Сугыш чыгу белән, беренчеләрдән итеп, утыз биш яшьлек Маннанов Латыйп Хәбир улын Кырмыскалы район хәрби коммиссариаты чакыртып ала. Шунда ук Волхов фронтына озаталар. Мәхшәрнең башында ук бу юнәлештәге фронтта безнекеләр үзләренең күп көчләрен югалта, чөнки табигать тә дошманга ярдәмләшә. Зур авызлы явыз Волхов сазлыклары кешеләрне, атларны гына түгел, тимердән эшләнгән машина-танкларны бер кабудан йота. Күп кенә частьләр камалышта кала, шагыйрь Муса Җәлил биредә шушы чорда әсирлеккә алына, немец снайперы совет солдатын чүпләп кенә тора. Безнекеләр дә йоклап ятмый. Яшел гимнастеркасы тиренә тозланып каткан Латыйп чираттагы снайперны теге дөньяга озаткач, командиры исән калган сугышчылар алдында кычкырып әйтә:
– Маннанов Латыйп, бу батырлыгың өчен сине орденга тәкъдим итәчәкмен!
Күп тә үтми, батыр солдат яраланып, госпитальгә эләгә. 1942 нче елны аягыннан ике ярчык алып, арытаба сугышырга яраксыз дип табалар аны һәм туган ягы Башкортстанга кайтарып җибәрәләр. Кайткач, аксаклап йөри торгач, берничә елдан тагын бер ярчык чыга, ә берсен үзе белән бергә бакыйлыкка алып китә.
Сагынып көткән Сәлихасы аңа кыз бүләк итә. Сәламәтлек турында уйлап торыр заманамыни, өченчегә бәби алып кайтырга уйлыйлар. Яраласы җан сугар сәгатен көтә.Сугар сәгате җитсә, сәбәбе табыла. Азагы күңелсез тәмамлана. Бала тапканда, хатынының бөерләре эшләмәс була. Ул сабыен якты дөньяга китергәч, күзләрен башкача ачмаска йома. Берничә көннән дөньяның тәмен татырга өлгермәгән гөнаһсыз сабыйның да җаны, әнисен эзләп, күккә юл ала.
Алдагысын тоя белүче, сабыр хатын Сәлиха гомеренең бетәрен күңеле белән сизгәндер, күрәсең, ирен чакырып кырына утырды да хәлсез бармаклары белән кадерлесенең кулларыннан сыйпап, кайнарлыктан яргаланып беткән иреннәрен чак кыймылдатып, аска иелгән күзләренә төбәп карарга тырышып:
– Суфиягә өйлән, балаларны да ятимсетмәс, үзеңне дә тәрбияләр, ишле итеп бәбиләр үстерерсез, минем җаным тыныч булыр, – дип сак кына пышылдый.
Сугыштан соң ачлык хөкем сөргән, тамак бәрәңгегә дә туймаган авыр еллар. Суфияләр агач кисеп, аны сал итеп, Сим елгасына агызганнар. Латыйп соратып килгәч, мин синнән унбер яшькә кече дип тормый, ризалыгын бирә, унике яшьлек малайга, өч яшьлек ятим кызга әни булып килә. Аннары бу гаиләгә Алла тагын биш җан өсти. Маннановлар бер-берсенә терәк һәм киңәшче булып, кырык ел бергә яшиләр.
Сугыштан кайткан көннән алып, вафат булганчыга кадәр Латыйп Хәбир улы бер урында – Карламан икмәк кабул итү пунктында эшли. Язлыкөзле яңгырларда, кышкы бураннар чорында, җәен табигать көйсезләнгәндә, солдатның ядрә ярчыгы калган аягы сызлап, җанына тия. Эренләп шешеп сызлауларга түземлеге калмыйча хирургка бара:
– Латыйп абзый, интекмә, кисик тә ташлыйк. Рәхәтләнеп бушка запорожецта йөрерсең, – дип тәкъдим итә табиб.
Телевизордан сугыш турында кинофильм караганда күз яшьләрен тыя алмаган балаларына карап әниләре Суфия:
– Эх, балакайларым, әгәр дә сугыш вакытындагы безнең тылдагы тормышны күрсәтсәләр, анысы тагын да кызганычрак, булыр иде, – ди.
– Латыйп абзый гомер буе солдатлар алдында командиры вәгъдә иткән орденны түшемә тагармын дигән өмет белән яши. Үләр алдыннан бигрәк еш искә ала, ахыр да оныттымы икәнни дип, берсенә дә сиздермичә, эченнән генә үпкәләп тә куйгалый. Юк, онытмас, командир әйткәнен эшли, биргән вәгъдәсен үти, сүзендә тора торган кеше… Бәлки, аны үлем сагалап торгандыр…1986 елның көзендә ул фани дөньяны калдыра. Соңгы юлга озатып, атна үткәч, кызы белешмә алу өчен үзләре яшәгән Кырмыскалы районы Олыкул авыл биләмәсенә бара. Авыл советы сәркатибе шунда:
– Сезнең әтиегезгә дип аталып килгән менә бу орден әллә кайчаннан бирле ята, нигә берегез дә килеп алмадыгыз? – дип награданы биреп җибәрә.
Минем уйлавымча, ул орден мөгаен, 1985нче елны Җиңүнең кырык еллыгына Кырмыскалы хәрби комиссариатына кайткандыр. Кемнәрнеңдер эшләренә салкын каравы нәтиҗәсендә, бик күпләрнеке өстәл тартмаларында яткандыр, ярый әле бөтенләй юкка чыкмаган. Кем белә, белешмә кирәкмәсә, югалыр да иде бәлки. Үзләре китереп тапшырырга иренгәннәрдер инде, чөнки ул чакта ветераннар сафы байтакка ишле иде, ничек орден-медаль таратып чыкмак кирәк.
Әниләре орденны кулына алгач: “Әтиегез, мәрхүмкәем, шушы шатлыкны күпме тилмереп көтте”, – диде. Ихтыярсыздан, күзләреннән тәгәрәп-тәгәрәп яшьләр тамды. Бу вакыйгадан соң Суфия апа якты дөньяда яңадан ун ел яшәде.
P.S. Мин үземнең язмамны бала чагын сугыш көйдергән, хәзерге көндә Волгоградта яшәүче 80 яшьлек Минира Нуйкинаның (Маннанова)ның сөйләгәннәренә нигезләнеп яздым. Якташымның язмышына игътибарсыз кала алмадым. Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керткән халкым белән горурланам, алларында чал башымны иям.
Сания ШӘРИПОВА.