105 яшьлек ветеран Мөсәйрә Фатыйхова йорты янында парад узды

Сталинград сугышында булган, гаҗәеп язмышлы ветеран ул. 

https://vk.com/ufahttps://vk.com/ufa
https://vk.com/ufa

Уфада 105 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Мөсәйрә Фатыйхова йорты янында парад узды.

Аны котларга Уфа мэры Ратмир Мәүлиев, Калинин районы башлыгы Газизҗан Әхмәтҗанов, Уфа шәһәр Советы депутатлары, махсус хәрби операция ветераннары килде.

Мөсәйрә Фатыйхова фронтка 1942 елның май башында республикабыздан беренче ирекле комсомол эшелоны составында китә. Алар туп-туры Сталинград сугышына барып керә. Мөсәйрә Ногман кызы зенит-артиллерия полкының сугышчан расчеты приборчысы, артиллерия батареясының комсоргы, “Бей врага!” гәзитенең хәбәрчесе, элемтәче, телефонистка, наводчица була. Ул үз гомерен куркыныч астына куеп, Дон аша кабель тартып, төн эчендә штаб белән элемтәне тергезә.

Күп бүләкләре арасында III дәрәҗә Дан ордены һәм “Сталинградны саклаган өчен”, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне Җиңгән өчен” медальләре бар. Сугыштан соңгы чорда рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 2023 һәм 2024 елларда Мәскәүдә Җиңү парадында катнаша.

Ветеранны котлап, Уфа кадетлар корпусында, 78нче һәм 157нче мәктәпләрнең кадет сыйныфларында, 53нче мәгариф үзәгендә тәрбияләнүчеләр ишегалды буйлап парад белән үтте. “Катюша” һәм “Синий платочек” җырлары яңгырады.

– Ватанны яратыгыз, ул берәү. Туган ягыгызны – Башкортстанны да яратыгыз. Тарихны онытмагыз, үзегездә патриотлык хисләре тәрбияләгез, шушы рухта яңа буыннар үстерегез, үзегезне хөрмәт итәргә һәм дошманга бирелмәскә өйрәтегез, – диде Мөсәйрә Фатыйхова. – Җиңүчеләрне хөрмәт иткәнегез һәм онытмаганыгыз өчен рәхмәт.

Ветеранга бүләкләр һәм чәчәкләр бирделәр. Мөсәйрә Ногман кызы Ратмир Мәүлиевка 2024 елда басылган шигырьләр җыентыгын тапшырды һәм бер шигырен сөйләп ишеттерде.

– Ветераныбыз 105 яшендә матур итеп шигырь сөйләде. Ватанга мәхәббәт турында искә төшерүче кешеләр белән аралашканда гаҗәеп энергия аласың. Безнең изге бурычыбыз – хөрмәт һәм хәстәрлек күрсәтү. Ветераннарыбыз янында без һәрвакыт балалар һәм оныклар булып калабыз, – диде Ратмир Мәүлиев.  

Әйткәндәй, без дә быел Мөсәйрә Ногман кызы белән очраштык. Аның белән интервьюны "Өмет"нең яңа санында укый аласыз. 

#Победа80

https://vk.com/ufa
https://vk.com/ufa
https://vk.com/ufa
https://vk.com/ufa
https://vk.com/ufa
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас