Эстафетаны Кәпәй-Кобау мәдәният йорты безгә тапшырды. Авыл мәдәният йортында узган чарада тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына зур ихтирам күрсәтелде. Мәдәният йорты мөдире Земфирә Сибәгатуллина илһамланып иҗат иткән сценарий буенча узган чара сугыш елларындагы безнең язмышны, кешеләр кичергән авырлыкларны, катлаулы тормышны сурәтләде. Үзешчән сәнгать осталары һәр образны җиренә җиткереп уйнады, чараның тирән мәгънәсен тамашачы күңеленә илтеп җиткерде. Авылдашларыбыз бик ихлас тамаша кылдылар, дулкынланудан күз яшьләрен дә тыя алмадылар.
Концерт барышында тыл ветераннары Фәния Ниязова, Сәмәрә Әдуллинага медаль тапшырдылар, бүләкләр бирделәр. Сугыш яланнарында һәлак булганнарны искә алып, бер минут тын калдык.
Тирән эчтәлекле, тарихка байкау ясалган, җырлы-моңлы матур кичәдән соң, моңландык, йөрәкләргә рухи азык, тәнебезгә сихәт тупладык. Дошманнарга карата булган нәфрәт уты тагын да ныграк көчәйде. Кичә, йомгаклап әйткәндә, югары сәнгать бәйрәме булды. Авылыбызда шундый матур кичәләр оештыручы клуб мөдире Земфирә Нурҗан кызына һәм «Авыл моңнары» иҗади төркеменә сугыш чоры балалары һәм авылдашларыбыз исеменнән чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.
Алыштыргысыз диджеебыз да бар. Илдар Сибәгатуллин нинди генә чара булса да, бәйрәмне музыкаль яктан бизәү аның җаваплылыгында. Авылда аны «алтын куллы кеше» дип йөртәләр.
Бу матур кичәгә җыелган кешеләр Земфирә Сибәгатуллина барлык мөмкинлекләрне кулланып төзегән «Авылдашларыбызның үткән тормышы» дип аталган экспозиция белән дә танышты. Бөртекләп җыелган экспонатлар уйланырлык матур хисләр уята. Клубның фойесында урнаштырылган авылдашларның шәжәрәләре дә халкыбызга күп кызыклы мәгълүмат бирә.
Бу борчулы елларда, ир-егетләребез, улларыбыз алгы сызыкта алышта булганда мәдәният өлкәсендә эшләү, рухландыргыч чаралар оештыру җиңелләрдән түгел, киресенчә, авыр дип әйтергә телим. Киләчәктә дә Земфирә Нурҗан кызы һәм «Авыл моңнары» төркеме халык күңелендәге өметне, халык моңын сүндермәс дип ышанасы килә, аларга зур иҗади уңышлар телибез.
С. КАМАЕВА.
Бүздәк районы, Арслан авылы.