Бөек Җиңүгә - 80 ел
15 март 2025, 14:20

Ул җиңү белән кайтты!

Быел халкыбыз Бөек Җиңүнең 80 елын билгеләп үтәчәк. Әләгәз авылы өчен дә бик истәлекле көн ул. Әләгәздән Бөек Ватан сугышына 556 кеше киткән. Аларның 221е генә кире туган якларына әйләнеп кайткан. Җиңү белән кайткан батырлар арасында Гали Хәлим улы Хәлимов та бар. Язмам аның турында.

Хәлимов Гали 1911нче елның 17 нче февралендә Мәчетле районының Әләгәз авылында мулла Хәлим Сафин гаиләсендә дөньяга килә. Бу гаилә авылда иң ярлы гаиләләрнең берсе була. 1918нче елда Галинең әти-әнисе ачлыктан үлеп китәләр. 7 яшьлек малай, ачтан үлмәс өчен, азыкны үзе табарга мәҗбүр була. Бер телем икмәк, бер тәлинкә аш өчен, ул нинди генә эшләр башкармый.Авылдан-вылга йөреп эшли.

Яше җиткәч, өч ел армиядә хезмәт итә. Монда ул шофер һөнәрен үзләштерә.

1941 нче елның 22 нче июне. Фашист Германиясе илебезгә вәхшиләрчә басып керә.

Гали Хәлимов 1941 нче елның 24нче июнендә үк Свердлов өлкәсе Урал военкоматыннан сугышка алына. “Полуторка” йөк машинасында рядовой шофер була ул.

Яугир кайда да җаваплы була. Аның автомашинасы һәрвакыт әзер була һәм төрле авыр шартларда да ул заряд базасын тиешле урынга илтеп җиткерә. Электр энергиясе алгач, телеграф станциясе (элемтә) тукталмый. 675 нче аерым батальонда хезмәт итә, Хәлимов Галинең автомашинасы бер дә ватылмый, авария ясамый, һәрвакыт сугышчан әзерлектә тора. Сугыш шартларында автомашинасын югары дәрәҗәдә саклаган һәм кулланган өчен авылдашыбызы “Сугышчан батырлыклары өчен” (“За боевые заслуги”) медале белән бүләкләнә. Бу 1945 нче елның 1нче августында була.

Шул ук елның 8нче августында ул Беларус фронты 53нче укчылар корпусының 48нче армиясе сафларында немец илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен “Кызыл йолдыз” орденына лаек була. Бу аңа СССРның Югары Советы исеменнән тапшырыла. Боларга шуннан: “Кенигсбергны алган өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Варшаваны алган өчен” һ.б. медальләре дә өстәлә.

“Ленинград блокадасы вакытында Ладога бозлы күле аша шәһәргә медикаментлар, азык-төлек һәм башка кирәк-ярак ташыдык. Ә шәһәрдән яралыларны, балаларны, картларны алып чыктык. Дошман әле уң яктан, әле сул яктан бомбага тота. Йөк төягән машиналар су төбенә китәләр. Бик куркыныч булды,” – дип сөйли ветеран, сугыштан соң, балаларына. Кыю егет 1944 нче елның 3 нче октябрендә каты яралана. Госпитальдә дәвалана.

Сугыштан Гали бабай 1945 нче елның ноябрь аенда гына кайта. Свердловск өлкәсенең Богалыш авылында туганнарында туктала. Монда ул Шафикова Хәкимә исемле кыз белән таныша һәм алар өйлә_ нешәләр. 1948 нче елда аларның игезәк балалары – улы Хәбиб һәм кызы Зәйнәп туа. 1953нче солдат гаиләсе белән Мәчетле районының Олы Ыктамак авылына кайтып урнашалар. Гали Хәлимов “Сосновый бор” (хәзерге “Карагай”) шифаханәсенә шофер булып эшкә урнаша. Ул гомеренең соңгы көненә кадәр шунда эшли. Әмма сугыш яралары аңа тынгы бирми, 1971 нче елның 1 нче июнендә ветеран яугир бу якты дөньядан китә. Аңа бары 60 яшь була.

Гали бабайның игезәк балалары, оныклары исәннәр. Алар әтиләре, бабалары белән горурланалар. Аның туруннары, десантчы егетләр – Алексей белән Дмитрий – хәзерге вакытта ДХРда Махсус хәрби операциядәләр. Аларның исән-сау, Җиңү яулап кайтуларын телим. Алар безнең тыныч күгебез, хәзерге матур тормышыбыз өчен үзләрен-үзләре аямыйча көрәшәләр.

Элина ГАЛЛӘМОВА,

Әләгәз урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы.

Мәчетле районы

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас