

“Юлдаш” радиосының “Өмет” гәзите белән берлектә Бөек Жиңүнең 80 еллыгы уңаеннан “Туган ягым батырлары” дип исемләнгән иншалар конкурсы игълан итүе турында язган идек. Апрель аеның җиңүчесе – Туймазы районы Кандра авылыннан Әлфия Шәйхелисламова. Аның радиода яңгыраган язмасының кыскача эчтәлеген тәкъдим итәбез.
“Быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгелибез. Бүген авылыбызда сугыш ветераннары инде бөтенләй юк, аларның тол хатыннары дистәгә тулмый, 29 тыл ветераны, сабый чагында концлагерь тоткыны булган 1 кеше исән.
Мин ветераннар исән чагында алардан интервью ала торган идем. Хәтта үзем сыйныф җитәкчесе булып эшләгән балалар белән дә ветераннар янына бара идек. Укучыларым очерклары да матбугатта басыла иде!
Бөек Ватан сугышы ветераны Нурмөхәммәт Заһит улы Кәримов белән очрашу аеруча исемдә калды.
“Куркуның нәрсә икәнен белмәдем, шуңа сугыштан исән кайтканмындыр да”, – дип башлаган иде ул сүзен. Шунда үзе белән хезмәт иткән егетнең үлемнән бик куркуын исенә төшерде. “Син дә, мин дә үлмәгәч, нинди сугыш булсын инде!..” – дигән ул егеткә.
Нурмөхәммәт Заһит улы Туймазы районы Кәлшәле авылында унбер балалы гаиләдә дөньяга килгән. Ашарларына ризык, киярләренә кием җитми. Җитмәсә, сугыш башлана. Бер йорттан дүрт Кәримов илне фашист явыннан коткарырга чыгып китә. Әтисе Заһит, абыйлары Фәһим белән Мостафа сугыш кырында ятып кала. 18е дә тулмаган Нурмөхәммәт 43нче елның зәмһәрир салкын кышында Уфага өч айлык хәрби хәзерлеккә җибәрелә. Тукланыр ризык – туңган бәрәңге белән кәбестә, балык башы, яшәү урыны – тын беленеп торган землянка. 30 градус суык! Хәзерлек – агач мылтык белән пулеметтан ату, 12 чакрым йөгерү. Ләкин бала-чага түгелләр: алда чын сугыш икәнлеге, үлем куркынычы сагалап торачагы көн кебек ачык.
– Ниһаять, 3 мең ярым солдатны Алкинодан Куйбышев ягына поездда озаттылар. Аннан – Мәскәүгә. Төнге 12дә Кызыл Мәйданда парад киемендә тезеп бастырдылар. Башкалада ут юк, строй алдына сөйләргә чыккан кешене генә прожектор ярдәмендә яктырттылар. Баксаң, Сталин үзе икән. “Тик алга, артка юл юк!” – диде ул. Аның һәр әйткән сүзе гомерем буе колагымда ишетелеп торды, алга әйдәп торган шикелле булды. Киемнәребезне алыштырдылар да, Курск ягына озаттылар. Җәяү бер атна 250 чакрым бардык. Төнлә генә барабыз, көндез немец бомбага тота. Бер тапкыр бик алдандык. Офицерның килеп чыккан самолетны “безнеке бу” диюенә ышандык. 250 кеше тиккә кырылды. Теге офицер сатлыкҗан булып чыкты, аңа нинди җәза бирелүе билгеле. Закон каты иде...
Бара-бара, кемгә нинди хәрби эш йөкләнүе ачыкланды. Мин пулеметчы булдым. Сугышка кердек: мәхшәр! Курск алышының Бөек Ватан сугышындагы ролен белмәгән кеше юктыр. 50 көн һәм төн буе барды ул. Ике яктан да 4 миллион кеше, 6 мең миномет, 13 мең танк, 12 мең хәрби самолет катнашты. Монда Кызыл Армия җиңеп кенә калмады, Бөек Ватан сугышы яңа юнәлеш алды. Кызганыч, халык та күп кырылды. Бергә килеп кергән өч меңнән артык кешедән 89 гына калдык. Яуган кар җиргә төшеп җитми, кеше каны аны шунда ук эретә. Фашистны якыннан да күргәнем булды, хәтта каршыга килгәнен дә. Күзендә – нур урынына нәфрәт очкыны. Сугыш ахырында тоткынлыкка эләккән немецларны да күрдем. Берсе чыгып болай дип сөйләде: “Без сезнең җиңәчәкне баштан ук белдек, курку белмәс халык сез”. Дошман сиңа шулай дисен әле! Соңрак пулеметны сөйрәп йөрерлек хәл калмады. Аяктагы ботинканың табаны сүтелеп төште. Үлгән немецның итеген салдырып кигән өчен дә эләкте үземә, ярамый икән, ләкин икенчене бирделәр тагын. Траншеяда йоклыйбыз, ара-тирә землянкада ял итәргә туры килсә, анысы иң тәмле йокы санала.
...Латвиягә барып җиттек. Шунда контузия алдым. Госпитальдә минем белән бер палатада дүрт солдат ятты: аларның аяклары да, куллары да юк. Агач тартма эченә куйдылар үзләрен. Хатыннарын чакырттылар. Икесенеке генә исән булып чыкты. Берсенеке килеп керү белән: “Мин мондый ирне сугышка озатмадым, үзегез карагыз!” – дип кычкырды да, күздән югалды. Ә икенчесе ирен кочаклап елады да: “Миңа карап утырса да риза”, – дип, өенә алып кайтып китте. Мине Уфа госпиталенә озаттылар. Сөйләшә алмый идем, бер ел дәваланганнан соң, әйбәтләнеп, авылга кайтып киттем. Анда Җиңү язы килгән иде инде. Колхозда эшләдем, ат белән Бәләбәйгә икмәк ташыдым.
Мин күргәннәрне сөйләп бетмәле түгел, ил белән шундый язмышлы булдык. Озакламый өйләндем. 52нче елны Кандрага килеп төпләндек. Миңлегөлем белән 61 ел буе бик әйбәт яшәдек. Ике ул үстердек, берсе исән, берсе чирләп гүр иясе булды. Карчыгым биш ел элек бакыйлыкка күчте. Бик юксынам үзен. Улым белән киленем, оныгым ярдәм итә, үзем дә тик тормыйм...
Нурмөхәммәт абыйның бакыйлыкка күчүенә дә 8-9 ел инде, ә мин һаман аның ялкынланып-ялкынланып сугыш турында сөйләгәннәрен тыңлап утырам кебек. Сүзләрен бернинди кәгазьгә карамый саннар китерә-китерә дәлилли. Гап-гади солдат булган, ә үзен тотышы бер генерал сыман иде!
Сугыштан соң 22 ел балта остасы, ПМКда 17 ел калайчы булып лаеклы хезмәт салган. Мактау кәгазьләре бихисап. Димәк, ул тыныч тормышта да үз юлыннан дөрес атлаган!
Бүген көндә илебез язмышына туры килгән махсус хәрби операциядә авылыбызның ир-егетләре тыныч тормыш өчен көрәшчеләр сафында. Бүген һәркемнең күңелендә иң зур теләк – сугыш тукталсын, авылдашларыбыз исән-сау туган якларына, гаиләләре янына әйләнеп кайтсын иде...”