

Бүген, 6 майда, Уфада Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган 76нчы җиңел атлетика эстафетасы уза. Ул Уфа хакимияте, шәһәрнең Физик культура һәм спорт идарәсе һәм “Молодежная газета” редакциясе призларына оештырылды.
Спорт чарасын ачу һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасыннан соң йөгерүләр башланды. Ярышларда мәктәп укучылары, студентлар һәм теләге булган һәркем катнаша. Эстафетаны алып баручы Алексей Радченко ачты:
– Бүгенге бәйрәм халкыбызның Ватан сугышында Бөек Җиңүе хөрмәтенә үткәрелә. 80 ел элек илебез бөтен дөнья өчен хәлиткеч җиңүгә иреште. Еллар узган саен көндәлек мәшәкатьләр артында күп нәрсә онытыла, әмма тарихта халык хәтереннән юкка чыга алмаган даталар бар. Бөек Ватан сугышы бөтен дөньяга совет халкының ихтыяр көченең никадәр нык булуын, солдатларыбызның батырлыгын һәм ныклыгын күрсәтте.
Уфа хакимиятенең физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Егор Сорокин 80 ел элек илгә Җиңү китергән ветераннарга рәхмәт белдерде:
– Бүгенге көндә фашизмга каршы көрәшүче һәм безнең гамәлләребезнең дөреслеген исбатлаучы МХО катнашучыларына да рәхмәтебезне белдерәбез. Без тылда кулдан килгәнчә ярдәм итәбез, гуманитар ярдәм җибәрәбез һәм җиңүгә ышанабыз.
“Молодежная газета”ның баш мөхәррире вазифасын башкаручы Алсу Муллахмәтова, ярышларда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, болай диде:
– Бу эстафета – гади генә чара түгел. Бүген сез 80 ел элек Ватаныбызны саклап калучылар даны өчен йөгерерсез. Һәм, әлбәттә, махсус хәрби операциядә катнашучылар даны өчен. Бу спорт чарасы күптән көтелгән җиңүне якынайтачак уртак догабыз булсын!