АТА-БАБАЛАРЫБЫЗ РУХЫ РӘНҖЕМӘС

Украина җирендә Русия иминлеге өчен каты сугышлар бара. Өч ел инде безнең халык илебез тарихына мәңгелеккә язылачак батырлыклар эшли. Җиңүне якынайтыр өчен тылдагылар да кул кушырып утырмый.

АТА-БАБАЛАРЫБЫЗ РУХЫ РӘНҖЕМӘСАТА-БАБАЛАРЫБЫЗ РУХЫ РӘНҖЕМӘС
АТА-БАБАЛАРЫБЫЗ РУХЫ РӘНҖЕМӘС

Һәрбер республика я өлкәдә, районда, авылларда волонтерлык хезмәте өзелми. Һәркем үз көчен салырга тырыша. Шуларның берсе – элекке укучым Илшат Җәләлов. Ул фронтка, дусты Илдар Батыршин белән бергәләп, Даян Мурзин исемендәге 1нче Башкорт батальонына (мотоукчылар) атап УАЗ машинасы, квадраткоптер һәм башка кирәк-ярак озаткан.

Аның әтисе Бөек Ватан сугышы вакытында Днепр, Днестр, Прут елгаларын кичкән. Кривой Рог, Кременчуг, Харьков шәһәрләрен фашист-лардан азат итүдә катнашкан. Совет солдатларына каршы сугышкан украин милләтчеләре белән дә алышырга туры килгән. “Әткәй шул вакытта фашист калдыкларын кырып бетермәгән икән, бүген шуларны юк итү – безнең заман кешеләренә төшкән бурыч, ә без сугышчыларга ярдәм итмәсәк, ата-бабаларыбызның рухын рәнҗетү булыр иде“, – ди Илшат Әхмәтзыя улы. Язмамда аның әтисе турында сөйләргә исәбем.

... Сугышка Әхмәтзыя Закир улы Җәләлов унсигезен тутыргач үз теләге белән китә. 1942 елның 3 апреле була ул. Башта Алкинода кече офицерлар әзерли торган курсларда укый. 1942 елның 22 августында аларның взводын фронтка җибәрәләр. Юлдагы ара-тирә йокымсырап киткән минутларда күргән ике төш аңа гомере буе тынычлык бирми.

Солдатлар Курянск станциясеннән Харьковка кадәр 400 чакрым күбесенчә җәяү баралар. Тик 1943 елның 11 мартында ул шәһәрне вакытлыча калдырырга туры килә. Ә 7 июньнән Курск дугасында яуга күтәрелеп, Белоколодец, Волчанск, Портянкино авылларын азат итәләр. Менә шушы вакытта яраланып, кыр госпиталендә ятып чыга ул. Дәваланганнан соң аны Ворошилов өлкәсендәге Корсунов-Шевченко группировкасына җибәрәләр. Анда яраланып, 1943 елның 22 ноябрендә әсирлеккә эләгә. Чамалап алып, лейтенант погоннарын җиргә күмәргә өлгерә, чөнки командирларны немецларның аеруча интектергәннәре, шунда ук атып үтергәннәре һәркемгә билгеле. Аларны көнбатышка табан алып китәләр. Аны бер адәм белән бергә бәйләп алып баралар. Конвой белән. Ычкынырмын димә. Гомере буе Әхмәтзыя абзый эт яратмый, чөнки әсирлек чорында фашистларның үз этләрен көчсезләнгән әсирләргә ташландырганы хәтеренә уелып калган. Ул этләр кешеләрне үтергәнче чәйнәп бетерә торган була.

Бервакыт аз гына булса да ашарга ризык сыман әйбер таратканда бомбага тота башлыйлар. Шулвакыт Әхмәтзыя Днепр елгасына сикерә. Иптәше Фәвис – аның артыннан. Ләкин конвоир пулясы дустының гомерен өзә. Ә Әхмәтзыя абый исән кала. Берникадәр я шуышып, я үрмәләп бара торгач, утын төягән арба сөйрәгән олы яшьләрдәге бер хатын килеп чыга. Ачтан как сөяккә калган адәмне ул өендә тәрбияли.

Хәл җыйгач, алга атлый солдат. Ике көн баргач, үзебезнекеләргә тап була. Командирга дөресен сөйләп бирә. Ләкин әсирлектә булганнарга карата мөнәсәбәт сугыш чоры кануннары буенча була! Сугышның ахырына кадәр лейтенант дәрәҗәсендә түгел, рядовой буларак хезмәт итәргә туры килә аңа. Фронтның алгы сызыгында – Яссы-Кишиневский төркемендәге запас полкта хезмәт итә. Аңа агач мылтык бирәләр, һәм ул алгы рәттә барырга тиеш була. “Йөгерәсең, “Ура!” дип кычкырасың! Ә пулялар колак төбендә генә сызгыра. Иптәшләр егыла, ә мин алга чабам”, – дип сөйли иде үзе.

1944 елның 22 августында Прут елгасындагы сугышларда тагын бер кат яралана.

Икенче төшнең мәгънәсе болай: әсирлек вакытында икәү генә качып котыла. Димәк, дөядән качкан ике кешенең берсе – сугыштан туган авылына әйләнеп кайткан Әхмәтзыя абзый. Ә аның иптәшенә исән калырга язмаган була. Бу 1945 елның 14 апреле була.

– Без авыр сугыштык. Дошман көчле, акыллы, хәйләкәр иде. Аларда танклар, самолетлар, башка техника күп иде. Ләкин без аларны җиңдек, – дип сөйли торган була ул.

Без, аларның ул-кызлары, оныклары яхшы беләбез: Русия халкы бердәм, ныклы һәм аның рухы көчле!

...Сугыштан ул таякка таянып кайтып керә. Беренче төше дә юш килә: янбашына снаряд ярчыгы тия. Аңа операция ясау бик катлаулы булып чыга. Табиблар җыелып, операция турында сөйләшкәндә-киңәшләшкәндә: “Әгәр ярчыкны алсак, арка мие зарарланачак. Яралы я үләчәк, я гомергә йөри алмаячак,” – диләр. Ярчыкны калдырырга дигән карарга киләләр. Шулай итеп, янбашындагы фашист ярчыгы белән гомере буе яши ул. Яраланган вакытта бик күп кан югалта. Әллә ничә кеше, шул исәптән, шәфкать туташлары да канн бирә үзенә.

Сугыштан кайткач, иптәше Мөсәппиха апа белән 11 балага гомер бирә алар. Бүгенге көндә сигезе исән. Бу якты дөньядан киткәнче ул төпчек улына (Илшатка) белем бирергә өлгерде. Уфада төзелеш техникумын тәмамлады, аннан – нефть университетын. Озак еллар инде җитәкче вазифасын башкара. Гаиләсе белән Туймазыда яши. Башка балалары да ким-хур түгелләр. Тирә-якта абруй казанган кешеләр. Оныкларына кадәр – һәммәсе башкалар өчен үрнәк булырлык.

Сугыштан соң Әхмәтзыя абзый хисапчылар әзерли торган курсларда укый. Авырткан аягы белән авылда нинди эш эшләрмен, дигәндер инде. Башлы, зиһенле булган, аның өстенә үз көченә дә ышангандыр, күрәсең. Укуын тәмамлагач, Кандрадагы хөкүмәт банкында кассир булып эшли. Аннан соң колхозда весовщик булып та эшли.

Ни гаҗәп, әти-әнисендә дә, балаларында да җыр-моңга хәвәслек зур. Өздереп тальянында уйнады, матур җырлады да Әхмәтзыя абый. Элекке заманнарда ветераннарны мәктәпләргә төрле чараларга еш чакыралар иде. Башкалардан аермалы буларак, сугыш хатирәләрен түкми-чәчми сөйләп бирә торган була ул.

Бөек Ватан сугышы белән әле барган махсус операциянең охшаш яклары турында күп сөйләнә. Бу чынлап та шулай. Теләсә кайсы сугыш беренче чиратта кеше язмышларын катгый үзгәртергә һәм челпәрәмә китерергә сәләтле. Бу язмамда мин бер гаилә тарихы турында гына бәян иттем. Ә алар илебездә йөзләгән, меңләгән, миллионлаган исәптә...

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА.

Туймазы районы,

Кандра авылы.

Автор:Гүзәл Гаянова
Читайте нас