“Эстафета – Җиңү яулаучыларга рәхмәт белдерү мөмкинлеге”

Уфа көллиятләре студентлары легендар Җиңү эстафетасында катнашты.

Бүген, 6 майда, Уфаның Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган 76нчы җиңел атлетика эстафетасы узды.

Ярышларда спорт ветераннары, мәктәп, колледж һәм югары уку йортлары укучылары, кадетлар, эшләүче яшьләр һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар катнашты.

Уфа эшкуарлык, экология һәм дизайн көллияте студенты Элина Хәбибуллина эстафетада беренче тапкыр катнаша һәм җиңүгә өметләнә. Аның өчен үз дистанциясен йөгереп чыгу кыен булмаячак, чөнки ул беренче сыйныфтан ук җиңел атлетика һәм полиатлон белән шөгыльләнә.

– Җиңү эстафетасы бик мөһим, мин анда катнаша алуыма шатмын. Чөнки бу – спортны үстерү генә түгел, илебез өчен көрәшкән ветераннарны һәм сугышта һәлак булганнарны искә алу да, – ди Элина.

Уфа ягулык-энергетика көллияте студенты Елизавета Бочкарева Җиңү эстафетасында инде беренче ел гына катнашмавы турында сөйләде.

– Бу – безнең көллият өчен традиция. Ел саен катнашырга тырышабыз. Сугыш турында һәм безнең азатлык өчен көрәшүчеләр турында истә тоту мөһим. Минем өчен Җиңү – календарьдагы дата гына түгел. Бу батырлык, ныклык, корбанлык символы. Эстафета – аларга рәхмәт белдерү мөмкинлеге ул, – ди студент кыз.

Исегезгә төшерәбез, әлеге чара Уфа хакимияте, Уфаның физик культура һәм спорт идарәсе һәм “Молодежная газета” редакциясе ярдәмендә уза.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас