Чаралар «Белем» проекты кысаларында оештырылган һәм алар мартта гына Башкортстанның 400дән артык студентын һәм мәктәп укучыларын берләштергән.
— Укучылар тарихи паркның тематик залларында булып, Совет халкына Бөек Җиңүнең нинди бәя белән бирелүен аңлап кына калмыйча, нацист Германиясен җимергән үз иле өчен горурлык та кичерә башлыйлар. 1941-1945 еллар чорындагы мультимедиа контенты яшьләрне алар өчен гадәти булган «цифрлы дөнья» психологик, дидактик һәм методик мохиткә чумдыра. Бөек Ватан сугышы чорындагы тарихи вакыйгаларны мультимедияле визуальләштерү — укучы яшьләрне патриотик тәрбияләүдә, шулай ук бу дәвернең тарихының героик этабы турында объектив күзаллау булдыруда мөһим роль уйный, – дип ассызыклады «Русия – минем тарихым» тарихи паркының фәнни кураторы Рөстәм Хаҗиев.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.