Шаһидә Шәйхлислам кызы һәм Мостафа Хәмәтзаир улы Заһировлар гаиләсендә сигез бала дөньяга килә. Әмма кечкенә чакларында нарасыйлар чиргә бирешеп, якты дөньяны калдыралар. Өч малай, бер кызлары исән-сау үсә. Авыл җирендә, гадәттәгечә, кечкенә чакларыннан кул арасына кереп, хуҗалыкта булышалар.
Бөек Ватан сугышы башлану белән ир-атлар фронтка китә. Колхоздагы җитди эшне алып бару хатын-кызлар һәм балалар иңнәренә төшә. Гаиләдәге өлкәннәре тәүгеләрдән булып төрле эшкә кушыла. Басуда печән җыю, урак уру... Үсмерләр көче җитәрдәй бар эшкә дә җәлеп ителәләр. Әтисе һәм Асия, ике атны җигеп, Куяды станциясенә дәүләткә колхоз ашлыгын илтеп тапшыралар. Бераздан болын печәнен Куядыга илтергә әмер була. Арык атта Тәтешле районы Акбулат авылына печәнне чак китереп җиткерәләр. Койма яңгырлар булганга, бер хуҗа йортына печәнне өеп торалар. Атлары хәлсезләнеп үлә. Кушылганны үти алмый кайтырга мәҗбүр булалар. Авыр булса да, сынатмаска тырышалар. Бик борчылалар, тик бәхетләренә ат, печән өчен түләтмиләр. Заготовитель булып эшләгән әтисе Мостафа Хәмәтзаир улы авылда җыелган 6 мең данә йомырканы Борайга илтеп тапшырырга тиеш була. Йомырканы салам белән аралаштырып ат арбасына төйиләр. Бәйләнеп куелган бау арбада селкенеп барганда чишелә, һәм йомыркалар чәлпәрәмә килеп ватылалар. Бавын даими тикшереп торырга кирәк булганын белмәгән була. 6 мең йомыркадан нибары 6 данәсе генә ватылмый кала. Ватылганнары өчен өйдә булган әйберләрен сатып түләргә туры килә.
Әтиләре ФЗОга алынган елда бакчада бәрәңге уңышы нибары бер табак кына җыелганы кызның хәтерендә уелып кала. Юклык чорында юкә каерысы, әрекмәннән шулпа пешереп, яз черек бәрәңге җыеп, кәлҗемә әзерләп көн итүләрен онытасы юк. Һәр бала колхозда эшләп җиңүне якынайтканын белә. Бу көн җиткәне иң зур бәйрәмдәй күңелендә саклана.
Кызны 1945нче елда Дүртекәй фермасына эшкә тәгаенлиләр. Сарыкларын тәрбияләп, кызганып каравы нәтиҗәле була. 100 сарыктан 120 бәрән ала. Колхоз җитәкчелеге Асия Мостафа кызына хезмәт казанышын хуплап 4 бәрәнне бирә. Гаиләдә киңәшләшеп, бәрәннәрне үстереп бозауга алышалар. Бераздан бозауны үстереп, сыер карый башлыйлар.
Яшьлекнең үз кануннары. Асия 1950нче елда Текән авылы егете Суфиян Галәветдин улына кияүгә чыга. Гаиләдә сабыйлары Гөлфирә туа. Бәби туып күп тә үтми, хатын-кыз эшкә чыгарга тиеш. Таләпләр ныклы. Бианасы килен белән сорауларны уртага салып сөйләшми. Бәби багарга, калдырырга читен буласын аңлап, Асия янә ата-ана йортына кайта. Колхозда төрле эштә эшли, бригадир нәрсә куша – шунысын башкара. Асия Мостафа кызы янә бәхетен сынап карарга була. Алар Иске Яхшый авылы ир-егете Дәүли Галиәскар улы белән гаилә корып яши башлыйлар. Бәби көткән чакта гаилә башлыгы закон бозып төрмәгә эләгә. Xатын янә туган авылына кайтырга мәҗбүр була. Уллары Фәрдүс дөньяга килә. Әти-әнисе балаларын тәрбияләп үстерүдә булыша. Өс киемен хәстәрләү өчен кулакча кирәк булгач, Асия Мостафина Свердловск өлкәсендә торф чыгаруда эшли. Ял вакытында поездда Себер якларына барып, землянкада торып, берничә көн кунып сазда мүк җиләге җыеп, базарда саталар...
1961нче елда савучы булып хезмәт юлын дәвам итә. Сәйтәк авылы җәйге лагеренда "Тарлау"да көненә өч тапкыр җәяү барып сыер савалар. Эш арасында утынлык итеп талчыбык та хәзерли хатын. Юклыкны күреп үскәнгә булганының кадерен белә ул.
Бертуганнары читкә китеп Казахстанда, Чиләбе өлкәсенә барып урнашалар. Энесе Фаман тормыш иптәше, балалары белән Сәйтәк авылында яшиләр. Балта остасы Фаман апасы белән Аскын районына барып икәү агач кисәләр. Xатын-кызның, билгеле, көче җитми. Энесе апасын тиргәп тә ала, кызганып та куя. Колхозда көтү көткән энесе Фаманны, 9нчы сыйныфта укуын калдырып, улы Фәрдүс алыштырырга мәҗбүр була. Бергәләшеп 1971нче елда өй салып чыгалар.
Бар туганнар да төп йортка кайтып, аралашып, ярдәмләшеп яшиләр...
Кызы Гөлфирә туганнары янына читкә барып урнаша. Гаилә корып, уллары Илдус, Николай дөньяга аваз сала. Тормыш имтиханнарын үтеп туган ягына кире кайтып яши. Улларын тәрбияләп үстерә, башлы-күзле итә. Лаеклы ялга кадәр почтальон булып эшли. Әле Гөлфирә Суфиян кызы әнисен кадерләп карый. Асия Мостафина хөрмәт күреп яшәвенә шөкерана кыла. Улы Фәрдүс, килене Әминә Сәйтәктә яшиләр. Балалары Эльвира, Рифат гаиләле.
Асия Мостафа кызы балалары, оныклары, биш туруннары иминлеге өчен дога кыла. Ул – якыннары өчен генә түгел, күршеләре, авылдашлары өчен дә газиз кеше.
Гореф-гадәтләрне, күркәм традицияләрне саклаучы ихлас күңелле әбиләр соклануга, хөрмәткә лаек.
Рима ВӘЛИЕВА-КАҺАРМАНОВА.
Балтач районы.