек, нәкъ шушы ук төбәкләрдә бара бит. Республикада оешып, бүген алгы сызыкта көрәшүче башка яугирләребез дә, Русиянең Оборона министрлыгыннан белдерүләренчә, Шәйморатов эзеннән атлап, хәрби бурычларын намуслы үтиләр, батырлыклар күрсәтәләр. Шулай булмый мөмкин дә түгел, алар Бөек Ватан сугышы батырларының оныклары бит. Җиңү безнең якта булачак. 1812 һәм 1945 еллардагы кебек. Башкача булуы мөмкин дә түгел.
Рәдиф ФӘТХИ.