Бөек Җиңүгә - 80 ел
27 апрель 2025, 16:50

Ачы хатирәле балачак

Сугыш чоры баласы. Бәхетле балачак кичергәннәр өчен бу төшенчә аңлашы лып та бетмидер. Сугыш чоры балаларының да инде күбесе бакыйлыкта. Миңа, авыр булса да, күңеленнән үткәннәре җуелмаган, тере шаһит – әнкәем белән, аның балачагы турында сөйләшергә насыйп булды.

Аның зурәтәсе Нәбиулла Тугай авылыннан. Тирән тамырлы нәсел-буыннарын калдырып, Сүлҗи елгасы буйлап килеп, аның башланган җиренә нигез кора, шуннан Сүлҗибаш авылы барлыкка килә. Кайда гына яшәсәләр дә, 1500нче елларга барып тоташкан нәсел шәҗәрәсе сандык төбендә йөри, хәзер ул, балаларыма тапшырыласы кадерле ядкарь – минем кулымда.

Тугайлар нигез салганга ул халык телендә “Яңа Тугай” дип йөртелә. Минем әнкәем Хөннә шушы авылда икенче буын булып дөньяга килә. Абыйлары арасында бердәнбер кызны әткәсе: “Минем кызым кала гөлләре кебек бит” – дип сөя, ярата торган була. Ләкин итәгенә утыртып иркәләгән көчле кулларны сагынырга гына кала. Әткәле-әнкәле булып, заманына күрә тырышып кына яшәп ятканда Бөек Ватан сугышы башлана. Зурәтәемә дә илебезне дошманнардан азат итәргә дигән чакыру кәгазе килеп төшә. Бу вакытта кечкенә Хөннәгә бары тугыз яшь була. Зурнәем белән зурәтәйне Борайга җыелу пунктына кадәр озата киләләр. Өчәү истәлеккә дип төшкән фотолары әле булса кадерле истәлек булып саклана.

– Илебездән дошманнарны куып чыгарып, җиңү яуларбыз да, кайтырмын, кызым, – дип, күкрәгенә кыса сөекле кызын. Бу аларның азаккы күрешүе була.

Әткәсен сугышка озатып күпме вакыт үткәндер, авыл клубына эвакуацияләнгән хатын-кызларны китереп урнаштыралар. Клубта яшәргә калганнары да була аларның. “Әткәем клуб яңгыратып “Галиябану”ларны җырлаган сәхнәне туздырмасалар ярар иде. Сугыш бетәр, әткәем кайтыр да тагын да мин аның спектакльләрдә уйнаганын, моңлы итеп җырлаганын тыңлармын. Мин бит әле аны сәхнәдә туйганчы күрергә дә өлгермәдем?” – дип өзгәләнде нәни кыз. Ленинград шәһәреннән килгән Елезавета Крылова дигәне тәртипле, тыныч гаиләгә урнаштыруларын үтенә. Авыл хуҗалары әнкәйләр гаиләсен сайлый. Йортыннан күченеп килгәндәге кадерле әйберләре тутырылган капчыклар белән килеп керде безгә, ашарга пешерә торган таба, кәстрүлләренә кадәр бар иде бу ят кунакның ди әнкәй. Зурнәемнәр аңа болай да зур булмаган өйнең бер почмагында торган агач караватны биреп, чаршау коралар. Дини хатын буларак, үзенең иконаларын урнаштыра ул.

Зурнәем Әминә, аның әнкәсе Мөфәррах бик тату, килешеп кенә сугыш елларын үткәрәләр. Елезавета әби миңа “деточка” дип эндәшә иде дип хәтерли әнкәй.

Безнең гаиләбез кунагы халыкчан алымнар белән авыл кешеләрен дәвалап йөри иде, күрше мари авылларына да йөри, ашарына таба.

Мин дә колхоз бәрәңгесен җыйганда 4-5 кенә булса да бәрәңге алып кайтып бирәм. 1947 нче елның авырлыгы, – дип көрсенә әнкәй. – Ашый торган үләннәрнең берсе дә калмый иде, халык ач. Халыктан мәҗбүри заем түләтәләр. Түли алмаганнарны идарә йортына илтеп ябалар. Без, шөкер, тырышлыгыбыз аркасында түли бара идек.

