Бөек Җиңүгә - 80 ел
20 апрель 2025, 04:00

КЫРЫК БИШЕНЧЕ ЕЛДА, ҖИҢҮ ПАРАДЫНДА

Аблай авылы мәдәният йорты. Рәт-рәт итеп тезелгән утыргычларда мәктәптән килгән укучылар, чакырылган авылдашлар урын алган. Тамаша залында аяк басарлык урын юк диярлек.

КЫРЫК БИШЕНЧЕ ЕЛДА, ҖИҢҮ ПАРАДЫНДАКЫРЫК БИШЕНЧЕ ЕЛДА, ҖИҢҮ ПАРАДЫНДА
КЫРЫК БИШЕНЧЕ ЕЛДА, ҖИҢҮ ПАРАДЫНДА

     Залда урын табалмаганнары  ишекләр янында да басып торалар. Районда иң  зурлардан саналган бу авылдан  бар кешене дә  монда гына сыйдырып бетереп булмый шул. Аблайның урамнары зур, халык күп. Ә клуб  өч-дүрт йөз кеше генә сыярлык. Шуннан иркенрәген  каян аласың? Ә халык сыеп булырлык түгел, дип тормый, килә дә килә.

    Монда 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашкан, илебез туфрагын шакшы итекләре белән таптап, халкыбызны кол итәргә, ирекле тормышыбызны таркатырга  яу белән килгән  фашист илбасарларына каршы азатлык өчен көрәшкә күтәрелгән авылдашларыбызга багышланган кичә үткәрелә.  Сугыш тәмамланганнан соң инде күп, бик күп кенә вакыт үтте. Һәр ел саен  авыл халкы, укучылар каһарманнар белән клубларда гына түгел, мәктәпләргә чакырып та очрашты, фронтта дошман белән  булган каты алышлар турында бәйнә-бәйнә  сөйләште. Ә шулай да очрашкан саен тагын да сүзләр, сораулар табылып тора. Ветераннар   дәһшәтле канкоеш, дошманның котырынган һөҗүмнәрен, ничек кире кайтарулары, аннан  үзләренең алар өстенә аяусыз ябырылуы,  куркыныч килгән танкларын яндырулары, бер-бер артлы атып торган орудиеләрен «тыгылдыру»лары һәм җиңүләре турында сөйләделәр.   

Бүген  якташлары чакыргач, тагын сөйләргә  килде ветераннар. Дөньяда кабат андый сугышлар, бер дә юкка кан коюлар булмасын дисәң, бер генә көне хакында да онытмыйча, кабатлап халыкның күз алдында ачып бирү, авырлыкларны сөйләү һич тә зыян итмәс иде. Менә шуңа әзерләнеп очрашуга килделәр дә алар. Ишетсен халык!  Сугышка ышанычлы киртә кую  өчен көрәшсен.

       Ветераннар сәхнәдә, өстәл артында. Күкрәкләрендә орден һәм медальләр ялтырап-ялтырап китә. Алар юкка гына бирелмәгән. Шәһәрләрне, авылларны, башка мөһим пунктларны дошманнардан азат иткән алышта күрсәткән искиткеч  батырлыклары, кыюлыклары өчен тапшырылган бу бүләкләр, хуҗаларының сугышчан, авыр юл үтүләре турында сөйли. Озын өстәлнең трибуна янындагы башында минем икетуган абзый Сафуан Нәгыймов утырган. Зәңгәр костюмының күкрәк турында Кызыл Йолдыз, Ватан сугышы орденнары һәм күп кенә медальләр ялтырый. Менә аны чыгыш ясарга чакыралар. Ветеран ашыкмыйча гына урыныннан аягына баса да, трибунага таба атлый. Ә үзе әкрен генә сөйләнә: «Бу хакта сезнең алда элегрәк, күп мәртәбәләр сөйләгән бар иде дә инде. Берүк сүзләрне гел кабатлау якташларымны артык ялкытмасмы икән?»–ди кыюсызланыбрак. «Әйдә, әйдә якташ, күпме сөйләсәң дә, арымыйча тыңларбыз. Син алдый торган кеше түгел»,–дип   кычкыра кайсыдыр залдан. Аңа икенчесе дә кушыла: «Шулай булмыйча ни, Сафуан агай. Тыңлап утыру безгә бер дә куркыныч түгел. Менә сез ул ут эчендә йөргәнсез. Бозлы суда йөзгәнсең.  Дошманнарны изге җиребездән үз оясына кадәр куып, исән-сау туган  авылыбызга әйләнеп кайткансың. Менә монысы, ичмасам, геройлык. Ишетсен якташларың ниләр күргәнеңне».

 

–Ансы булды инде, туганнар, уйлаганда ис китеп тора. Ничек исән-сау калганбыздыр? Анда күрелгән мәхшәрдә,  дошманны ничек җиңеп, туган авылга ничек кайталганбыз? Баштан үткәннәрне сөйләп бетерми торып, юньләп йокы алмый. Бигрәк истә нык калган. Күпме кеше башын салды бу канкойгыч авыр сугышта!–дип башлады ветеран чыгышын.–Каян тотып сөйләсәң дә авыр, якташлар!.

Ул күзләренә килгән яшь тамчыларын кесәсендәге кулъяулык белән сөртеп  алды.

– Ә син, агай, тот та телеңә килгән урыннан сөйли башла?  Фронтта авыр күргәннәрең,  канкойгыч алышлар турындагы хикәяләреңнең барсы да искитәрлек икәнен беләбез. Шулай да тагын ишетәсе килә,– диде залдагы баягы тавышларның берсе. –Ничек фронтка китүегездән башла?

   –Безнең замандашлардан хәрби хезмәткә Чакмагыш районыннан 1939 елда  илледән артык егет киттек. Башта  Ерак Көнчыгышның  Роздольный дигән станциясендә 32нче дивизия полкына туры килдек. Хәтеремдә, бергә килгән илледән артык  кешедән бик азларыбыз гына исән-сау өйгә әйләнеп кайта алдык. Шуны да сезгә җиткерим әле, бу чакырылышта миңа шушы  авылдан Вәлиулла Кадыйров, Чакмагыштан  Шәриф Сөләйманов (ул шушы сугышта батырлыгы, хәрби  бурычны  үтәгәндә күрсәткән кыюлыгы өчен  Советлар Союзы Герое булды ) белән бергә китәргә туры килде. 

Әйе, бу сугыштан бик азларыбызга гына исән-сау  өйгә әйләнеп кайтырга насыйп булды шул. Фронтта барлык авырлыкларны да алар белән бергә кичердек. Дошманны үз өнендә  дөмектереп, өйгә кайта алдык,– дип башлады Сафуан Нәгыймов. Шуннан ары кайларда булуы, нинди алышларда катнашуы турында сөйләде.

Билгеле, бергә фронтка  киткән замандаш якташларыннан  аерылырга да туры килгән аңа. Иске Бәширдән  Миһран Сәлиховны да яхшы хәтерли ул.  Сугыштан кайткач, авыр яраларыннан аның вафат булуы турында ишетә. Вәлиулла Кадыйров утыз елга якын безнең «Правда» колхозы белән җитәкчелек итә. Ә Шәриф Сөләйманов башта Кушнаренко районында җитәкче постларда эшли. Шактый гына еллар партиянең Чакмагыш район комитетының беренче секретаре була. Аннан Башкортстанның  финанс министры итәләр. Фронтовиклар менә шулай нинди генә эштә дә сынатмый,  дан казаналар алар. Партиябез нинди генә авыр участокларга эшкә ышанып җибәрсәләр дә  намус белән хезмәт салалар.  

    Бөек Ватан сугышы Сафуанны утларда яндыра, суларда коендыра. Пулялар яңгыры астында дошманга каршы атакаларга күтәрелә,  ил азатлыгы өчен көрәшнең иң изге бурыч икәнен бервакытта да онытмый. Финляндия белән барган сугышка керергә генә торганда  канкоеш тукталып өлгерә. 1941 елның җәендә Ленинград, аннары  Көнбатыш, Үзәк фронтларда хәрби бурычларын үти ул. Фашистик Германия солдатлары чикне бозып, Ватаныбыз туфрагына аяк баскач, Сафуан хезмәт иткән полк канлы бәрелешләрдә катнаша. Баштарак дошман һөҗүмнәрен кайтара-кайтара авыр чигенүләр була әлбәттә. Авыллар, шәһәрләр дошманга калганда йөрәкләр сыкрый, күзләр яшьләнә. Ләкин алар немецларның каршылыгын җиңеп, яңадан-яңа авылларны азат итәчәкләренә ышаналар. Шулай алышып, Смоленский берничә мәртәбә кулдан-кулга күчә. Сафуан Нәгыймов атака вакытында иң алдан кузгала. Иптәшләрен дә үз артыннан әйди.

 

Бородино тирәсендә дошман белән каты алышларда катнашалар.   Ул чакта  Сафуаннар элемтә эшендә була. Бик җаваплы бурыч бу. Штаб белән бәйләнешне  азга гына да өздерергә ярамый. Зарарлана икән, тиз арада шул урынын табып ялгарга туры килә.

 

Берчак  атышлар кызу гына барганда  нишләптер элемтә өзелә.  Сафуан бер солдат белән кабельне тотып, өзелгән урынны эзләп китә. Түш белән шуышып, шактый ара китәләр һәм өзек урынны табалар да вакытында ялгап өлгертәләр. Нәтиҗәдә хәрби приказлар тиешле урыннарга  вакытында барып җитә.   Бу кыска вакытта берничә мәртәбә булырга мөмкин. Каты алышлар барганда  элемтәне  төгәл тәэмин иткән өчен  Сафуан Нәгыймов беренче мәртәбә хәрби медаль белән бүләкләнә дә. Моннан соң    аларның полкы  Украина, Белоруссия фронтлары  аралыгында була. Шунда позициядә урнашып, дошманга каршы дәһшәтле алышларда катнаша.

   1943 елда хәрби хезмәтләре өчен икенче  медаль күкрәгенә тагыла. Сафуан агай Ватаныбыз азатлыгы өчен батырларча көрәшә. Яраланса да  көрәш урыныннан китми.

                                

*    *    *

     Днепр елгасын Чернигов шәһәре тирәсендә кичәргә боерык бирелә. Бу 1943 елның октябрь ае тирәсендә була. Елганың яр  чите сулары инде туңа башлаган чаклар. Көз якынлаша. Ләкин су салкын дип җылыны көтеп ятып булмый. Дошманны тизрәк куарга, басып алучылардан илне азат итәргә кирәк. Ул  ярның теге ягында ныгынып алган. Безнекеләрне якын да җибәрми. Өлкән лейтенант Моргунь җитәкчелегендәге  кырыклап солдаттан торган удар  төркем иртә таңнан бу елга аша теге як ярга чыгарга һәм плацдарм яулап, өстәмә көчләр килеп җиткәнче дошманга бирмәскә тиеш. Бу приказ! Ләкин  елганың теге як  яры ниндирәк хәлдә икән? Артык текә һәм биек булып, орудиеләрне дошман сизеп калганчы, өскә мендереп булырмы? Сафуан агай  командирга менә шул хакта борчылуын белдерә дә.  Орудиеләрне гвардия өлкән сержанты  Сафуан Нәгыймов җитәкчелегендәге солдатлар елга аша тиз генә чыгарырга һәм  каршылык күрсәтәчәк дошманның котын алырга тиеш.

– Иптәш өлкән лейтенант, кичү башланганчы разведка ясап кайтсак, ничек булыр икән?– ди ул, башы белән елгага ымлап.– Елганың теге як яры бик артык текә түгел микән? Атыш башлангач, сөзәк урынны эзләп тору бик дөрес булмастыр, мөгаен.

Командир берничә секундка  уйга калып тора Шуннан ул гвардия өлкән сержанты  Нәгыймовка карый:

–Дөрес тәкъдим, өлкән сержант. Үзең сайлап җиде-сигез солдатны ал да урап килегез. Ләкин атака алдыннан гына,  фашистлар моны бер дә сизмәскә тиеш. Тагын онытмагыз,  яктыра башлаганчы барыгыз да исән-сау әйләнеп кайтырга. Сезгә бу приказ! Аңлашылдымы?–ди ул.

Сафуан баш кага:

– Әйе.

Группа немец солдатлары формасына киенеп, үзләренә җитәрлек патрон, гранаталар алып, караңгылыкка кереп югала. Елганы икенче урыннанрак көймәләрдә сак кына кичәләр дә яр буйларын карыйлар. Иртәгә группа чыгасы яр биегрәк булып чыкты. Ләкин солдатлар аннан тиз менәрлек. Ә орудиеләрне йөртергә авырга киләчәк. Бераз  уңдарак орудиеләрне атлар белән тарттырырлык тигез урын очрады. Сафуан шул тирәне хәтерендә калдырырга тырыша. Истән чыгармаска кирәк. Солдатлар башка урыннардан да бик шома менеп, дошман белән алышырга мөмкин. Кайтырга чыкканда немец,ләр ракеталар атып, тирә-якны яктыртты. Тик разведчиклар үләнле  җиргә тиз генә ятып өлгерде. Күрмәделәр. Су буенда бер фриц йөргәнен чамаладылар. Ул да безнекеләрне күреп калды. Егетләргә тавыш-тынсыз  егып,   авыз - кулларын бәйләп, аны үзләре белән алып кайтырга туры килде. Аңардан сорау алганда дошман позициясе ничегрәк булуы тагын да ачыклана төште.  

 

*    *    *

Удар группа иртүк, дошманның көчле уты астында, елга аша кичә башлый. Җигүле  атлар  орудиеләрне, резина көймәләрдә тартып, теге якка   алып чыга.  Суда күшеккән, алҗыган солдатларның кайберләре дә көймәләргә, атларга тотынып, елганың теге ягына ашыга. Комлы ярга аяк басу белән коралларын дошман ягына бора да ут ача.  

  Туктаусыз яуган кургаш яңгыры,  шартлаган снаряд ярчыкларының колак янында сызгыруы астында гвардия өлкән сержанты Нәгыймов солдатларын алга ашыктыра-ашыктыра үз  артыннан ияртә. Дошманга  уйланырга ирек бирмәскә! Безнең солдатлар немецләр позициясенә ыргыла. Кайбер урыннарында кул сугышы  башлана.

    Орудиеләрне үткән төнне алар  билгеләгән урыннарга илтеп җиткерүгә  дошманның төп көчләре урнаштырылган участокны утка тота башлый. Солдатлар пулеметлардан, автоматлардан көчле ут ачалар. Сафуан Нәгыймов та алар белән.  Фашистлар артка чигенергә мәҗбүр була.  Билгеле, күрше участоклардагы частьлар да баштарак көчле ут ачып, дошманның игътибарын үзләренә тарта. Беленүенчә, алар да плацдармны алуда   ярдәмләшә.

    Менә шулай итеп өлкән лейтенант Моргуньның кыю командалыгында кырыкка якын солдат булган группа, дошманның көчле уты астында салкын сулы  елганы аша чыгып,   киңлеге ике, буена дүрт чакрым тәшкил иткән уңайлы плацдарм яулап өлгерә. Орудиеләр дошманның дүрт танкын, алты орудиесен, шактый күп сандагы солдатын юк итеп өлгерә.  Берничә танкны солдатлар граната белән яндыра.

– Сугыш үлемсез булмый, диләр. Елганы кичкәндә снаряд тиеп, орудиеле бер көймә бата башлый. Ярый әле яхшы йөзүче Кылый кушаматлы атыбыз суда күшегә башлагач, көймәгә тотынган солдатларны  сөйрәп дигәндәй батып үлүдән алып калды. Көймә су төбенә тигәч, орудиене солдатлар тартып чыгарды,– дип хәтерли гвардия өлкән сержанты.  

Группа яуланган җирдә тукталып калмый, дошман аңына килергә өлгергәнче, алга баруын һаман дәвам итә. Орудиеләрдән туры төзәп ату да тукталмый. Дошманның позицияләрен туздыра. Безнең группаны тиз генә кире елгага  төшерергә исәп тоткан немецләр, кая керергә белми, чигенүен дәвам итә.  

Бу җиңү, билгеле, җиңел генә бирелми, әлбәттә. Тиздән арттан пехота ярдәмгә килеп җитә. Безнекеләр арасында да югалтулар була, билгеле.  Алынган бу позицияне,  пехота белән берлектә, безнекеләр тагын да  арытаба  киңәйтәләр.   Бу операция вакытында  күрсәткән  батырлыклары өчен ике сугышчыга  Герой исеме, байтагына медаль бирелә.  Сафуан Нәгыймовныж күкрәгенә Кызыл Йолдыз ордены тагыла.

*    *    *

Һөҗүм итеп, дошманны үз өненә таба куа-куа  алга баручы гаскәрләр составында Нәгыймовларның 314нче артиллерия   полкы да Сандомир плацдармында дошманга каршы каты сугышларда катнашты.  Краков юнәлешендәге Висла елгасын кичәргә боерык бирелә. Орудиеләрне тартып баручы атлар көр, бервакытта да  Сафуан һәм башка солдатларны авыр хәлләрдә калдырмый. Алар үзләрен тәрбияләгән  солдатлар кайсы якка борса да карышмый. Әйтерсең лә, үзләре белеп, ут-су аша үтәргә, авырлыкларны кичәргә әзерләр кебек. Майор  Удовенко сугышчыларның әзерлеген җитди  тикшерә.  Кайсысының гимнастеркасын тигезли. Кемнәрнең коралларын, кулына алып, карый. Һөҗүм барганда корал – солдатның иң кирәк якын иптәше. Ул бервакытта да хуҗасына киреләнерлек булырга тиеш түгел. Сугышчының гомере кайбер вакытта коралның хыянәтсез  хезмәт итүенә дә нык бәйләнгән.  Юк, Сафуан һәм аның полкташлары моңа кадәр кабәхәт дошман алдында каушап калмады, авыр чакта артка бер адым да чикмәде.

– Елгада юктан гына батып калучылар булмасмы?–дигән сорау бирә солдатларга майор.

Сафлар бер тавыштан:

–Дошманны җиңмичә торып суга батарга исәп юк.–дип җаваплый.

–Молодцы!

Әйе, бу юлы да сынатмаячак алар. Орудиеләрне йөртүче атлар да моңа күнеккән диярсең. Алар да тыныч.

Иртәнге якта полк сугышчылары елга ярына килеп җитә дә чишенеп, коралларны чылатмыйча, Висланың ашкынып аккан дулкыннарын ярып, теге як ярга йөзеп чыгалар.

       Безнекеләрнең болай иртүк һөҗүмгә күчәсен ныклап белми калган дошманга ташланалар. Яңгыр кебек яуган кургаш астында һөҗүмгә күтәрелеп, юньләп уянырга да өлгермәгән гитлерчылар белән кул сугышын башлыйлар. Аңнарына килеп җитәргә өлгермәгән дошман солдатлары, позицияне ташлап,  тәртипсез артка чигенә.

Күрше полклар да җитди әзерләнгән. Берүк вакытта алар да дошманга, көчле удар ясап, артка чигенергә мәҗбүр итә. Тиздән Сандомир плацдармы безнекеләр кулында кала.

Әмма гитлерчылар үзләренең артка чигенүе белән килешми. Алар контратакаларга күтәрелеп, безнекеләрне кире артка алып ташларга тырыша. Шулай да Сафуаннар полкы да, күршеләре дә бирешми. Полк яулап алынган 750 метр тирәнлектәге урыннан кирегә чигенми. Солдатлар монда ныклап төпләнеп ала да һөҗүмгә килгән дошманны,  барлык төр кораллар белән атып, яңадан кире чигенергә мәҗбүр итә.  Дошман өч сәгатьтән артык артиллериядән безнекеләр ныгынып алган урынны каты итеп утка тота. Һавадан килгән самолетлары  окопларга бомбалар ташлый.

–Егетләр, кыю булыгыз! Дошман солдатлары да безнең кебек кешеләр. Тик алар илебезне яулап алырга килә. Ә без азатлык өчен көрәшәбез. Үзебезнең җирдән бер адым да артка чигенмәскә!–дип янындагы сугышчыларын һөҗүмгә дәртләндерә өлкән сержант Нәгыймов.   

 Шуннан дошманның  танклары  безнекеләр өстенә килә. Аларга пехота солдатлары ияргән. Күрәсең, дошман безнең батырларны җир белән тигезләдек дип уйлагандыр. Әмма Сафуан һәм аның батыр солдатлары тагын аларны бөтен кораллардан ут ачып, каршылый.  Орудиеләрен дә ныклап эшкә кушалар. Фрицларны  алар тагын чигенергә мәҗбүр итәләр. Аннан безнекеләр артиллерияне  аларның тылына күчереп, үзләре һөҗүм башлый. Дошманның ныгытылган оборонасын өзеп,  40-50 чакрым үтеп керәләр. Аларның минаметлары  кулына төшә. Шулар белән дошманның үзен «тукмы»йлар. Шулай итеп, бирелгән боерык үтәлә. Дошман шактый гына арага алып ташлана.

Шушы каты алышларда күрсәткән кыюлыклары, туган җиребезне  фашистлардан азат итүдәге батырлыклары өчен бик күпләрне орден һәм медальләр белән бүләклиләр. Ә һөҗүм вакытында иптәшләрен алга чакырган гвардия өлкән сержанты  Сафуан Нәгыймовның киң күкрәгенә командир  Ватан сугышы орденын кадый. Җиңүләрдән - җиңүләрне яулап, полк чик буендагы 1941 елда  дошман аударган  баганаларны яңадан утырта-утырта  алга таба бара. Күрше илләрне, авылларын, шәһәрләрен азат итә-итә Берлин юнәлешенә таба юл ала. Белоруссия, Украина, Польшаны азат итәләр.  Якташыбыз 1945 елның май  ае башларында Германиянең башкаласы Берлинга якынлаша. Шунда ул иптәшләре белән сугыш тәмамлануы, башкача атыш тавышлары ишетелмәячәге турында тәүге хәбәрне ишетә. Шатлыкның чиге булмый. Күпләрнең күзләреннән яшь тамчылары тәгәри. Сугыш туктала, алар да туган   илләренә кайтачак. Дошман солдатлары,  ак флаглар күтәреп килә дә, бер-бер артлы безнең сафлар алдына корал ташлый.  Күпме көттеләр  солдатларыбызның һәрберсе шушы мәлне.  Азмы хыялландылар! Ниһаять! Ватан азат, алар исән-сау.

Ләкин сугыш бөтенләй тәмам дип уйларга иртәрәк булган икән. Чехословакиянең баш каласы Прага шәһәре һаман да фашистлары кулында. Ул безнекеләр тарафыннан чолганып алынган. Ләкин дошман шәһәр эчендә коралын ташларга ашыкмый. Праганы алардан тизрәк азат итү хакына  совет армиясе солдатлары һаман да каты алышлар алып бара. Безнең гаскәрләр һөҗүм иткәндә фашистларның мәгънәсез каты  каршылыгына очрый. Сафуан хезмәт иткән полк та әнә шунда, үзебезнекеләргә ярдәмгә китә. Яңа көчләр килгәч, үзен мәңге җиңелмәс көч дип санаган дошман соңгы көннәре җитүенә тәмам ышана. Бу юлы немец коралын тизрәк ташларга мәҗбүр була. Сафуан тагын бүләкләнә. Бу юлы аның күкрәгенә Праганы азат иткәндәге кыюлыгы өчен медаль тагыла.

Бөтен җир шарын яулап алырга сугыш башлаган Гитлер Германиясе  хурлыклы җиңелүгә дучар ителде. Берлин рейхстагы түбәсенә кызыл байрак илтеп эленде. Тынычлык урнашкач, полкны  сафларга тезәләр. Полк командирының сәяси эшләр буенча урынбасары Голодаев бу юлы бик мөһим хәбәр барлыгы турында әйтергә җыена.

–Мәскәүгә Җиңү парадына полк байрагын алып барырга кирәк. Аны илтүче солдат парадта катнашырга тиеш. Кемне җибәрәбез?– дигән сорау куя. Сафлар тынып кала. Күпләр  сугышның башыннан азагына кадәр шушы полкта батырларча юл үткән,   күпме ил халкын    коллыктан азат итешкән  гвардия өлкән сержанты Нәгыймовка карый. Урынбасар моны сизеп тора. Димәк, иптәшләре аны җибәрүне яклаячак. Сафуан полкның  ветераны.  Аның белән бергә килүчеләрнең күбесе  авыр алышлар вакытында  батырларча һәлак булды. Кайберләре алышларда  яраланнан соң госпитальләрдә дәваланып чыккач, башка частьларга эләкте.

    –Мәскәүдәге Җиңү парадына сезгә барырга туры киләчәк,   гвардия өлкән сержанты иптәш Нәгыймов. Иң лаеклы кеше сез монда. Без, командирлар составы белән  киңәшләшкәндә, шундый карарга килдек. Сафларга күз сал, полкташларың да сиңа ышанып карый. Әзерлән, тиздән юлга чыгарга туры килер,–диде Голодаев.  Аннан ул башка киңәшләрен дә әйтеп тимер ярчыклары белән тишкәләнгән, утлар-сулар аша исән чыгып, төсе үзгәрә башлаган Кызыл байракны Нәгыймов кулына тоттырды. Армиядә барысы да тиз һәм уйланып эшләнә. Аны бөтен полк белән Туган  илебез башкаласы Мәскәүгә озаттылар. Боларның барысы да  бүгенгедәй Сафуанның хәтерендә саклана.Очрашуларга килгәндә барысы  турында   да бәйнә-бәйнә сөйли. 

   Авылга кайтып, тыныч тормышта яши башлагач та, Сафуан агабыз хәрбиләрчә, чын солдатларча ару-талуны онытып, бар энергиясен дә эшкә җигеп, авыл хуҗалыгын аякка бастыруда һәм төзелешне алга җибәрүдә актив катнашты. Бер генә көн дә ял итәргә теләмәде ул. «Күпләр сугышларда дошман пуляларыннан мәңгегә ятып калды. Өйгә яраланып кайтучылар да шактый гына булды. Ә мин сау-сәләмәт өйгә кайтуыма әле дә шатланып бетәлмим. Әз-мәз яралар кайчак үзләрен бераз сиздерә. Ансына гына түзәргә була»– ди ул.

 

*    *    *

Мин аның Бәрдәсле елгасы буйларындагы куе, билгә җиткән хуш исле күрән печәнен  кул чалгысы белән чапканын хәтерлим. «Шатланып эшлим»,– дия торган иде ул андый чакларда. Озак кына еллар пар атларны бричкага җигеп, басудан ындыр табагына ашлык ташыганын да беләм. Караидел урманнарында хуҗалык өчен агач кисеп, авылга кайтарганы да истә. Шунда эшләп үзенә дә ихата корды, өй-кура тергезде. Авылда да фронттагыча ару-талуны белмәде.

Озак кына еллар Сафуан Әхмәтсафа улы Аблайның түбән очындагы  кладовойда эшләде. Җиңел түгел иде. Җәй буе андагы үзе төзешкән келәтләрне ашлык салырлык итеп карарга,  әйбәтләп ремонтларга, җил-яңгыр үтмәслек итеп төзәтергә һәм яңаларын салдырырга туры килде аңа. Урак башлангач та шактый ерак басудан кайтарылган ашлыкны сортларга аерып, тазарту аның җаваплылыгына төшә иде. Ә бит аларны сортларга аерып, җиренә җиткереп каралган  бураларга бик белеп урнаштырырга туры килде. Һәрбер елның  көзендә  чәчеләсе арышның иң сыйфатлысын гына урак барышында ук махсус урынга салырга, башкаларын да, алдагы елда яз чәчеләсен,  иң яхшы урынга аерым тазартып, кондициягә җиткереп куярга, халыкның тырыш хезмәтенә бирелергә тиешлесен  коры урыннарга бушатып сакларга кирәк булды. Ындыр табагы мөдире барын да күрергә, таләп ителгәнчә хәстәрләргә тиеш иде. Солдатта сынатмаган Сафуан хезмәт фронтында да сынатмады. Урак чорында, башыннан азагына кадәр, хатыны Мәфтуха җиңги өйдә тәмле итеп әзерләгән ашны кладовойга китереп ирен тукландырды. Көзге урак эшләре тәмамланып, ашлыклар  урнаштырылып беткәч кенә ул өенә кайта иде.

Сәламәтлеге какшап, эшеннән китәргә туры килгәч тә тик тора алмады. Авылга якын Билән, Чаукалы кул, Үрнәккә якын ваграк урманнарны да сизгер  саклады ул. Саклап кына йөрмәде, буш урыннарга нарат, чыршы, имән, юкә һәм башка төрле агач үсентеләрен утырттырды. Эшләргә  кеше җитешмәгәндә үзе дә, кулына көрәк тотып, яшь агачлар утыртышты. Бәләкәйрәк чакларда балалары да аңа теләп ярдәмләште. Сафуан абзый эшләгән чорда басу читенә утыртылган кыр ышыклау урман полосалары әле дә җирләрне яман җилләрдән ышыклый. Яз кошлар туган якка бала чыгарып үстерергә кайтканда кочакларын җәеп каршы ала. Чәчелгән иген башакларын коры җилләрдән саклый. Уңдырышлы туфракны өермәләр әллә кая  очырып китәлми.

Эшен белгән кешене җитәкчеләр дә, авылдашлары да онытмый. Аны яңадан кладовойга кушалар. «Эшлә инде, Сафуан замандаш, күп булса кеше тапканчы гына. Аннан алыштырырбыз»,–ди  сугыш башланганда бергә фронтка киткән хезмәттәше, дусы Вәлиулла Кадыйров. Тыңларга туры килде. Ләкин кеше тапканчы гына дигәне дистә елдан артып китте. Менә шул елларда журналист, «Игенче» гәзитенең оста хәбәрчесе Хаккый Фәттахов үзенең бер сурәтләмәсендә аның турында шундый бер  вакыйганы тасвирлап үтә.    

Кладовойга, колхозның нәсел айгырына атланып, бер зоотехник егет килә дә, аякларында һич тә тик кенә басып торалмаслык хәлдә ярсыган  атны юан гына баганага бәйләп куя. Фронтта  ат өстендә утны-суны кичкән,  тирән суларда йөзгән, авыр-авыр орудиеләрне ат белән тарттырып күп километрларны үткән Сафуан агаебыз  кулындагы каләм-кәгазьләрен һәм журналны язу өстәленә  куя да, сокланып, бәйдәге айгырга карап тора. Ул шундый атларны снарядлар шартлаганда да, түбәннән генә бомбалар ташлап очкан самолетлар тавышыннан да курыкмаска, ут эчендә йөргән хуҗаларын ташламаска өйрәткән. Аның атлары нинди генә очракларда да бергә булды. Ул команда бирсә яттылар, кирәксә, коштай җитез чаптылар. Бу айгыр аны күрмәгән, билгеле. Шулай да Сафуан Нәгыймовның йөрәге түзмәде. Йөртә белсәң барысы да ат! Ул  ашыкмыйча гына бәйдәге җир актарган тынгысыз  айгыр ягына атлый. Моны күреп, колхозның зоотехнигы Сафуанны кисәтә башлый.

 

«Әй, агай кеше, дөнья белән бәхилләштеңме әллә, миннән башка  бу авылда  аның тезгенен тоталган кеше дә юк,–дип кычкырып калды ат хуҗасы. Сафуан ат янына баруында булды. Ул айгырның шома йоннарыннан сыйпап, аз гына сөештергән булды да, каеш тезгенне  баш аркылы ыргытып, күз ачып йомганчы атка  сикереп менеп атланды. Берничә секундтан ул яланда җилдерә иде инде. Шунда курку белмәс җайдак «кәмит» күрсәтә башлады. Ул әле ияргә торып аягүрә баса, әле бер омтылыш белән, артка таба карап атлана, я, берни күрмәгәндәй, атның корсак астыннан икенче якка шуып чыгып, яңадан өстенә менеп атлана.

      – Вәт, ичмасам, бу чын кавалерист,– диләр  сокланып аны карап   торучылар.

   Әйе, бу агай  Бөек Ватан сугышының  кыю яугире, полкташлары исеменнән Мәскәүдә Җиңү парадында катнашкан, хәзер запастагы гвардия өлкән сержанты, кладовщик Сафуан  Нәгыймов иде».

 

Ветеран бүген дә тынгы белми. Ул һәрвакыт халык арасында. Кирәксә, ярдәмгә барырга да туры килгәли. Авылдашлар бит, барысы да үз кешеләр, танышлар, замандашлар.

Ихатасында казлар, тавыклар йөри. Җәйгә чыкса, көн буена алар янында була. Сорау белән килгән кешеләргә, киңәшен кызганмый. Балалары да эшчән булып үсте. Халык белән очрашуларда катнаша, аларга фронт юллары, дошман белән алышлар турында сөйли. Соңгы сүзендә:

«Яңадан канлы сугышлар булмасын, атыш тавышлары ишетелмәсен, җирдә бомбалар шартлап күтәргән  төтен кояшны капламасын!»– ди ул.

 

*   *   *

Ул әле дә аягөсте. Төп йорттагы улы  Закуанга ихатадагы эшләрдә ярдәмләшә. Сыер, сарыкларын караша, аларны ашата, су эчерә. Кич җитсә, барысын да җыеп ябыша. Бергәләп, бакчасында  яшелчә-җимеш үстерешә. Ә көз җиткәч, бергәләп җыеп алалар. Мәфтуха апа да алар белән бергә. Я өйдә аларга ашарга әзерләшә. Кайвакыт җиңелчә авырып та ала. Ләкин язмышыннан бер дә зарланмый. Бик тату яшәде шул алар. Бер-берсенә йон авырлыгы да күңел төшерерлек  сүз  әйтешмәделәр. Кызы Мәрьям–сатучы. Зур улы Гафуан–укытучы. Оныклары, кызлар  югары белемле.

    

 Җәйгә чыкса, Сафуан абзыйның эше тагын да арта. Бәләкәй бакчаларында  умарталар тулы. Йорт тутырып бал кортлары оча аларның. Алар белән ул яшьтән, әтисе асраганда ук дуслашты. Шуннан бирле бал кортларыннан аерылганы булмады. Балаларына да умарта тотарга, карарга өйрәтте. Сафуан Әхмәтсафа улы, икенче  төрле атаганда, нәселебезнең аксакалы, менә шулай яши.

 

Танылган әдип, журналистлар остазы Әгъдәл НИЗАЕВНЫҢ "Без кичергән кырыс заман" китабыннан. Ни кызганыч, бүгенгесе көнне Сафуан ага да, Мәфтуха апа да күптән бакыйлыкта. Искә алуларыбыз аларның рухына изге дога булып ирешсен.

Рәзифә СӘХАПОВА фотосы.

КЫРЫК БИШЕНЧЕ ЕЛДА, ҖИҢҮ ПАРАДЫНДА
КЫРЫК БИШЕНЧЕ ЕЛДА, ҖИҢҮ ПАРАДЫНДА
Автор:
Читайте нас