Бөек Җиңүгә - 80 ел
24 март 2025, 08:00

Үз-үзен аямыйча

Имаев Минһаҗетдин 1919 елда Бикморза авылында туа. Кызыл Армия сафларына 1939 елда чакырыла. Ватан сугышында 1942 елдан катнаша.

Сержант дәрәҗәсендә Сталинград, Дон, Үзәк, Белоруссия һәм Беренче Белоруссия фронтларында хезмәт итә. 1942 елны «Сталинград оборонасы өчен» медале белән; 1943 елда «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. 1945 елны Кызыл Йолдыз ордены; «Берлинны алган өчен» медале, «Варшаваны азат иткән өчен “ медале белән бүләкләнә. Гвардия полковнигы Супрун кул куйган Имаев Минһаҗетдин Имаметдин улының сугышчан батырлыгы турында кыскача конкрет бәян: “Гвардия сержанты Имаев М.И. Сталинград фронтында һәм Курск дугасында катнашып, немец илбасарларына каршы көрәштә үзен кыю, батыр итеп күрсәтте. 1942 елның 7 октябренда «Кызыл Октябрь» заводы районында орудие расчеты, анда иптәш Имаев наводчик була, дошман авиациясенең көчле һөҗүмнәрен кире кага, дошманның Ю-87 самолетын бәреп төшерә. 1942 елның 12 июнендә Молотыч районында, линия күзәтчесе буларак, көчле артиллерия уты астында, үз гомерен куркыныч астына куеп, телефон линиясендә 14 өзеклекне бетерә, шуның белән батарея белән полкның КП арасында өзлексез элемтә урнаштыра. Ленин – Сталин партиясе эшенә һәм Социалистик Ватанга бирелгән. Хөкүмәт бүләге – «Кызыл Йолдыз» орденына лаек.

Имаев Минһаҗетдин Имаметдин улының йөрәге сугышның иң авыр мизгелләрендә икеләтә көч белән типкән. Сталинград фронтындагы сугышлар барышында ул гадәттән тыш кыюлык күрсәтеп кенә калмый, бәлки сугыш хаосы шартларында уңыш нигезе булган үз расчетының гамәлләрен оста оештыра да. Аның осталыгы һәм батырлыгы иптәшләрен рухландырган, чын сугышчан туганлык атмосферасы тудырган. Ул ясаган һәр уңышлы адым җиңүне якынайта, һәм аның шәхси тугрылыгы игътибарсыз кала алмый. Күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеккә әзерлеге аны бүләкләр өчен лаеклы кеше итә.

Кызганычка каршы, утны-суны кичеп, җиңеп кайткан яугирнең гомере кыска була. Нибары 42 яшендә якты дөньядан китә ул. Ләкин каһарманнар онытылмый, ул бүген дә истә.

Әнисә ГАБДРАХМАНОВА,

Нуриман районы Бикморза авыл китапханәсе китапханәчесе.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас