Илебез башкаласындагы Поклонная тавында урнашкан Җиңү музеенда узачак чара үзәк вакыйга булачак. Башкортстан делегациясе составында Мәскәүгә "Росмолодежь"ның "Больше чем путешествие" программасы сертификатларын алган алты студент барачак. Шулай ук марафонда катнашу өчен мәктәп директорларының тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча киңәшчеләре дә бирегә юл тотачак.
- Марафон Җиңү көненә багышланачак. Бу - илебез тарихында героик этапны гәүдәләндерүче бөек бәйрәм. Җиңү, һич арттырмыйча, бөтен кешелекнең киләчәген үзгәртте. Күпмилләтле халык зур тырышлык һәм югалтулар бәрабәренә фашизмны җиңде, кешеләргә ирекле һәм тыныч тормыш бүләк итте. Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының үткән заман вакыты юк, бүген алар 80 ел элек булган кебек актуаль. Яшьләрнең үз тарихларын белүе һәм хәтерләве мөһим. Балалар төрле өлкәләрдәге казанышларның җиңүгә ничек бәйле булуын аңларга тиеш, - диде Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.