Бөек Җиңүгә - 80 ел
2 апрель 2025, 17:11

101 яшьлек ветеран "Иман һәм намус" ордены белән бүләкләнде

Уфа шәһәренең “Ләлә-Тюльпан” мәчетендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Русия мөселманнары 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фронтта һәм тылда” дип исемләнгән очрашулар циклын ачып җибәрде.

101 яшьлек ветеран "Иман һәм намус" ордены белән бүләкләнде101 яшьлек ветеран "Иман һәм намус" ордены белән бүләкләнде
101 яшьлек ветеран "Иман һәм намус" ордены белән бүләкләнде

Уфа шәһәренең “Ләлә-Тюльпан” мәчетендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Русия мөселманнары 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фронтта һәм тылда” дип исемләнгән очрашулар циклын ачып җибәрде. Анда Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти-хәзрәт Тәлгать Таҗетдин, Бөек Ватан сугышының 101 яшьлек ветераны Әсхать Аскар улы Мингазетдинов, галим Марсель Нурулла улы Фаршатов, Зөфәр Мохтар улы Тимербулатов, Русия ислам университетының ректоры вазифаларын башкаручы Умар Тәлгать улы Таҗетдинов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте 2025 ел – Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан бөтенрусия акциясенең беренче очрашуын башлап җибәрә, - диде Тәлгать Таҗетдин. Ул килгән кунакларга һәм Русия ислам университетының студентларына мөселманнарның Бөек Ватан сугышы елларында ничек итеп фронтта сугышулары, әлеге вакытта махсус хәрби операция вакытында днния нәзарәтенең эшчәнлеге, күптән түгел Русия Президенты Владимир Путин белән булган очрашу турында сөйләде.

  • Илебездә Бөек Ватан сугышы бер генә гаиләне дә урап узмаган, - диде Әсхат Аскар улы. – Кемнеңдер әтисе, улы, оныгы катнашты. Бик авыр, канкоешлы сугыш булды. Әлеге көндә дә Башкортстан полклары Украинада барган махсус хәрби операциядә көрәшә. Анда да Җиңү безнең яклы булачак. Сугыш вакытында Аллаһу Тәгалә һәрвакыт безнең белән булды. Ул безгә җиңүгә өмет һәм ышаныч бирде.

Ветеран 17 яшендә, Мәскәү инженер училищесын тәмамлаганнан соң, Мәскәү халык ополчениесы дивизиясе составында фронтка җибәрелә. Ул Көнбатыш, Брянск һәм 2 нче Белоруссия фронтларында разведчик була. Ике тапкыр “Батырлык өчен”, “Белоруссияне азат иткән өчен” медальләре һәм Кызыл Йолдыз, 1 һәм 2 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә. Фронтта дүрт тапкыр яралана. Җиңүне ул дүртенче тапкыр яраланган вакытта госпитальдә каршылый. Сугыштан соң Уфа медицина училищесын, Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын, Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлый. 50 елдан артык табиб булып эшләп, кандидатлык диисертациясен яклый, эшләгән елларында 70 тән артык гыйльми хезмәт яза.

Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең рәисе Тәлгать Таҗетдин Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән, фидакарь хезмәт иткән Әсхать Аскар улын “Иман һәм намус” ордены белән бүләкләде.

Мондый чаралар алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәк. Очрашу өйлә намазы белән тәмамланды.

Динар Кәлимуллин фотосурәтләре.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас