Бөек Җиңүгә - 80 ел
3 апрель 2025, 16:00

Фронт сабаклары

Бөре дәүләт педагогия иститутын тәмамлап, юллама буенча Яңа Актанышбаш мәктәбенә килгәч тә, иң беренче аның белән таныштым.

Завуч. Мәктәп директоры ул көнне ашыгып район үзәгенә чыгып китте, миңа уку-укыту буенча урынбасары янына керергә кушты, ягъни мәсәлән завуч була инде. Укытучылар бүлмәсенә юнәлдем. Анда һәркем үз эше белән мәшгуль: кемдер яза, кемдер стенага эленгән плакатларны актара. Ниндидер таблицалар тутырган завучка күз ташладым – бик кырыс, усал кеше кебек тоелды ул миңа. «Иптәшләр, мин сезне тотмыйм, өйдә планнарыгызны төзеп бетерегез, дәресләрегезгә әзерләнегез», – диюенә, аккан су кебек, укытучылар юкка чыкты. Без икәү генә торып калдык. «Я, әйдә танышыйк инде, якынрак килегез», – дигәч, мин аның кырына килдем. Ул торып басты: «Гомәр Садыйкович, завуч булам», – дип кулын сузды. Ул ашыкмый гына сорауларын яудырды, мин аларга тулы җавап бирергә тырыштым – бераздан бик күптәнге танышлар кебек сөйләшеп утыра идек инде. Бер дә кырыс, усал кеше булып чыкмады. Мин дә үземә кирәкләрен сораштырдым. «План дисез, миңа да аны төзергә кирәктер бит?» – дидем. «Кирәк», – диде ул өстәл тартмасыннан бер дәфтәр алып. «Мин биология укытам, менә минем тематик план», – дип, дәфтәрен күрсәтте.

Почеркы матур, хәрефләр сәйлән кебек тезелеп тора. Һәр бүлеккә программа буенча сәгатьләр бүленгән. «Менә шундагы темаларны шушы сәгать эченә сыйдырып бетерергә кирәк, ул сәгать эченә лаборатор, контроль эшләр дә керә. Расписание буенча син үткәрәсе тема туры килергә тиеш», – дип аңлатты ул.

– Ә балалар ничек соң? – дип сорадым.

– Бала кайда да бала инде ул, аның баласы да, чагасы да бар. Билгеле, сине сынаячаклар, алар ул якка бик башлы да, хәйләкәр дә. Менә шуның өчен беренче дәресеңә үк нык итеп уйлап керергә кирәк. Алар төрле сораулар бирер, дәрескә кагылышлысына тулы итеп җавап бирергә тырыш. Кайсысы сине үртәргә маташыр, кирәкмәгән сорауларны да бирер. Андыйларын я ишетмә, я кыска гына җавап бир. Бер вакытта да кычкырма, тиргәмә, сүз көрәштермә. Бер вакытта да берсен мактап, икенчесен бетереп ташлама. Һәркайсының уңай якларын табарга тырыш, – тагын бик күп башка киңәшләр бирде ул.

Ул биргән киңәшләрне эшкә килгән яшьләргә үземә дә кабатларга туры килде.

– Физика кабинеты, физик приборлар белән эшләр ничек тора соң? – дип сорадым.

– Әйе, без шәһәрдәге кебек кабинетны системага кертә алмыйбыз. Әнә, кара әле, – завуч урам якта торган ике сыйныф бүлмәсе булган йортка күрсәтте. – Әнә шунда бер бүлмәнең почмагын такта белән бүлеп, лаборант бүлмәсе эшләнгән, булган приборлар, плакатлар шунда, тик алар җитәрлек түгел. Шуңа күрә плакатларны үзеңә дә эшләргә туры килер. Менә кара әле, биология фәненнән минем плакатлар, – дип, бер плакатны кулына алды.

Матур язу гына түгел, моның сәнгать сәләте дә бардыр, дип уйлап куйдым. Чөнки плакатлар төсле каләмнәр белән шулкадәр матур, төгәл ясалган иде.

Укытучы. Гомәр Зелалов безгә бар яклап та остаз булды. Ул, сугыш ветераны буларак, балаларга илебезнең чын ватанпәрвәрләре булып үсәргә ярдәм итте. Биология укытучысы буларак, балаларга хезмәт тәрбиясе бирүгә зур көч салды. Ул үзенең дәресләрендә күбрәк урындагы материалларны кулланды. Дәресләрен укучылар кулы белән эшләнгән гербарийларны кулланып, урындагы бөҗәк, хайваннарны мисалга китереп үткәрә иде. Табигатьтә бер нәрсә дә очраклы гына барлыкка килмәгән, бар нәрсә дә үз урынында икәнен, аңа бик сакчыл карашлы булырга кирәклеген җиткерде укытучы.

