Тактик медицина меңнәрчә кешенең гомерен саклап калган

Җиңү көне алдыннан тактик медицина буенча патриотик марафон уза.

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Уфада Җиңү көне алдыннан тактик медицина буенча мәгариф-патриотик марафон уза.

Вузара кампус резиденты, Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының Башкорт дәүләт медицина университеты 5 майдан 7 майга кадәр “Тактик медицина: Җиңүдән Җиңүгә” мәгариф-патриотик марафон уздыра. Тантаналы ачылышка студентлар, практика узучы табиблар һәм мәктәп укучылары җыелды.

– Илебездә сугыш ачысы кагылмаган һәм туганнары Бөек Ватан сугышын узмаган бер генә гаилә дә юк. Мин бүген бик күп яшь студентларны күрәм, алар елмая, көлә, ә ул вакытта, 80 елдан артык элек, яшь егетләр һәм кызлар шулай ук хыялланганнар, көлгәннәр, киләчәккә планнар корганнар, әмма фронтка киткәннәр, – дип сәламләде катнашучыларны Башкортстанның Фән һәм югары белем бирү буенча дәүләт комитеты рәисе Светлана Мостафина.

Беренче ике көндә марафонга бөтен республикадан 200дән артык медицина сыйныфы укучылары килде. Марафонны программасында – ачык дәресләр, тактик медицина һәм беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класслар, Бөек Ватан сугышы чорындагы полкның бәйләү пунктын реконструкцияләү, хәрби-кыр кухнясы, студентларның иҗат берләшмәләренең концертлары. Балаларга җәрәхәтләр вакытында ничек нәтиҗәле һәм дөрес эш итәргә кирәклеге турында сөйләделәр, медицина белән тәэмин итү чараларын эшелонлаштыру составы буенча мәсьәләләрне тикшерделәр, БДМУның студент отрядлары эше белән таныштырдылар.

Хәзерге заман тактик медицинасы – ул экстремаль шартларда: сугыш кырында, гадәттән тыш хәлләр зоналарында, һәлакәт нәтиҗәләрен бетергәндә эшләргә сәләтле белгечләр әзерләүнең аерылгысыз өлеше. Аның Бөек Ватан сугышы елларында салынган нигезләре меңнәрчә кешенең гомерен саклап калды һәм хәрби-кыр һәм ашыгыч медицина үсеше өчен нигез булды, ди марафонны оештыручылар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас