Бөек Җиңүгә - 80 ел
27 март 2025, 14:30

Яугир язмышы

Безнең авылда бүгенге көндә Бөек Ватан сугышында катнашучылар юк. Минем бу язмадагы героем да исән түгел. Әхсән Караевич Бабичны еш кына укучылар белән очрашуга чакыра идем. Ул мәктәпкә килгән саен сугыш турында мавыктыргыч истәлекләр сөйли, балаларның сорауларына җавап бирә иде. Бәхеткә каршы, исән чагында сөйләгәннәрен язып кала алганмын.

18 яше дә тулмастан хезмәткә алалар аны. Аның каравы, сугыштан алда ике елга якын хезмәт итүе бушка булмый, Әхсән Караевич Бабич сугышка әзер була.

Казан шәһәрендә пулеметчы булып хезмәт итә башлавына 2 ай да үтми, 1939 елның ноябрь азагында Финляндия белән "кышкы сугыш" башлана. 2-3 атнага гына исәпләнгән бу сугыш 105 көнгә сузыла.

Ак диңгездән Кара диңгезгәчә чикләребезне бозып, фашистик Германия сугыш башлаганда Ә. Бабич Ленинград хәрби училищесы курсанты була. Аларның барысына да офицер дәрәҗәсе биреп, Мәскәүгә җибәрәләр.

Данлыклы "Катюша"ларга аеруча рәхмәтле Әхсән абый. Бу корал беренче "чирканчык"ны 1941 елның 14 июлендә Орша станциясендә ала: немец эшелоннарына залп җибәреп, үзенең чынлап та искитәрлек дәһшәтле икәнен күрсәтә. Мәскәүне саклау сугышларында "Катюша"лар гел генә җырлап, дошман өстенә снаряд миналарын яудыралар. (Кайсы яклары беләндер бүгенге дроннарга охшатам).

Мәскәүне бирмиләр. Ләкин дошман чигенгән чагында да үз мәкерлеген күрсәтә: авылларны яндырып китәләр.

Авылларда калган әби-бабайларның теләкләре бер була: балакайлар, исән генә була күрегез дә әсирлеккә эләгә күрмәгез!

Яугир язмышы билгеле инде: берәүләр бу фани дөньядан китә, икенчеләре яралана, имгәнә, кемдер әсирлеккә эләгеп, җир йөзендәге тәмуг михнәтләрен кичерә. Кайберләре хәбәрсез югала. Яраланмыйча (күңел яраларын исәпкә алмаганда, әлбәттә), исән калучылар да байтак була. Бетмәс-төкәнмәс озын-озак дүрт ел барган бу явыз, канлы сугыш, ниһаять, тәмам булгач, исән калганнары әйтеп бетергесез куанып, туган илебезгә кайталар. Алар арасында Әхсән Бабич та була. Үзен бик бәхетле саный ул. Чөнки исән-сау, кулы-аягы йөри. Чакырган урыннарга очрашуларга бара. Аның орден-медальләрен укучылар үз куллары белән тотып карадылар. Әхсән абый өчен аларның һәркайсы кадерле. Шулай да 1942 елда Кремльдә беренче алган Кызыл Йолдыз ордены - иң кадерлесе.

- Без геройлык өчен сугышмадык. Ватан алдындагы бурычыбызны гына үтәдек, - ди иде ул. Пуля тиеп яралануы, контузия алуы турында җентекләп сөйләгәне юк. Җиңү бәйрәмен каршылаячагына өмете зур. Без дә күпне күргән, күпне кичергән ветеранга сәламәтлек, имин тормыш телибез.

И, гомер дигәнең. Шул очрашуларга күпме вакыт узган инде. Ветеран белән шул очрашуда 6нчы сыйныфта укып йөргән Илмир Ринат улы Юлдашевны бүген (05.02.2025) СВОдан кайтарып, Сабанай авыл зиратына җирләделәр.

Бу каһәрле сугышлар тизрәк туктап, илебездә тынычлык урнашсын иде. Анда йөргән кешеләр яшәгән йортларына, гаиләләре янына кайтып, исән-сау яшәсеннәр иде.

 Сания ШӘРИПОВА.

Бүздәк районы.

Автор:Гүзәл Гаянова
Читайте нас