1941–1945 елларда Яңа Мортаза авылының 76 ир-егете Бөек Ватан сугышында катнаша. Аларның 51е яу яланнарында һәлак була. 25 фронтовик туган илгә исән-сау әйләнеп кайта.
Утлы сугыш елларын үткән яугир Шамил Мисбах улы Еникеев 1925 елның 5 гыйнварында дөньяга килә. Туган авылында башлангыч, Иске Калмаш авылында җидееллык мәктәп тәмамлагач, колхозда эшли. Илдә сугыш башлангач, аны Уфага ФЗО мәктәбенә укырга җибәрәләр.
Шамилнең әтисе Мисбах Мифтах улы Еникеев 1902 елда туган. Ул Бөек Ватан сугышына 1941 августында китә һәм 1943 елның ноябрендә хәбәрсез югала. Әнисе бу югалтуны бик авыр кичерә, үзе вафат булганчы ирен көтә. Улы Шамилгә дә әтисенең кайда җирләнгәнен булса да белергә тырышырга куша.
1943 елның 19 февралендә Уфа шәһәренең Молотов районы хәрби комиссариаты аны хәрби хезмәткә чакыра. “Мин фронтка китәм, әни. Ышан, мин әтиемне эзләп табармын, зур яуларда җиңеп кайтырбыз”, – дип әнисен юатып, ант итеп китә Шамил фашистларга каршы алышка.
Шамил Мисбах улы 296нчы укчы полкы составында немец-фашист илбасарларына каршы авыр сугышларда катнаша. 1944 елның 21 июнендә Свирь елгасы аша беренче булып чыгып, ике фашист солдатын үтереп, иптәшләрен коткара. Бу батырлыгы өчен СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә “Каһарманлык өчен” медале белән бүләкләнә.
Алда язып үтелгән көнне барган каты алышта авыр яралана әтиебез. Аны хәтта инде һәлак булган, дип уйлыйлар. Әмма кешенең гомере тәмамланмаган, дөньялыкта җыяр ризыгы бетмәгән булса, сугышта да могҗизага тиң вакыйгалар буладыр, мөгаен. Аны якташыбыз, Чакмагыш районы кешесе күреп калып, танып ала һәм госпитальгә җибәрүне хәстәрләп, әтиебезнең гомерен саклап кала. Ни кызганыч, без ул коткаручының исемен белә алмадык, әмма күңелебез белән гомеребез буена рәхмәтле булып яшибез.
Шушы авыр җәрәхәтеннән әтиебез 1945 елның гыйнварына кадәр 1488 санлы госпитальдә дәвалана. Аягындагы ярасы берникадәр уңалып савыккач, 19нчы аерым төзелеш батальонында 1945 елның сентябренә кадәр слесарь булып йөри. 1945 елның җәендә ул хезмәт иткән полк Ерак Көнчыгышка озатыла. Шушы елның 9 августыннан 3 сентябренә кадәр япон гаскәрләренә каршы сугышларда катнаша. Шамил Мисбах улы бу яуларда кабат яралана. Сәламәтлеге буенча 1946 елның 2 апрелендә запаска чыгарыла. Аның сугышчан батырлыклары “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңгән өчен”, “Японияне җиңгән өчен”, Бөек Җиңүнең, СССР Кораллы Көчләренең юбилей медальләре белән дә билгеләнә.
Туган авылына кайткач, “Кызыл Октябрь” колхозында электрик булып эшли. Берникадәр вакыт атлар да карый. 1947 елда Ташкалмаш авылы кызы Мәскүрәгә өйләнә. Әниебез 1942 ел башында Иске Калмаш авылында комбайнчылар курсында укый. Биш ел дәвамында басу эшләрендә, иген җыюда катнаша ул. Тырыш хезмәте өчен “За доблестный труд” медале белән бүләкләнә. Ватан сугышы башлангач, Мәскүрәнең дә әтисе фронтка китә. Озак та үтми, ул каты яраланып кайта һәм, өч ай гына яшәп, вафат була. Хатыны Мөнәвәрә җиде бала белән тол кала. Мәскүрәнең комбайнчы булып эшләве жиде баланың тамагын туйдырырга мөмкинлек бирә, ачлыктан саклап кала.
Әти-әниебез Шамил белән Мәскүрә – Бөек Җиңүне якынайту өчен зур өлеш керткән ветераннар. Алар дүрт бала – өч кыз, бер ул тәрбияләп үстерделәр. Аларның һәркайсы тормышта үз урыннарын тапты. Үкенечкә каршы, әтинең гомере кыска булды: ул авыр чир белән көрәшеп, 1984 елда 59 яшендә дөнья куйды. Әниебез 93 яшенә җитеп, 2017 елда бакыйлыкка күчте. Алар турында якты истәлек күңелләребездән беркайчан да җуелмый. Без гомеребез буе аларга лаеклы, безнең өчен күңелләре тыныч булырлык итеп яшәргә тырыштык. Әле дә бик еш кына аларның сүзләрен, киңәшләрен искә алабыз.
Яңа Мортаза – бик тә уңган, булдыклы, Ватанына тугры, туган җирен яратучы, аның белән горурланучы халык яши торган авылларның берсе. Әти-әниебез Мәскүрә һәм Шамил Еникеевларның да тормыш юлларын булдыклы кешеләр, күпләргә үрнәк булырлык кешеләр юлы, дип әйтер идем мин.
Гөлҗиһан МӘКЪСҮТОВА.
Чакмагыш районы, Яңа Мортаза авылы.