Минем картәтием, Пичиенко Виктор Михайлович, Уфа шәһәрендә туган. 1956 елның 8 октябрендә Уфа автотранспорт техникумын тәмамлагач, 1976 елда СССР Хәрби Көчләре сафына хезмәткә алына. Ул поезд белән бик озак бара һәм аңа кая таба юнәлтелүләрен әйтмиләр. Соңрак Казахстан Республикасына, Алма-Ата шәһәренә алып барулары ачыклана. Хәрби авиация сафларына эләгүе картәтиемне бик илһамландырган. Ул бер ай буе ант кабул итү көнен бик нык көткән. Яшь хәрбиләр тантаналы рәвештә ант кабул иткәч, аңа автомат биргәннәр. Картәтием атаклы Кызыл Байраклы Урта Азия хәрби округына тәгаенләнә. Анда аны сак ротасына билгелиләр. Аның хезмәте ике ел дәвам итә. Минем картәтием хезмәтен намус белән үтәп, зур горурлык хисе белән кайта. Яхшы хезмәте өчен аны Хәрби-һава көчләре отличнигы билгесе белән бүләклиләр.
Минем икенче картәтием, Исхаков Рәшит Гыйлемҗан улы, 1975 елдан 1977 елга кадәр стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән. Ә аның әтисе – карт картәтием Гыйлемҗан Гыйрфан улы Исхаков беренче көннәрдә үк Бөек Ватан сугышына китә. Сугышта бар да бик тиз үзгәрә, ул бик куркыныч була. Карт картәтиемне саперлар взводы командиры итеп тәгаенлиләр. Карт картәтием 1945 елда тирән яралар белән, култык таякларына таянып, җиңү белән кайткан. Ул гади солдат кына түгел, ә үз ватанын азат итүче, ә якыннары өчен чын герой була. Сугышта алган орденнары һәм медальләре бабам өчен кадерле булган. Бигрәк тә "За отвагу" медале аңа сугышта күрсәткән гаять зур батырлыклары өчен бирелгән.
Аким ПИЧИЕНКО,
Уфа шәһәре, 84нче татар гимназиясе.