

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында республикада 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына багышланган мемориалларны, һәйкәлләрне һәм обелискларны тәртипкә китерү һәм ремонтлау эше оештырылган.
Башкортстан Республикасы территориясендә шундый 2 мең 381 объект исәпләнә, бүгенге көнгә аларның 1 меңенә агымдагы һәм капиталь ремонт ясалган.
13 муниципалитет Урындагы башлангычларга ярдәм программасы кысаларында һәйкәлләрне ремонтлау чараларын гамәлгә ашырырга ниятли. Эшләрне ел дәвамында башкару планлаштырыла.
Бу хакта Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры И. А. Голованова Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәлләрне һәм мемориалларны төзекләндерү һәм карап тоту мәсьәләсе буенча докладында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика белән идарә итү үзәгендә (ЦУР) үткәргән оператив киңәшмәдә сөйләде.