Ә нинди бакча иде Яңа Актанышбаш мәктәбендә! Анда төрле сорттагы алма, карлыган, яшелчәләр үстерделәр: артканын авыл халкына сатып, мәктәпкә акча эшләделәр. Әле үсмәгән кишерләргә, пешмәгән җиләкләргә яздан ук чиратка язылып куялар иде. Бакчада зур гына тәҗрибә участогы бар иде, анда балалар, яшелчәләрнең төрле сортларын төрлечә үстереп карап, биология дәресләрен практика белән ныгытып барды.

Бакчадагы барлык эшләрне Гомәр Садыйкович оештырды. Яз көне тартмаларда помидор, кәбестә үрентеләре үстерделәр. Ә моның өчен теплица төзегәннәр иде, бу да мәктәпләр арасында беренче булгандыр. Җылы саклансын өчен теплица җирне казып эшләнгән иде, 5x3 тирәсе булгандыр. Өске якка өч рәт бүрәнә белән, өстен, пыяла рама белән капланган, ягып җылыта торган кечкенә миче дә бар иде. Аны шул «Яшь натуралистлар» түгәрәге әгъзалары чиратлап ягып җылытты, кирәк орлыкларны чәчеп, үсентеләрне утыртып, тәрбияләп үстерделәр.

Яз бакчаны укучылар казыды, һәм түтәлләр ясап, кишер, кыяр, кәбестә, помидорлар, чәчкәләр үстерделәр. Шул елларда эшләгәндә бер укучының әтисе әйткән сүзләре хәтердә калган. «Минем бакчага кергән юк. Балалар үзләре белеп эшли, яшелчәләр утырта, тәрбияли. Бу эшләргә мәктәп өйрәтте», – дигән иде ул.

Ул елларда хезмәт һәм ял лагерьлары модага кереп китте, аларының да җитәкчесе Г.Зелалов була иде. Колхоз малларына укучылар чөгендер үстереп бирде. Бу дөрес хезмәт тәрбиясе иде. Дәртләнеп, бер-берсе белән ярышып, минем эшкәртелгән җир яхшырак булсын, чөгендерләрем яхшы уңыш бирсен дип, тырышып эшләделәр.

Дус. Бу турыда күп язарга булыр иде. Ул чорларда һәркем кош-корт, мал-туар асрады. Шулай булса да сөт, май сату гадәте юк иде. Минем тормыш иптәшем, кич җитсә, банка күтәреп сөт юллый. Бервакыт Гомәр Садыйкович: «Болай банка күтәреп сөт эзләп йөрмәгез инде, сыер тотыгыз», – диде. «Печән каян аласың, минем печәнлегем юк бит», – дим. «Бер сыерлык печән табарбыз, бергә әзерләрбез», – дигәч, сыер алдык.

Сыер булгач, сөткә-майга туендык, әмма печән ягы чыннан да авыр булды. Ярый бер урманчы агачы киселгән делянка бирде, ул исә сазлык булып чыкты. Иң кыены – бу урынга 16 чакрым җәяү барасы иде. Велосипед белән йөрдек, анысын да әле күршедән генә алып торам. Күршенең үзенә кирәк булган чакта – мин җәяүле. Син җәяү булгач, мин дә җәяү дип, ул көнне Гомәр Садыйкович та җәяү бара.

Ял көннәрендә Зелаловларның улы Альберт белән килене Лиза машина белән илтеп куялар, шунда ярдәм дә итәләр иде. Бер елны мин: «Сез еш кына өч кеше эшлисез, ә мин гел берүзем. Быелдан башлап берике чүмәлә сиңа артык бүлик», – дигәч, Гомәр Садыйкович мине тиргәп ташлады. «Без бергә эшлибез, тигез бүләбез, моннан соң андый сүз сөйләмә» – диде.

Бертигез салырга тырышсак та, кибәннәр зурлыгы белән барыбер аерыла иде. Шуңа бервакыт мин тагы, зур кибәнгә күрсәтеп, «Монысы сиңа», – диюгә, Гомәр Садыйкович ачуланып: «Борылып бас әле», – диде. Борылып бастым. «Монысы кемгә?», – дип соравына: «Сиңа» – дип борылсам, кул бәләкәенә күрсәтеп тора икән. «Менә шобага салу шушы була, беркем беркемгә үпкәләми», – диде ул. Күпме еллар үткәч кенә уйладым: ул мин борылганчы кулын үзгәрткәндер, чөнки миңа кибәннең гел зуррагы эләгә иде.

Фронтовик. Яшь арасында аерма байтак булса да, Зелаловлар мине якын күрделәр. Эштә төрле киңәшләр бирсәләр, тормышта аталарча ярдәм итәләр иде. Мин җиңел машина сатып алырга уйлагач, бик зур сумма акча биреп тордылар. Бурычны әллә ничә ел түләдек, алай процент-мазар түләп торыш юк.

Хәзер шуңа аптырыйм, мәктәптә күпме бергә эшләдек, 25 ел бергә печән чаптык, тик бервакытта да сугыш турында сөйләшмәдек. Юкса, Гомәр Зелалов – фронтовик, «Кызыл Йолдыз» ордены кавалеры иде. Мин аның артиллеристлар расчёты командиры булганын да үзе бакыйлыкка күчкәч кенә белдем.

Бары бер тапкыр гына печән җирендә ялга туктаган арада тормыштагы гаҗәеп хәлләрне искә төшереп, шундый бер эпизодны хәтерләде. Сугыштан кайткач, авылдашы шулай ук фронтовик белән сөйләшеп утыралар икән. Тегесе, каты алышлардан соң, бик таныш бинага ялга чыгарулары турында сөйли. «Бәй, син дә анда булдыңмыни? Мин дә шул вакытта шул бинада ялга чыгарган солдатлар арасында идем бит», – ди. – Син ничәнче катта идең соң? «Икенчедә». «Ә мин беренчедә». Ике авылдаш бер бинада ял иткән булып чыга, тик күрешмәгәннәр.

Әти. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, Зелаловларның кызлары тумыштан гарип, коляскада гына утыра, сөйләшә дә, үзе ашый да алмый иде. Гомәр Садыйкович аны гел күтәреп йөртте. Кулдан ашаттылар, юындырдылар, тәрбияләделәр. Ымын да ничектер аңлыйлар иде.

Өйләрендә шундый олы бер мәшәкать булуга карамастан, Заһидә апа да эштән туктамады: Гомәр Садыйкович бик яхшы биология һәм география укытучысы булса, Заһидә Гыйльфановна искитмәле тарихчы иде. Ул шулкадәр кызыклы итеп алып бара иде дәресләрне, директор булгач, мин махсус тыңларга керә идем аны.

Икесе дә мәктәптә күңелләрен биреп, намус белән, ихластан эшләделәр. Өйләрендә бар авылга өлге булырлык бакча үстерделәр, мал тоттылар.

Юлымда Заһидә һәм Гомәр Зелаловлар туры килүенә Ходай Тәгаләгә бик рәхмәтлемен. Алар инде бакыйлыкта, авыр туфраклары җиңел булсын! Мин дә аларның миңа карата булган ышанычларын акладым, дип уйлыйм. Шул вакыттагы ярдәмнәре өчен уллары Альберт белән киленнәре Лизага бүген дә бик рәхмәтлемен. Алар соңыннан, шәһәрдәге фатирларын калдырып, авылда йорт тергезделәр. Альберт актив җәмәгатьче булып китте, авылдагы чараларны оештыруда катнаша. Үзенең шәхси йөк машинасында өмәләр уздырганда авылдашларга ярдәмләшә. Зелаловлар улларын да кешелекле, ярдәмчел, изге күңелле итеп тәрбияләгәннәр.

Гомәр Садыйкович Зелалов 1918 елның 26 ноябрендә Краснокама районы Яңа Мошты авылында туа. 1939 елның сентябрендә Кызыл Армия сафларына хәрби хезмәткә чакырыла. Фронтка 1944 елның 4 гыйнварында эләгә. 2нче Украина, аннары 1нче Украина фронты составында сугыша. Лейтенант дәрәҗәсендә взвод белән җитәкчелек итә.

1944 елның 30 августында «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнә. Бүләккә тәкъдим иткәндә дивизия командиры болай дип яза: «1944 елның 11 апрелендә Яссы шәһәре янындагы сугышларда лейтенант Зелалов, пехота сафларында булып, дошманның ут нокталарын һәм тере көчен юк итү буенча батарея утына җитәкчелек итте. Яралангач та, күзәтү пунктыннан алыш беткәнче китмәде. 20 августта артиллерия әзерлеге алдыннан шәхсән үзе элемтә линиясендә булды. Аның фидакарьлеге нәтиҗәсендә элемтә яхшы эшләде, өзеклекләр ике-өч минут эчендә тергезелде».

Икенче бүләген – 2нче дәрәҗә Ватан сугышы орденын лейтенант Зелалов 1945 елның 26 февралендә ала. Биредә ул, бүләккә тәкъдим итүдә язылганча, Одер елгасын кичкәндә күчмә күзәтү пунктында була һәм пехотаның алга баруына комачаулый торган максатларның координаталарын билгели һәм аларны радио аша тапшыра. Ул тапкан максатлар 2нче батарея артиллерия уты белән юк ителә.

Гомәр Зелалов шулай ук «Праганы азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен», «1942-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән. Контузия алган, бер тапкыр каты яраланган.

Рәфис ВӘЛИЕВ.

Краснокама районы, Николо-Берёзовка авылы.

Автор:Гүзәл Гаянова
Читайте нас