

Уфада югары уку йортлары студентлары Җиңүнең җиңел атлетика эстафетасында катнаштылар.
Уфа хакимияте, шәһәрнең Физик культура һәм спорт идарәсе һәм “Молодежная газета” редакциясе оештырган 76нчы җиңел атлетика эстафетасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.
Киеренке көрәштә беренче урынны Уфа дәүләт нефть техник университеты командасы алды. “Көмеш” – Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты командасында. “Бронза” Башкорт дәүләт аграр университетына эләкте.
– Без бу эстафетаны беренче тапкыр гына отмыйбыз, – ди Нефть университеты командасы тренеры Ринат Таҗетдинов. – “Алтын” Җиңүнең 70 еллыгы һәм 75 еллыгында да безнеке булды. Бу юлы барысы да җиңел генә булмады... Безнең гадәттә беренче этапта йөгергән лидер кызыбыз җитди җәрәхәт алды һәм чыгыш ясый алмады. Аны алыштыру авыр мәсьәләгә әйләнде. Ярты эстафетада без призерлар рәтендә дә түгел, ә дүртенче урында бардык. Ләкин соңыннан эшкә безнең “тяжеловеслар” – Эдуард Батыршин һәм Константин Филанов кушылды. Егетләр безне алга тартып чыгардылар. Нәтиҗәдә – җиңү!
– Без яхшы чыгыш ясадык, әмма көндәшләр көчлерәк булып чыкты. Киләчәктә ныграк тырышырбыз! – диде Физик культура институты студенты, Педагогия университетының җиңел атлетлар капитаны Арслан. – Дөресен әйткәндә, команда өчен борчылу үзеңә йөгерүгә караганда катлаулырак булды. Мин беренче этапларның берсендә катнаштым, ә аннары составлар арасындагы киеренке көрәшне күзәттем – хис-кичерешләр искитмәле!