Ветераннар арасында әнием яклап кардәш Мәхмүт Сәлимгәрәй улы Кәримов та бар. Ул һәрчак шат күңелле, тормыштан ямь, тәм табып яшәде. Авыр сугыш юлы үткән батыр бабаем – “Батырлык өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, Берлинны азат иткән өчен”, ”Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнгән сугыш ветераны.
Ул һәрчак көр күңелле булып хәтеремдә калды. Безгә килгәндә кесәсендә һәрберебезгә аталган тәм- том булса да, беренче сүзе: "Кем элек?" – иде. Без сабыйларча самимилек белән аның кочагына йөгерә идек.
Тыныч тормыш, аяз күкләр кадерен белеп, сабыр гына, бернигә зарланмаган бабаемның үткәннәрен барлыйм... 17 яшендә үзе теләп фронтка киткән Мәхмүт Сәлимгәрәй улына исән-сау туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп була. Ә бертуган абыйлары: Сәет, Әхмәт, Миңлегәрәй, Сәхипгәрәй ил азатлыгы өчен яуда башларын сала.
Ветеранның сугышчан юлы 1943 елда I Белоруссия фронтыннан башлана. Бөек Ватан сугышының мөһим вакыйгасы – маршал Георгий Жуков җитәкчелегендә Висла-Одер операциясендә катнаша. Һөҗүм барышында дошманның 35 дивизиясе тар-мар ителә. Совет гаскәрләре Позналь, Бреслау шәһәрен азат итеп Берлинга якынлаша. Соңрак Мәхмүт Сәлимгәрәй улына полк байрагын саклау бурычы да йөкләнә. Байракны югалтырга ярамый, немецлар якынлашкан очракта бер генә юл – аны яндырырга кирәк була.
1945 елның май башында совет солдаты Кәримов Эльбаны кичә.
Җиңү таңы атса да, туган илгә тиз генә кайта алмый солдат, Германияне фашизм калдыкларыннан азат итүдә катнаша. 1947 елда 269 нчы укчылар полкында – укчы, ә 1949 нчы елда мотоукчылар батальонына күчерелә. Туган ягы – Кырмыскалы районы Биштәкә (Шәйморат ) авылына 1950 елда Кызыл Армия сафларыннан демобилизацияләнгәннән соң гына кайта.
Туган җирен сагынып кайткан егет читкә китми, авылда кала. Гомере буе колхозда эшли, гаилә корып, тормыш иптәше Наилә апа белән өч бала үстерәләр. Бүгенге көндә улы Илдар, районыбызның Варшавка авылында гомер итә. Кызлары Рима гаиләсе Ноябрьск шәһәрендә яши. Кызганычка каршы, кече кызлары Динә берничә ел элек якты дөньядан китеп барды. Мәхмүт Сәлимгәрәй улының 5 оныгы, 4 туруны бар.Оныгы Марат Мәскәүдә яши, оныкалары Алла, Вероника, Эльвира гаиләләре белән Уфа шәһәрендә яши. Туруны Маратның улы Самат – дәү әтисе кебек илебез азатлыгы өчен Росгвардия сафларында МХОда.
Һәр Җиңү язын ул дулкынланып көтеп ала иде. Бабаебыз Мәхмүт Сәлимгәрәй улына Бөек җиңүнең 70-нче язын каршы алырга насыйп булды. Ул көннәрдә туксан яшенә якынлашкан ветеран үз буыны язмышы турында болай дип искә алган иде: "Язмыш безне үтә каты сынады, шул авырлыклар аша узганга, бүгенге көнебезгә шатбыз. Хөкүмәтебез пенсия белән тәэмин итә, район җитәкчелеге дә игътибарлы, көнкүреш проблемаларын хәл итәргә булыша. Безнең турыда хәстәрлек күргән өчен рәхмәт. Яшь буын ата-бабаларының үткәннәрен, Җиңү язының бик кыйммәткә төшүен онытмасын иде. Иң мөһиме – илләр тыныч булсын !”
Фәридә ШӘЙХЕЛИСЛАМОВА, укытучы.
Кырмыскалы районы.