Бөек Ватан сугышы чорының фотолары күп түгел, әлбәттә. Әмма сакланып калганнарның һәрберсе – бер тарих, һәрберсе энҗе бөртегенә тиң.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Башкортстан Милли архивы уникаль архив фотоларын тәкъдим итә. Алар авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең фашизмны җиңүгә керткән өлешләрен чагылдыра.
– Бөек Ватан сугышы елларында авыл хуҗалыгы иң мөһим фронтларның берсенә әверелә. Хатын-кызлар, картлар һәм балалар фронтка киткән ир-атларны алмаштыралар, армияне һәм тылны азык-төлек белән тәэмин иттеләр, – ди күргәзмәне оештыручылар. – Тәкъдим ителгән фоторәсемнәрдә Башкортстан кырларында эшләгән колхозчыларның һәм хатын-кызларның киеренке хезмәт мизгелләре сурәтләнгән. Авыр шартларга, техника җитмәүгә һәм арыганлыкка карамастан, алар илне икмәк һәм башка азык белән тәэмин итү өчен фидакарьләрчә эшләгән. Бу фотосурәтләр – тылда җиңү яулаган кешеләрнең батырлыгы һәм ныклыгы дәлиле.