Әткәйсез, авылдагы ирләрсез тагын да авыррак тормыш башлана. Хатын-кызлар белән беррәттән балалар да эшкә җигелә. Күп тә үтми, авылдагы сарык фермасына Мәүлия исемле кыз белән икебезне төнге сакка куйдылар. Ферма бик зур, сарыклар күп. Колхозның ит планына китәсе сарыклар булган ул. Бәрәнләсә, сарыкларны карап керәбез, меркалар әзерлибез. Без әйләнеп чыгуга бер-икесе бәрәнләп тә куя, сарык белән бәрәнгә икесенә бер төрле мерка тагабыз, имезгәндә үз бәрәне туры килмәсә сарык имезми, сөзә. Бәрән кипшенеп әзрәк һуш җыйгач, бәрәнле сарыкларны яба торган бүлмәгә җитәр-җитмәс көчебез белән сөйрәп илтеп ябабыз. Төнге сак әнә шулай дәвам итә иде, – дип сөйли әнкәй. – Бу бер ферма сарыклар әллә ничә көтү булып йөри иде, көтүчеләр дә бездән бер-ике яшькә зуррак кызлар.

Сыерыбызны язгы чәчүгә җир сөрергә алып чыгып киттеләр. Сыер карыша, бер дә атламый дип үземне дә чакырдылар. Кышны туклык белән чыккан сыер мыни инде ул, җир сөреп йөрерлек каян хәле булсын, мин куалаганга да чак атлый. Җир сөрүчеләр сыерыбызны кыйныйлар, сыер торган саен хәлсезләнә. Соңгы сулышына кадәр хәлен алган малкайны чак җитәкләп кайтып кердем.

Көзен, ашлыклар җиткәч, хатын-кызлар уракка төшә. Көндәлек тиешле сутый йөкләмә бирелә, аны үтәмәсәң ашлык әз бирелә. Мин дә урак алам да, әнкәйгә булышырга барам, күбрәк эшләргә тырышып кулларымны кисеп бетерәм. Бармагымнан аккан канны туктатырга тырышып, ярасын кысып тоттым да җиргә утырдым. Шулвакыт бригадир килеп чыкты да, нигә эшләмичә утырып торасың дип, чәчемнән тартып бастырды. Сугыш чоры газаплары артканнан-арта торды.

Бервакыт, дуңгызлар асраган кечкенә сарайны бушатып, халыктан бозаулар җыеп алып, шушы сарайга яптылар. Күпмедер вакыт үткәч, кечкенә тынчу сарайда бозаулар чирли һәм бетли башлаганнар. Безне, балаларны җыеп китереп, бозауларны юдырдылар. Нинди генә эшләр эшләмәдек инде, балам, үзебез дә бала гына килеш, – дип көрсенеп куйды әнкәй. Көч җиткәнен дә, җитмәгәнен дә.

Берчак урманга әнкәй белән чикләвек корысына киттек. Плитә астына ягып ашарга пешерер өчен бик уңайлы агач ботаклары иде алар. Өйне ягып җылытыр өчен дә шулар иде инде, каян булсын ул вакыт әрдәнә утыннар. Урманга бардык, корыган чикләвек төпләрен, агачларын җыеп, бәләкәй чанага бәйләп салдык та, кайтыр юлга кузгалдык. Әз булса да ягарыбыз булды дип шатланып кайтып барганда урман каравылчысы килеп чыкмасынмы!

– Мин сезнең бу эшегезгә хәзер акт төзим, штраф түләтәм, – ди бу. Чананың табанын әйләндерде дә, балта белән аркылы чапты. Менә хәзер ташыгыз агачны, – ди, үз эшенә канәгать булып. Чананың табанын шумасын дип кисеп куйгач ни инде, өйгә бик авырлык белән тартып кайтып кердек. Алай да агачка тимәде. Без бит бары тик урманны тазартып калдыра торган корыларны гына җыйган идек...

Мәктәптә дә укырга кирәк бит әле. Дүртенче сыйныфны үзебезнең авылда гел бишле билгеләренә тәмамладым. Бишенче сыйныфка ун чакрым ераклыктагы Әҗәк авылы мәктәбенә барырга кирәк. Укуны дәвам итәргә теләүчеләр сирәк, шулай да ике авылга дүрт кыз җыелдык. Карлы-бозлы явымнарга да, салкыннарга да өстебезгә кияргә юньле кием юклыкка, аякка чабата икәнлегенә карап тормадык. Миңа әнкәй абыемнан калган, шактый гына таушалган тунны ямаштырып, тегештереп бирде. Ерак кына ике авыл арасын өшеп-туңып барып керәбез. Өшегән килеш мәктәп тыштан да суыграк кебек тоела. Өшеп-туңып мәктәптә утырганнан соң, тагын ун чакрым үтеп өйгә кайтырга кирәк. Кышларын иртәнге караңгылыкта бүреләр улаганы ишетелә, куркыша-куркыша авылга кадәр чак кайтып җитә идек.

Шулай итеп, авырлык белән булса да, бишенче сыйныфны тәмамларга да насыйп булды. 9нчы май көне. Иртән мәктәпкә килдек, мәктәп алдына линейкага тезеп бастырдылар. Безгә бик тә сөенечле хәбәр килеп җитте – илебез дошманнарны тар-мар итте, сугыш туктады! И шатланышабыз инде, әткәй кайта, әткәй кайта, дип сикергәлибез. Линейка таралу белән өйгә йөгердем. Тизрәк кайтып җитеп, әнкәйне дә шатландырыйм дип, бертуктамый өйгә кадәр йөгереп кайттым.

– Әнкәй, сугыш туктаган, әткәй кайтааа! – дип кычкырып керәм капкадан.

– Әнкәй, димен, менә күрерсең – әткәй кайтачак.

1943 елда тереләр исемлегендә дә, үлеләр исемлегендә дә юк дигән хәбәр килгәнен дә беләм, югыйсә. Үлеләр исемлегендә булмагач, ул исән булырга тиеш бит, кайтыр ул әткәй, кайтачак дип уйлыйм үземчә. Ә “хәбәрсез югалган” дигәнне аңламыйм да әле ул вакытта.

Ничек инде тере кеше беркем дә күрмәслек булып юкка чыга ала?

Бездә яшәгән Елизавета әбине дә юлга әзерләдек. Зур рәхмәтләрен әйтеп китте ул. Петербургка кайтып җиткәч тә мин сиңа бүләкләр җибәрермен дип аркамнан какты.

Мин инде алтынчы сыйныфка укырга бара алмадым. Укырга да бармагач, мине, 12-13 яшьлек кызны, колхоз эшенә ныклап җиктеләр, кайда нинди эш бар, үсмер генә кызлар булсак та, әнкәйләр белән бер үк төрле эшләр башкарабыз.

Сугыштан бер аяксыз кайткан күрше Хәбибулла бабай: “Әйдә, кызым, йон тетәргә өйрәтәм, һөнәр булыр үзеңә”, – дип, йон тетәргә өйрәтте. Ир-атлар гына башкара торган зур кул көче таләп иткән авыр хезмәткә тотындым. Өйрәндем, бик озак йон теттем, бабайга киез итекләр басарга булыштым. Бабайның тормыш иптәше Фәрхиямал әби белән чанага салып тартып, күрше Чурай авылына сатарга барабыз. Аларны саткач, чана тутырып, икебезгә дә ашарга төяп кайтабыз.

Соңрак инде юл төзү эшенә җәлеп иттеләр безне. Элекке машина юлы Яңа Мостафа авылы аша уза. Юлларны төзекләндерү, ныгыту эшләре дә безнең җилкәдә. Юлга салу өчен төрле зурлыктагы ташларны китереп бушаталар. Зур ташларны вату безгә йөкләтелә.

Бераз үсә төшкәч, авыл тирәсенә посадкалар утырту эшенә звено җитәкчесе итеп куйдылар. Агач утырту серләренә өйрәнергә Борайга укырга җибәрделәр.

Ул посадкага “Хөннә посадкасы” дигән исем бирелде авылдашлары тарафыннан.

Эштә күрсәткән уңышлары, авылдашлары арасында яулаган абруе аркасында 1950 елда Әҗәк авыл Советы Сүлҗибаш, 1953 елда Яңа Мостафа округлары буенча депутат итеп тә сайлыйлар әнкәйне.

Гомер агышы үз дигәнен итә тора. Өч кенә йорт калган Сүлҗибаш авылы янындагы “Хөннә посадкасы” да юк инде хәзер. Кистеләр, тунап-тунап кистеләр. Кемгә кирәк төяп ташыдылар. Әнкәй дә, күз яшьләрен сөртеп, озак күзәтте бу күренешне.

Сугышта ирләрен югалткан ятим хатын-кызлар, балаларның авыр тормышыннан берничә мисал гына әле бу язганнарым. Алар бит әле үткәннәре турында беркайчан зарланмадылар, сөйләмәделәр – әйтерсең шулай тиеш булган.

Ул вакыттагы “вдова”лар эшкә җигелүдән башка бер игътибар да күрмәгәннәренә әле булса йөрәк әрни.

Илебезгә килгән авырлыкларны бергәләп күтәрешкән әткәй-әнкәем дә балачакларын сугыш урлаган “сугыш чоры балалары”.

Авылыбыз бетте, өй искерде, әткәй-әнкәй олыгайдылар. Тормыш иптәшем белән киңәшләштек тә, картлык көннәрендә булса да рәхәттә яшәсеннәр дип, Борайдан фатир алып, безгә якын булырлар дип, алып килдек.

Бар уңайлыклары булган фатирыбызда бик сөенеп, бик канәгать булып, рәхмәтләр укып, калган гомерләрен яшәделәр.

Фәнзия МӘКЪСҮТОВА.

Борай районы.

Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас