Бөек Җиңүгә - 80 ел
16 апрель 2025, 15:45

Өчпочмаклы соңгы истәлек...

Өчпочмаклы солдат хатлары – Бөек Ватан сугышыннан калган иң кадерле ядкәрләр. Алар гаилә архивларында, музейларда һәм бала-оныкларның күңел түрләрендә саклана. Землянкаларда язылып, борылмалы фронт юлларын үтеп, кадерле әти-әни, сөйгәннәре, балаларына килеп җиткән алар. Вакыт та аларны аямый: саргайганнар, кат-кат укылып, таушалганнар ул гарәп, латин хәрефле хатлар. Ул вакытта күпчелек хатлар латин хәрефе белән язган, кириллицага әле өйрәнеп бетмәгәннәр.

Солдат өчен өйдән килгән хат – сугыш дәһшәте эчендә иң зур юаныч булган. Шуңа ул беренче мөмкинлек булу белән, ягъни кәгазь табылу белән,  тизрәк хат язарга утырган. Приклад өстендә землянкада шәм яктысында күбесе химик каләм белән язылган хатлар туган якларга киткән. Тылдагы газизләре өчен өчпочмаклы солдат хаты иң тансык, сагынып көтелгән сөенечле хәбәр булган  – димәк ул исән. Бик күпләрнең мәңгелек истәлеге дә булып калган ул хатлар. Нәкъ Зөһрә Фәйзуллина әйткәнчә – гомерлек истәлек, гаилә, нәсел-ыру истәлеге:

 

Синнән калган истәлеккә
Терелергә тик бер фото.
Аманатның иң соңгысы —
Өчпочмаклы солдат хаты.

Хатлар, хатлар саргайганнар,
Аямаган сезне еллар.
Тик шулай да җуелмаган
Иң кадерле изге юллар.

Саумы, әнкәй, туганнарым,
Авылдашлар ничек яши?
Кайсы арада энем үсте?
Язгансызда: тырышып эшли.

Хатлар, хатлар саргайганнар,
Аямаган сезне еллар.
Тик шулай да җуелмаган
Иң кадерле изге юллар.

Мин җир сөргән басуларда
Игәннәр дә пешкән икән.
Моңдаш дустым сандугачның
Исләренә төшмәм микән?

Хатлар, хатлар саргайганнар,
Аямаган сезне еллар.
Тик шулай да җуелмаган
Иң кадерле изге юллар.

Минем кулымда Тәтешле районы Шүлгән авылына Сахауова Тәслимәгә тормыш иптәше Гайсадан язылган хатлар. Һәр хатта гадәти почта мөһере белән бергә “Проверено военной цензурой” дигән штамп сугылган. Хатлар латин  хәрефләре белән татарча гади каләм белән язылган. 

Гайса солдатның хатлары традицион башлам белән башланып китә: хат башы дигән сүздән соң авылдагы бар туганнарга, күрше-күләннәргә исемнәрен атап сагынычлы сәлам язылган. Бу башлам һәр хатта диярлек кабатлана, ул хатның яртысыннан күбрәк урынын алып тора. Хатның бер бит кәгазьгә язылганга бу аны аның шактый зур өлеше. Үзе хакында Гайса бик кыска хәбәр итә: әлегә исән-саумын, хәлләр яхшы гына, азык-төлек, кием-салым җитәрлек. Һәм һәр хатта диярлек Гайса солдат күңел түрендәге иң якты  хыялын, иң изге  теләген җиткерә.  Ул – исән-сау илгә кайтып күрешү бәхете.

11 октябьдә язылган хатында мондый юллар бар: ”Хат башы, язылды 11нче үктябрдә. Без ки чит иллләрдә хезмәт итеп йөрүче кадерле иптәшең Гайсадан бик сагынып, бик саргаеп, күптин-күп сәламнәремне язып калам. Һәм дә шулай ук Фәнирә кызыма күптин-күп сагынычлы сәламнәремне язып калам һәм дә шулай ук Фатихҗан улыма күптин-күп сагынычлы сәламнәремне язып калам.  Һәм дә шулай ук Бари  абзыйларга өйләре белән  сәлам. Һәм дә шулай ук Нуримөхәммәт агайларга өйләре белән сәлам. Һәм барча каеналарга күп сәлам. Һәм дә барча күрше-тирәләргә сәлам.

 Сәлам соңында үземнең турыда язып китәм бераз. Үзем хәзерге көндә таза саумын. Әле балниста ятам. Әле ранам төзәлә инде. Озакламый чыгарырлар инде балнистан. Чыгып киткән чакта хат салырмын, яхшы итеп.  Ыранам  монысы  – бишенчесе.

 Сүзем тәмам. Шуның белән хуш-исән булыгыз.  Исән-сау кайтып бергә булуыбызны теләп калам. Хат язылды 11нче үктәбрдә”.

 

Гайса Сахауов  хатлары арасында Аскын районы “Чулпан” колхозыннан булган Муллахмәт  Әхмәтзыя улы Әхмәтҗановның хаты да бар. Хатта ул полкташ якташы Гайсаның яралануы һәм госпитальдә бергә ятулары хакында хәбәр итә.

1907 нче елда Тәтешле районы Шүлгән авылында туган Гайса Сахауов 1942 нче елның 1 февралендә мобилизацияләнә,  1943 елның августында хәбәрсез югала. Аның соңгы истәлеге булып хатлары гына кала...  Тормыш иптәше Тәслимә һәм балалары аны гомерләре буе көтә...

 

 

Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас