

Ил Президенты Владимир Путин Башкортстанның Аскын районы Кушкүл авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Наҗия Галинурованы 95 яшьлек юбилее белән котлаган.
Русия Президентыннан һәм республика җитәкчесеннән котлау открыткаларын һәм бүләкне тыл хезмәтчәненә авыл биләмәсе башлыгы Илгиз Васфиев тапшырган. Наҗия Галинурованы “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел” уңаенна юбилей медале белән дә бүләкләгәннәр.
Наҗия Садрислам кызы сугыш елларында авыр хезмәт юлы үтә: колхоз кырларында эшли, бозаулар карый, сыер сава. Яшь чагында авылдашлары белән бергә Свердловск өлкәсенең торф сазлыкларында эшли.
Ул алты балага гомер бүләк итә. Бүген аның 18 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар. Әнисен кече кызы Флида карый. Калган якыннары да аның янына еш килеп, хәстәрлек күреп тора, диләр район хакимиятендә.