Бөек Җиңүгә - 80 ел
10 март 2025, 08:40

“Сине һәм балаларны бик тә сагынам...”

Фронт хатлары – кулдан-кулга йөртелеп, күпме тапкыр укылган хатлар... 

Рөстәм Хәнәфин.Рөстәм Хәнәфин.
Рөстәм Хәнәфин.

Дүртөйле якларын юл төшкәч, шәһәрнең үзәгендә урнашкан Тарих-туган якны өйрәнү музее белән таныштык. 

Музей фондында сугыш елларында язылган 50гә якын хат саклана. Алар арасында өчпочмаклылары да, типография бланкларында язылган “хәрби хатлар” да, почта карточкалары һәм акча күчерүгә талоннар да бар.

– Фронт хатлары бездә витриналарда, тиешле шартларда саклана. Алар барысы да – оригинал (төп нөсхә). Билгеле, вакыт үзенекен итә: күпләре саргайган, шактые инде таушалган, уалырга торганнары да бар. Ни дисәң дә, алар – кулдан-кулга йөртелеп, күпме тапкыр укылган хатлар бит, – дип бәян итте өлкән гыйльми хезмәткәр Лилия Батырова.

Аның әйтүенчә, музейга килүчеләр бу хатлар белән кызыксынып таныша. Биредә мәктәп укучылары өчен экскурсияләр, тематик дәресләр еш оештырыла.

Экскурсовод Юлия Гәрәева безне дә Бөек Ватан сугышы чоры экспонатлары – музей фондының өчпочмаклы хатлары белән таныштырды. Монда язучы шагыйрьләрнең фронт хатлары да урын алган.

Шагыйрь, драматург, Башкортстанның халык шагыйре Назар Нәҗмигә аерым стенд булдырылган. (Исегезгә төшерәбез: Хәбибнаҗар Нәҗметдин улы Нәҗметдинов Дүртөйле районы Миңеште авылында туа. Бөек Ватан сугышында катнаша). Назар Нәҗминең сугыштан кайткан хатларын музейга кызы тапшырган. Алар – иптәшләреннән, дусларыннан килгән хатлар. Назар Нәҗми сугышта чакта да иҗади дуслары белән язышкан, алар хатлар аша әдәбият турында фикер алышканнар, дип бәян итте музей хезмәткәрләре.

Фронтовик-шагыйрь, журналист Бәдрүш Мокамайның исә үз куллары белән язган хатлары саклана музейда. (Исегезгә төшерәбез: Бәдретдин Мөхәммәтҗан улы Мөхәммәтҗанов 1909 елда хәзерге Дүртөйле районы Каеш авылында туган. 1944 елның 20 сентябрендә Латвия җирендәге сугышларда һәлак була). Аларның күбесе тормыш иптәше Клавдиягә һәм кызлары Линария белән Эммага язылган.

Шуларның берсендә мондый юллар бар:

“Үзем исән, сезгә дә шуны телим. Сине һәм балаларны бик тә сагынам. Кайвакытларда сезнең турыда шулкадәр нык уйлыйм, хәтта таш өстенә ятып йоклаган сыман башым сызлый башлый. (...). Клава, мин уйладым, уйладым да, шундый карарга килдем. Бу авыр еллар инде башкача кабатланмас. Безнең җиңүебездән соң бик яхшы тормыш башланыр. Мин сиңа, шуңа нигезләнеп, тегү машинасын игенгә алышырга киңәш бирәм. Хәтереңдәме, без аны алганда авыр еллар туры килсә, сатарбыз дип уйлаган идек. Еллар яхшыргач, тагын алырбыз. Машина саклап, игенсез утырма. Ә киемнәрне сакларга кирәк. (...) Сугыштан соң без шундый яхшы һәм матур торырбыз. Бу матурлыкка бернәрсә дә тиң булмас...”

Икенче бер хатта җиңү турында яза шагыйрь: “Ил зур җиңүгә таба – зур тантанага таба атлый. Җиңү – бу сүз йөрәкләрне шатлык белән тутыра, күңелне күтәрә”.

Фронттан килгән хатлар вакыт хакимлек итә алмаган документлар дияргә була. Алар Җиңүнең никадәр көч, күз яшьләре һәм югалтулар бәрабәренә яуланганы турында сөйли. Һәр хат – бер язмыш... 

Бәлки, сездә дә фронт хатлары сакланадыр? Шулай икән, алар турында безгә дә языгыз. Хатирәләрне бергә яңартыйк. 

Рөстәм Хәнәфин.
Рөстәм Хәнәфин.
Рөстәм Хәнәфин.
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас