Бөек Җиңүгә - 80 ел
14 март 2025, 11:45

103 яшендә күзлексез укый

Михайловка авылында яшәүче Пелагея Леонтьевага май аенда 103 яшь тула.

103 яшендә күзлексез укый103 яшендә күзлексез укый
103 яшендә күзлексез укый

Михайловка авылында яшәүче Пелагея Леонтьевага май аенда 103 яшь тула. Бишбүләк районында яшәүче иң олы әбигә район хакимияте башлыгы Артур Зарипов үзе кунакка барган һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан аңа юбилей медале тапшырган.

“Кем бу актив һәм теремек әбигә 103 яшь дип әйтә алыр? – дип язган район хакимияте башлыгы үзенең социаль челтәрләрдәге битләрендә. – 1 майда Пелагея Николаевнага 103 яшь тула. Ул һаман да күзлексез гәзит укый. Соңгы арада күзем күрми башлады әле дип зарлана. Рәхмәт сезгә, ветераннарыбыз!”

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас