Уфада хезмәт бәйрәме

“Хезмәт – Җиңүнең нигезе” дип аталган 7 көнлек акциясе старт алды.

Уфада хезмәт бәйрәмеУфада хезмәт бәйрәме
Уфада хезмәт бәйрәме

 

“Хезмәт – Җиңүнең нигезе” дип аталган 7 көнлек акциясе старт алды.

 

 

Уфа шәһәрендә республика профсоюзлар Федерациясенең “Хезмәт – Җиңүнең нигезе” дип аталган 7 көнлек акциясе старт алды. Ул Агыйдел буендагы “Уфа – данлы хезмәт шәһәре!” стеласына чәчәкләр салудан башланды. Чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, дәүләт эшлеклеләре, данлы хезмәт династиясе вәкилләре, зыялылар, хезмәт коллективлары, студентлар катнашты.

Республика Башлыгы үз чыгышында Уфа шәһәренең Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлешенә тукталды. Русия Президенты указы белән Ишембай шәһәренә дә “Данлы хезмәт шәһәре” исеме бирелүе хакында хәбәр итте. Озакламый анда да стела ачылачак. Республика Башлыгы алда торган бәйрәмнәр белән тәбрик итте һәм теләкләрен юллады.

 Сергей Викторович Обухов обуховлар династиясе  исеменнән стелага чәчәкләр салды һәм инженерларның гаилә династиясе исеменнән чыгыш ясады. 1939 елдан Уфа моторлар эшләү заводында эшли башлый бу гаилә. Ул хезмәт традицияләре дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.

 Ватан сугышы елларында Уфада 60 тан артык союз предприятиесе эшләгән һәм җиңүгә лаеклы өлеш керткән.  Стела хезмәт, эш кешесен кадерләү символы булып  кешеләрне хезмәткә дәртләндереп торачак.

 

Уфада хезмәт бәйрәме
Уфада хезмәт бәйрәме
Уфада хезмәт бәйрәме
Уфада хезмәт бәйрәме
Уфада хезмәт бәйрәме
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас