Кушнаренко районындагы бәләкәй генә Түбән Сәет авылының данлыклы урыны – җир шарының параллель меридиан киселеше ноктасы – 55.55 бар! Шунда басып уйланган идем бер... Их, безнең Түбән Сәет авылының да сугыш ветераннары исемлеген булдырасы иде, 80 ел үткән, һаман юк бит...
Сугышка күпме яугир киткән, күпмесе кайткан? Герой булмасалар да, җиңү өчен көрәшеп, намус белән яшәгән, сугыштан кайтып колхозны торгызган, балаларга гомер биргән, шат күңел белән дөнья көткән эшчән ир-егетләр булган алар. Исемнәрен мәңгеләштерү, сугышта үлгәннәренең дә, исән кайтучыларның да – туган туфракта эзе калган һәр ветеранның рухын шатландыру, яшь буынга үрнәк алырлык чаткы өстисе килү теләге арткан саен артты. Бу эшне эшләр өчен юллар ачылсын, ярдәм итәрдәй кешеләр очрасын дип теләдем. Ничек белергә? Авылда бер ветеран калмады. Үзләре исән чагында сөйләтмәгәнбез... Хәзер барысы да мәңгелек йортта. Бу фикерне авылдашым Асия Сәмигулла кызына белдергәч, әлбәттә, эшне зиратка барып, каберлекләрне фотога төшерүдән башлыйбыз, диде. Ә күбесе туган авылына кайтып җитмәгән...
Эзләнә торгач, исемлек туплана торды, Асия апаны нык хөрмәт итәм, чөнки ул туган авылына файда күрсәтергә тырышып яши. Авыл урамына су торбалары суздыруны да башкарды, урман буенда “Саумысыз, авылдашлар” бәйрәме үткәргәндә дә аның ярдәмен тойдык. 2009 елда иске мәктәп янында шәҗәрә бәйрәме үткәргәндә дә булышты. Туган авылда йорт төзеп, нигезләрен ташламый кайтып йөрүе белән авылдашларга дәрт өсти.
Әле Түбән Сәет авылы бәләкәй генә булса да, моннан 130 еллар элек авыл бик зур булган. 896 кеше яшәгән, ике мәчете, бер мәдрәсәсе булган. Болар, әлбәттә, бер китапта да юк.
1920нче еллардан соң авылның саны кинәт 3/1 өлеш кими. Нигә? Ачлыктыр аның сәбәпләре... Кешеләр бәхеткә омтылып яши башлаганда, Бөек Ватан сугышы башланган, ул бик күп гомерләрне өзгән. Бер йорттан 4әр, 5әр кешене сугышка алганнар...
1975 елларда һәр йорт кыегына,бер гаиләдән ничә кеше сугышта катнашкан, шул санда кызыл йолдызлар куеп чыкканнар иде. Бәләкәй чакта шуларны санап йөри идек. Ә менә бүген, шул йолдызларны исем– фамилияләргә әйләндереп исемлеккә тезәбез. Без бу эшне бөтен авыл белән эшләдек! Һәркем гаилә архивында булган ветеран документларын барлап, хәтер яңартып, исемлеккә 159 кеше тупланды. 63 ветеран туган якка әйләнеп кайткан, 96 каһарман яу кырында ятып калган яки хәбәрсез югалган!
Сугыш ветераннарының исемлеген барлау җиңел түгел, эзләнергә кирәк. Халкым әнә нинди матур татар исемнәре йөрткән: Шахисолтан, Шахиҗиһан, Фазылбаян, Сәхибкәрам, Миңнемулла, Хәйрелвара, Тухбатулла, Сәетзада, Зөлкәрнәй, Мәмәлим, Сәлигаскар, Рәхмәтҗан!...
Горурланып карыйм: авылымның кыю йөрәкле кызлары да булган. Ике кыз үзләре теләп сугышка киткән. Алар хакында безгә беркем дә сөйләмәде. Ул заманда авыл клубында тематик кичәләр, очрашулар үтми иде.
Авылдашым истәлекләре белән бүлешеп: “Без бәләкәй чакта сугыштан яшел гимнастеркага орденнар тагып, башына пилотка киеп Фәүзия апа кайтты. И, чибәр иде, артыннан да калмый ияреп йөрдек, ул исемлектә бармы?” – дип сорады. Яшь чакта ук авылдан чыгып киткәннәрне, әнә шулай туганнары аша сорашып ачыкладык! Безнең авылда туган бит алар! Читтә яшәсәләр дә – авылдашлар! Безнең авылда туганнар бит!
Һәрберсе белән горурланырлык алар: Берлинга чаклы барып җитеп, Кызыл Йолдыз ордены тагып кайтучылар, Мәскәүдә 1945 елдан башлап 9 тапкыр парадта катнашучылар, Ленинград өчен, Курск дугасында көрәшүчеләр, Днепрны кичүчеләр, НКВД хезмәткәрләре...
“Минем әткәй гомер буе хәбәрсез югалганнар исемлегендә булды. Оныгым студент отряды белән Севастопольгә баргач, каберлектә әткәйнең фамилиясен күргән. Җан тартмаса – кан тарта! Туфрагын булса да алып кайтып бирде. Совет чоры кешеләре хәстәрләп җирләгән, исемнәрен ташка язган, кешене кадерсез итмәгән”, – ди авылдашыбыз...
“Минем шәҗәрәмдәге сугыш ветераннары” дигән тема белән Бакай мәктәбе коллективы алдында чыгыш ясарга бардык. Яшь буын кызыксынып тыңлады. Үзең янсаң, бала күңелен дә дөрләтеп була.
Авылның алты фамилиясен берләштергән Сөләйман мәзин нәселеннән 19 яугир яуда катнашкан. Аларның тормыш юлы белән А.С. Вәлишина таныштырды. Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр өчен улы, килене һәм ике оныгы белән “Вәлишиннар умарталыгыннан” дип язып, йөзләгән савыт бал тутырып җибәрә алар. Әйе, тәрбия алымнарының һәм ярдәмнең чиге юк!
9 май көнне Бөтен ил белән Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм иткәндә Түбән Сәетләр мәчеттә мәрхүмнәр рухына дога кылып, искә алачакбыз! Диварга батыр яугирләр, ватан сакчылары исемлеге элеп куелачак! Сөләйман мәзиннең 150 ел буе сакланган Коръән китабы мәчеттә урын алачак!
Ә әзер исемлек белән Бакай авыл советы хакимиятенә ветераннарга багышланган мемориаль тактаташ кую катлаулы булмас инде!
Резида САБИТОВА,
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.