“Үлемсез полк”та ничек катнашырга?

Үлемсез полк” акциясе 9нчы майда узачак.

“Үлемсез полк”та ничек катнашырга?“Үлемсез полк”та ничек катнашырга?
“Үлемсез полк”та ничек катнашырга?

Быел Уфада, шулай ук Башкортстанның барлык район-шәһәрләрендә “Үлемсез полк” акциясе узачак. Башкалада 200 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә. Соңгы тапкыр тулы масштаблы форматта йөреш 2022 елда узды, ул вакытта Уфадагы чарада – 172 мең кеше, ә Башкортстан буенча барлыгы 480 мең кеше катнашты.

Чарада туганын – армия һәм флот ветеранын, партизанны, тыл хезмәтчәнен, концлагерь тоткынын, блокадникны, сугыш чоры баласын, Русия һәм башка дәүләтләр территориясендә хәрби һәм хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәрне – хөрмәт итүче һәркем катнаша ала. Моның өчен фотосурәте һәм исеме белән ике яклы транспарант ясарга һәм 9 майда урамга чыгарга кирәк.

Уфада төп колонна Октябрь проспекты буенча узачак. Тезелү 9нчы майда 10.00 сәгатьтә Галле урамындагы чаттан СССРның 50 еллыгына кадәр участокта башлана. Колоннаны формалаштыру өчен сигнал Юрий Левитанның сугыш башлануы турында чыгышы һәм Бөек Ватан сугышы гимны булачак.

Тезелү бер сәгать вакытны ала. Сугыш елларында военкоматлар аларны хәрби частьларга озатыр алдыннан мобилизацияләнгән резервистлар арасыннан отрядлар җыю һәм формалаштыру өчен шул кадәр вакыт биргән.

11.00 сәгатьтә “Бер минут тынлык” гомумхалык чарасы узачак.

11.12 сәгатьтә Юрий Левитанның чыгышы яңгырый, аннары Лев Лещенко башкаруында "Җиңү көне" җыры башкарыла. Бу йөрешнең башлануын аңлата. Маршрут Уфаның Кольская урамына кадәр бара, бу – якынча 4,5 километр ара.

Исегездә тотыгыз: бу участокларда җәмәгать транспорты йөрмәячәк, җәяү барырга туры киләчәк, шуңа иртәрәк чыгыгыз!

#Победа80

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас