“Җиңү утын саклыйбыз”

Башкортстан “Җиңү утын саклыйбыз” Бөтенрусия акциясенә кушылды.

“Җиңү утын саклыйбыз”“Җиңү утын саклыйбыз”
“Җиңү утын саклыйбыз”

Бүген, 6 майда, Чакмагыш районына эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Җиңү утын саклыйбыз” Бөтенрусия акциясе кысаларында Мәңгелек утны кабызу тантанасында катнашты. Чара Чакмагыш авылының Җиңү паркында узды. Анда Бөек Ватан сугышы һәм кораллы конфликтлар ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, республиканың җәмәгать эшлеклеләре җыелды.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына масштаблы проектны Русия Президенты Владимир Путин инициативасы белән “Газпром” җәмгыяте гамәлгә ашыра. Акция 2025 елның февралендә Алтай республикасында старт алды. Компания ярдәме белән тоташ ил буйлап 130дан артык “Мәңгелек ут” мемориалын газ белән тәэмин итүгә тоташтырачаклар. Алар арасында яңа комплекслар да бар.

Чакмагыш авылына Мәңгелек утны Уфаның Җиңү паркыннан алып килделәр. Элек Хәтер уты сыекландырылган газда эшләгән. Аны даими газ белән тәэмин итүгә күчерү өчен Мемориаль комплекска газүткәргеч сузганнар, яңа яндыргыч җайланма урнаштырганнар, постаментны тәртипкә китергәннәр.

Төбәк җитәкчесе халыкны истәлекле вакыйга һәм якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады.

– Бүген тоташ ил буйлап Мәңгелек утлар кабына. Без Чакмагышка илебезнең иң мөһим бәйрәме – Җиңү көне алдыннан җыелдык. Безнең бөтен илебез сугышты. Чакмагышка районы турында әйткәндә, 10 меңнән артык кеше фронтка киткән. Аларның алты меңе кайтмаган: һәлак булган, хәбәрсез югалган. Чакмагыш җире өч Советлар Союзы Героен, Дан орденының тулы кавалерын бүләк итте. Бу көннәрдә дә, махсус хәрби операция вакытында да, Чакмагыш районы сугышчылары үз бурычларын лаеклы үтиләр. Без алар өчен дога кылабыз, аларга рәхмәт әйтәбез һәм, әлбәттә, исән-сау өйгә кайтуларын көтәбез. Без Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операциядә һәлак булганнарны искә алып, баш иябез, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Мәңгелек утның аерым әһәмияте бар. Бу – хәтер һәм хөрмәт, ул – Җиңү символы. Барыгызны да якынлашып килүче Җиңү Көне – иң мөһим бәйрәмебез белән котлыйм. Барыгызга да тынычлык, игелек һәм иминлек телим.

“Газпром межрегионгаз Уфа” җәмгыяте генераль директоры Альберт Локманов та сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

– “Газпром” компаниясе Бөек Ватан сугышы еллары ветераннары һәм бүген махсус хәрби операция зонасында Ватанны саклаучылар истәлегенә масштаблы проектны гамәлгә ашыра, – диде ул. – Сезне якынлашып килүче Җиңү көне белән котлыйм, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим.

Бөек Ватан сугышы ветераны Газизҗан Игдислам улы Исламовның оныгы, спортчы-паралимпияче Рөстәм Нәбиев та барысын да якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләде.

Мәңгелек утны кабызу хокукы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның туганнарына бирелде. Алар – бабасы Габдрахман Ениикеев Мәскәүне саклауда катнашкан Чакмагыш районы Ветераннар советы рәисе Идгар Ениикеев, Дан орденының тулы кавалеры Шәйхелислам Салиховның кызы Флүрә Салихова, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны Мөбарәк Мостафинның оныгы, Чакмагыш гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы Нияз Мостафин.

Аннары чарада катнашучылар сугыш кырларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Башкортстан Башлыгы һәм мөхтәрәм кунаклар Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

Радий Фәрит улы илебез тарихын һәм Ватан геройларын хөрмәт итүнең тарихи традицияләренең әһәмиятен ассызыклады.

– Мәңгелек ут – хәтер символы, ул яшьләрне тәрбияләүдә дә зур әһәмияткә ия, – диде ул.

Аның әйтүенчә, безнең республикада 2 меңнән артык мемориаль комплекс бар. 9 майга аларның барысын да тәртипкә китерергә тырышканнар.

“Җиңү утын саклыйбыз”
“Җиңү утын саклыйбыз”
“Җиңү утын саклыйбыз”
“Җиңү утын саклыйбыз”
“Җиңү утын саклыйбыз”
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас