Бөек Җиңүгә - 80 ел
21 апрель 2025, 14:37

Яңа һәйкәл төзүдә без дә катнаша алабыз

Борынгы тәңкәләр һәм гильзалар бармы сездә?  

Яңа һәйкәл төзүдә без дә катнаша алабызЯңа һәйкәл төзүдә без дә катнаша алабыз
Яңа һәйкәл төзүдә без дә катнаша алабыз

Борынгы тәңкәләр һәм гильзалар бармы сездә?

 

 Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан эретелгән совет тәңкәләреннән һәм гильзаларыннан «Рәхмәтле буыннарның тере хәтере» һәйкәлен булдыру планлаштырыла. Проектның инициаторы Алексей Талай исемендәге Белоруссия хәйрия фонды, ә Русия ягыннан аңа халык фронты кушылды. Кешеләр китергән борынгы тәңкәләр һәм гильзалар җыялар. Монумент үзе өчпочмаклы солдат хаты рәвешендә эшләнәчәк. Аны быел Мәскәүдә Поклонная тавына урнаштырачаклар.

Башкортстанда яшәүчеләр шулай ук проектка кушылырга һәм Уфа шәһәре, Киров урамы, 1-138 адресы буенча Халык фронтының төбәк башкарма комитетына антикварлар алып килергә мөмкин. Монда тәңкәләр һәм гильзалар җыю өчен махсус контейнер урнашкан. Һәйкәл «Рәхмәтле буыннарның тере хәтере» проекты кысаларында өченчесе булачак. Паралимпияче, белорус җәмәгать эшлеклесе Алексей Талай герой-шәһәр Минскта һәм Брест крепостендә урнашкан ике монумент булдырган инде. Сүз уңаеннан, акциягә Русия Президенты Владимир Путин, Беларуссия президенты Александр Лукашенко һәм элеккеге СССР илләреннән биш миллионнан артык гаилә кушылды.

 Фото: “Халык фронты”

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас